Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фатирлы булыйм, дисәң...

Фатирлы булыйм, дисәң...
10.01.2019 / Җәмгыять

Фатирлы булыйм, дисәң...Республикабызда торак фонды елдан-ел арта, димәк, күчемсез милек белән эш итүчеләр дә күбәя. Һәркайсыбызга үз гомерендә бер тапкыр булса да фатир, яки йорт сатып алырга туры килә. Менә шушы үтә җаваплы мәлдә ничек итеп дөрес гамәл кылырга, адәм талауның яңадан-яңа алымнарын уйлап табучы алдарлар ятьмәсенә эләкмәскә – бүгенге консультациябез нәкъ менә әлеге четерекле һәм көнүзәк темага багышлана. Сәхифәне әзерләгәндә без күчемсез милек белән эш итү өлкәсендә тәҗрибәле белгечләрнең киңәшләренә таяндык.


Эшне нидән башларга?

Ниһаять, күптән хыялланган квадрат метрларга менә-менә ия булам дигән сәгать якынлашканда, иң беренче чиратта, сатып алырга җыенган торакның “чисталыгын” тикшерү зарур. Моның өчен түбәндәгеләрне ачыкларга онытмагыз:
– торакны сатучы чынлап та аның законлы иясеме;
– әлеге күчемсез милек залогта түгелме;
– аны ничә тапкыр сатканнар;
– фатирга, сезгә сатучыдан башка, тагын ничә кеше хуҗа?
Бу сорауларга Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында җавап таба аласыз. Мондый документны (торак хуҗасының исем-шәрифләрен, кадастр санын һ.б.) алу өчен күпфункцияле үзәктә гариза тутырырга, тиешле түләүне кертергә генә кирәк. Әйткәндәй, бу эшне Күчемсез милек дәүләт реестрының порталы аша (rosreestr.ru) өегездән чыкмый гына да башкара аласыз.
Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әлеге торак кулдан-кулга никадәр ешрак күчсә, аның тарихында “кара таплар” шулкадәр күбрәк булырга мөмкин. Соңгы берничә ел эчендә төзелгән, яки хосусыйлаштырылган һәм сатуга беренче тапкыр куелган фатирлар бу җәһәттән чагыштырмача хәвефсез булып исәпләнә. Сатып алырга теләгән торакка карата чикләүләр юкмы (ипотека, залог, арест), моңа да игътибар итәргә кирәк. Әлеге фатирга бәйле бәхәсле эш судта ятса, бу реестрда күренәчәк, хәтта әлегә бернинди карар чыгарылмаган булса да.

Ятимнәр өлешенә кермәскә!

Сатуга куелган фатирда балигъ булмаган балалар яшәгән очракта, әгәр алар фатирга өлешләтә хуҗа булмаса, сату-алу килешүен төзегәндә махсус органнарның рөхсәте таләп ителми. Әгәр дә торакта балигъ булмаган балаларның, яки үзе өчен үзе гамәл кыла алмый торган шәхесләрнең (недееспособные граждане) өлеше бар икән, бу рөхсәтне алмыйча берни дә эшләп булмый. Фатирда ятим калган балаларның, яки әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балигъ булмаган балаларның өлеше теркәлгән очракта да опека органына мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Торакта 18 яше тулмаган, яки үзе өчен гамәл кыла алмаган шәхесләр өлеше бар икән, сатып-алу килешүе мотлак рәвештә нотариус аша башкарыла.


Торак чынлап та сатыламы?

Әгәр сатып алучыга документларның төп нөсхәләрен түгел, ә күчермәләрен генә китерәләр икән, шикләнергә урын бар. Күчермәләрнең ялган булуы мөмкин. Фатирның чын хуҗалары аларның торагын кемдер сатарга җыенуын бөтенләй белмәскә дә мөмкин.
Әгәр сезгә фатир документларының төп нөсхәләрен күрсәтмәсәләр, яки торакны ышаныч кәгазе буенча гына сатарга теләсәләр, фатир хуҗасы белән очрашырга, аның үзе белән сөйләшергә тырышыгыз.
Әлбәттә, әңгәмәдәшегезнең нәкъ менә сезгә кирәкле шәхес булуын ачыкларга онытмагыз. Югыйсә, угрылар хәзер гади халыкны алдауның яңа алымнарын уйлап чыгарып кына тора. Паспортын карамасагыз, очрашуга фатир хуҗасы түгел, башка берәү дә килергә мөмкин!
Әгәр дә сату-алу килешүенә кул куярга ашыктырсалар, яки фатир башкаларга караганда сизелерлек арзан бәягә тәкъдим ителсә, шик туу урынлы.


Ышаныч кәгазенә ышаныргамы?

Күчемсез милек базарында ышаныч кәгазе белән эш итү – гадәти күренеш, шуңа күрә игътибарлы булу кирәк. Ышаныч кәгазе нотариуста теркәлгән булырга тиеш һәм аңарда кәгазьнең күпме вакытка бирелүе, аңа ия булучының вәкаләтләре анык күрсәтелүе зарур. Әгәр ышаныч кәгазендә нинди вакыт аралыгында кулланылырга тиешлеге күрсәтелмәсә, шуны белегез: ул тапшырылган көннән башлап бер елдан соң көчен югалта. Бирелгән көне дә күрсәтелмәсә, документка ышанырга ярамый.
Күңелегез тыныч булсын өчен ышаныч кәгазен биргән нотариуска мөрәҗәгать итегез. Бу документның дөреслегенә, аны яздырган фатир хуҗасының исән-сау булуына инану өчен кирәк. Русия Федерациясенең Нотариаль палатасы сайтында да (notariat.ru) ышаныч кәгазьләрен тикшереп була.


Акча тапшыру тәртибе

Бүген акча тапшыруның иң хәвефсез юлы – аны сатучының исәбенә күчерү. Фатирга хокукларыгыз теркәлми торып, акча тапшырырга ашыкмагыз! Теркәү чарасы үткәч кенә акча тапшырачагыгыз хакында сату-алу килешүендә үк күрсәтү дөрес булыр.


Яңа кагыйдә

2017 елдан яңа кагыйдә гамәлгә керде: илебезнең теге яки бу шәһәрендәге фатирны сатып алу эшен, аның кайда урнашуына карамастан, Русиянең теләсә кайсы төбәгендә башкара аласыз. Моның өчен һәр субъектта махсус офислар булдырылды. Безнең республикада ул Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 30/5 адресы буенча урнашкан.
Башка офисларның кайдалыгын Росреестр сайтыннан табып була. Әгәр дә фатир сатучы Казанда, сатып алучы Уфада яши икән, алар барыбер икәү бергә Башкортстандагы яисә Татарстандагы офисларның берсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Сатучы сатып алучы янына киләме, әллә инде киресенчәме – монысын үзегез сөйләшәсез.


Бер көнлек оешма булмасын!

Төзелүче йорттан фатир сатып алганда, беренче чиратта, әлеге төзелеш белән шөгыльләнүче предприятие хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җыярга тырышыгыз. Күчемсез милек базарында аның абруе ничек — ачыклагыз. Салым инспекциясе реестрында төзелеш фирмасының банкрот түгелме икәнлеген белешегез. Күпкатлы йорт төзелешендә өлешләтә катнашучы өчен төп документ – күчемсез милек төзелешендә өлешләтә катнашу килешүе. Бу килешү мотлак рәвештә Росреестрда теркәлергә тиеш.
Әгәр төзүче, ниндидер сәбәпләр табып, аны теркәүдән баш тарта икән, димәк, ул ышанычлы түгел. Таләп итү белән төзүче фирма сезгә
предприятиенең документларын,
дәүләт теркәве таныклыгын, салым органында исәпкә куелуы хакындагы таныклыкны,
соңгы өч ел эчендәге эшчәнлеге турындагы еллык отчетларын,
соңгы елдагы аудитор тикшерүе нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, төзүченең күпкатлы йорт төзелеше алып барган җир участогына ия булуы, яки аренда (субаренда) хокукы, проект декларациясе Росреестрда теркәлүе — төп таләпләрнең берсе.
Инде төзелеп беткән объектларны күрсәтүне сорагыз. Аларның файдалануга тапшырылганмы-юкмы икәнлеген белегез. Бүген төзелеш фирмалары компанияләренең сайтында аның объектларында төзелешнең ничек алып барылуы даими яктыртылырга тиеш.


Нәрсәләргә игътибар итәргә?

Беренчедән, килешүдә сатып алачак фатирыгыз урнашкан күпкатлы йортның төгәл адресы, ничә катлы булуы, фатирыгызның ничәнче катта булачагы, мәйданы анык язылуы зарур. Арытаба төзүче фирманың объектны кайчан файдалануга тапшырачагын күрсәтүе мотлак. Фатирның бәясе, түләү тәртибе хакындагы мәгълүматларны да күз уңыннан ычкындырмагыз. Күпкатлы йортны файдалануның гарантияле вакыты биш елдан ким булмаска тиеш!
Төзелеш оешмасының җаваплылыгын мәҗбүри страховкалавы хакындагы мәгълүмат белән кызыксынмый калмагыз. Аны сез Үзәк банк (Центробанк) сайтында (cbr.ru) да тикшерә аласыз. Әгәр дә исемлектә төзелеш фирмасы күрсәткән страховкалау оешмасы булмаса, килешүне төземәгез, чөнки банкротлык яисә башка очракларда акчагыз яначак һәм сезгә аны беркем дә кайтармаячак.


Росреестрга гариза языгыз!

Хәзер һәр күчемсез милек хуҗасы Росреестрга үзенең катнашлыгыннан башка аның фатиры, йорты белән теге яки бу эшне башкару мөмкинлеген тыючы гариза яза ала. Бу очракта гаризагыз Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелә һәм фатирыгызга (йортыгызга) сездән башка хокукларын теркәргә теләп бирелгән гариза карап та торылмыйча кире борыла.


Арадашчылар алдамасын!

Фатирга хокукларыгызны кыска вакыт эчендә теркәүне вәгъдә итүче арадашчылар да күп хәзер. Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую эше республикабызда болай да сизелерлек кыскартылды. Бу чара 5 көнгә кадәр вакыт эчендә башкарыла, ә хокук теркәү эше 7 көнгә кадәр вакыт аралыгын били. Бу ике чараны бергә үткәрү өчен 10 көнгә кадәр вакыт бирелә. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан язма аласыгыз булса, ул өч көнгә кадәр вакыт эчендә килә. Әгәр дә сезгә фатирны тагын да тизрәк теркәргә кирәк икән, документларны электрон рәвештә тапшыру дөрес. Бу очракта теркәү вакыты ике эш көненнән күбрәк түгел, дәүләт пошлинасы да физик берәмлекләр өчен 30 процентка кимрәк.
Документларны электрон рәвештә бирү тәртибе белән Консультация үзәкләрендә җентекләп танышырга мөмкин. Үзәкләр рес­публикабызның күп кенә шәһәрләрендә бар. Алар Уфада Ленин урамы, 70 һәм СССРның 50 еллыгы урамы, 30/5 адреслары буенча урнашкан.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»