Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Авылда кул белән түгел, баш белән эшләргә кирәк!”

“Авылда кул белән түгел, баш белән эшләргә кирәк!”
10.01.2019 / Җәмгыять

“Авылда кул белән түгел, баш белән эшләргә кирәк!”Тармакны санлы технологиягә күчерү аның үсешендә нинди чагылыш табачак?

Өч ел элек Президент Владимир Путин Дәүләт технологик башлангычын өстенлекле юнәлеш буларак игълан иткәннән соң, аграр сәясәттә санлы технологияләр куллана башлауга игътибар артты. Президент билгеләгән бурычлар нигезендә кабул ителгән программалар 2035 елга Русияне дөнья күләмендә глобаль технологик лидер дәрәҗәсенә чыгарырга һәм мәгълүмат технологияләре базарындагы көндәшлектән өстен торучы илләрнең берсе итәргә тиеш. “Юл картасы”ндагы стратегик максатларның берсе илебездә аграр тармакны үстерү, авылда яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын яхшырту белән бәйле. Ул “карта”га ярашлы, 2035 елда глобаль сәүдә базарында Русиядә җитештерелгән аграр продукция өлеше, төренә карап, 5-15 процентка җитәргә тиеш. Моңа ирешүдә, беренче чиратта, тармакта санлы һәм мәгълүмати технологияләрне үзләштереп, аларны куллана башларга кирәк.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагы илдә беренчеләрдән булып геомәгълүмат системасын (Геоинформационная система — ГИС) әзерли башлады. “Бүген без авыл хуҗалыгы белән идарә итүдә еш кына тиешле белемебез җитешмәүне тоябыз. Мондый хәл безгә тизрәк үсәргә комачаулый. Чынлыкта, муниципалитетлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре авыл хуҗалыгы белән идарә итүдә бары тик тәҗрибәләренә генә таянып эш итә. Бер яклап яхшы булса да, консерватизм эшкә “аяк чала”, алга бару мөмкинлеген бирми... Безгә мотивация һәм, 10-15 ел алга китеп, нинди керем алыначагы турында уйларга кирәк. Бу эштә безгә тармакны санлы технологиягә күчерү ярдәм итәчәк. Шуңа күрә дә 2019 елдан аграр тармакта идарә итүдә геомәгълүмат системасын кертә башлаячакбыз. 1500дән артык “шәхси кабинет” ачылачак. Анда фермерлар, аграр хуҗалыклар һәм эшкәртүчеләр — һәммәсе дә җәлеп ителәчәк. Авыл хуҗалыгының киләчәге санлы технология белән бәйле”, — диде “Басу көне”ндәге чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Республика агросәнәгать тармагын санлы технологиягә күчерү нәрсәне аңлата? Аграр икътисад яңача шартларда нинди үзгәрешләр кичерәчәк һәм моңа әзерлек эшләре ничек бара? Шушы һәм башка сораулар белән без республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаевага мөрәҗәгать иттек.


— Ләлә Рифмировна, нәр­сә ул санлы технология, авыл хуҗалыгының геомәгъ­лүмати системасы?

— Авыл хуҗалыгын үстерүгә яңача караш, юнәлеш кенә түгел, чын мәгънәсендә зур “сикереш” буларак кабул итәргә кирәк аны. Чөнки бүгенге эшчән­легебез һәрдаим яңалык, көн дә үзгәреп торучы техно­логия­ләр белән бәйле. Авыл хуҗа­лыгының геомәгълүмати системасы (ГИС) — ул, беренче чиратта, бөтен агромәгълүмат кертелгән төбәк картасы. Биредә тармакның барлык эшчәнлеге, җитештерү, эшче көчләр, җир мәйданы, терлек, мал азыгы, кадрлар һәм башка йөзләрчә юнәлештәге мәгълүмат системага салынган. Санлы технология тәгаен һәр район, хуҗа-лыктагы хәлне белеп торырга, таләп ителсә, ашыгыч идарә итүдә, карар кабул итү мөмкин-леген бирергә ярдәм итәчәк. Ә басу-плантацияләр эшчәнле-ген квадракоптерлар ярдәмен-дә күзәтеп булачак. Анысы мәгъ­лүматны күрсәтелгән мәй­дан өстеннән очып туплаячак.
Санлы технологиягә компьютерлар гына урнаштыру җитеш­ми. Заманча ЕRР-системалары — предприятиеләр белән идарә итү системасын планлаштыру дигән сүз. Биредә, оештыру эшчәнлеге белән бергә, матди, финанс һәм кеше ресурслары да туплана. Яңача шартларда эшләү оптимиза­циягә, ресурсларны янга калдырырга да мөмкинлек бирәчәк. Исәпләүләр буенча, санлы технологияләр гомум чыгымнарны 10-30 процентка кадәр киметәчәк дип фаразлана. Бу технология, иртәме-соңмы, аграр тармак эшчәнле­генең иң җитди юнәлеше булачак. Алга киткән илләрдә ул күптән кулланыла. Безгә соң­лар­га ярамый. Игътибар итегез: бүген аграр мәгълүмат авылдан башлап, министрлыкка кадәр кул белән башкарыла, телефон аша әзерләнә. ГИС технологиясе кулланылганда алар “шәхси кабинет”лар аша тупланачак.

— “Оптимизация” төшен-чәсе, беренче чиратта, аерым һөнәр ияләренең эш урыннары кыскартылу дип кабул ителә. Бу очракта матди һәм финанс ресурсларын янга калдыру күз уңында тотыладыр бит?

— “Санлы авыл хуҗалыгы” проектын тормышка ашыру һич тә аграр тармактагы белгечләр санын киметүне аңлатмый, әлбәттә. Без, шулай ук, натураль җитештерү күрсәткечләрен (ашлык, ит, сөт һ.б.) күтәрүне генә күз уңында тотмыйбыз, ә заманча планлаштыру, мәгълү-мат­лар белән оператив алышу, климат исәбе һәм аны игътибарга алу мәсьәләләрен беренче чиратка куябыз. Билгеле, яңа система тармакта квалификацияле кадрлар кытлыгын киме­тергә дә ярдәм итәчәк.
Министрлык санлы технологияне гамәлгә кертү юнәлешен­дә дүрт этаптан торган чара планлаштыра:
1. Санлы база булдыру (техника, терлекнең төгәл исәбен кертү);
2. Юлдаш һәм дроннар, сугаруда һәм теплицалар хуҗа-лыгында санлы система булдыру, аналитик функциягә ия авыл хуҗалыгы җиһазлары ярдәмендә җитештерүне санлы технологиягә кертү;
3. Продукциянең “басудан — сәүдә ноктасына” принцибына нигезләнеп, аны сату системасын “санлы”га күчерү;
4. Уңыш алуны, продуктлылыкны, климатик хәвефсезлекне алдан фаразлау мөмкинлегенә ия булган аналитик платформа булдыру.
Министрлык республика җитәкчелеге куйган бурычлар нигезендә тәгаен чараларны тормышка ашыра. Һәм без быел тәүге айлардан ук аның уңай нәтиҗәләрен күрербез дип ышанабыз.

— Санлы технологияне тормышка ашыру өчен республика авыл хуҗалыгында алшартлар бармы?

— Хәтерегездә булса, Башкортстан быел илдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен биржа сәүдәсен оештыруда беренчеләрдән булып “пилот проекты”н эшкә кушты. Электрон сәүдә мәйданчыгы безгә логистиканы җайга салырга, килешүләрнең үтәкүренмә­леле-ген тәэмин итәргә, кулланучы һәм җитештерүчене бер мәй-данга җыярга, экспорт мөмкин­лекләрен формалаштырырга мөмкинлек бирде.
Белешмә. Электрон сәүдә мәйданчыгындагы беренче сәүдә килешүе Бүздәк элеваторында башкарылды. Тоннасы 5500 сум белән 1200 тонна V класслы бодай озатылды. Электрон сәүдә җитештерүчеләргә үз ашлыгы белән залог операцияләре башкару мөм-кин­леген тудырды. Әлеге максатлар өчен республикада 4 элеватор сайлап алынды.
Шулай ук, малларның исәбен алу буенча дәүләт системасы, “Гостехнадзор” — эксперт” автоматлаштырылган система да “санлы сәясәт”кә күчүдә бер база булып тора. Аның берен-чесендә терлекләр турында бөтен мәгълүмат тупланса, икенчесендә республика һәм районнардагы инспекцияләрнең бердәм Русия реестры программалары буенча эшләү мөмкин­леген бирә.
Басуларны “санга күчерү”нең дә әһәмияте зур. Без ел башында ук инде авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр буенча Бердәм федераль системага кушылган идек. Әлеге вакытта республикадагы басу мәйданнарының яртысы “сан”-лаштырылды. Әлеге юнәлештә өстәмә башкарыласы чараларга тукталып торасым килми. Алары басулардагы комплекслы чараларны хәл итүдә күпме финанс, техника ихтыяҗы мәсьә-ләләре белән бәйле. Җир эшен төгәл алып бару технология-ләрен тәэмин итүче система да, минемчә, игенчелек тармагында “зур сикереш” булачак.

— Авыл хуҗалыгын санлы технологиягә күчерүдә фәнни даирәләр ничек катнаша? Чөнки Сез телгә алган яңа-лык­ларның берсен дә фәнни казанышлардан башка күз алдына китереп булмый.

— Әлбәттә, министрлык мондый амбициоз планнарны үзе генә тормышка ашыра алмас иде. Быел Башкортстан дәүләт аграр университеты белән берлектә агробизнесинкубатор оештырдык. Биредә әйдәүче галимнәр белән берлектә “АгроКомпас” дип аталган пилот проекты буенча эш дәвам итә. Программа басу эшләрен санлы технологиягә күчерүдә тоемлы ярдәм булачак. Биредә техник навигация, башкарылган эшләр һәм көтелгәне турында мәгълүмат туплана һәм планшетта реаль вакыт аралыгында күрсәтелә.
Әйтергә кирәк, басучылыкта навигация системаларын күбрәк куллануга ирешү өчен аграр предприятиеләргә субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме күрсә­телә. Аның суммасы чыгымнар­ның 50 процентына кадәр җитүе ихтимал. Максималь субсидия ставкасы 2,5 миллион сумга кадәр каралган. Фәкать шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы ике елда басучылыкта 320 аппарат комплексы сатып алынды. Аларны 30 муниципаль районда уңышлы кулланалар. Әмма әлегә республика аграр хуҗа-лыкларындагы булган техника­ның 11 проценты гына (1800 берәмлек) навигацион җиһаз белән тәэмин ител­гән, шуның 838е — республика МТСларында. Дөрес, навигация системасы әле ул “санлы технология”гә күчеп бетүне аңлат­мый. “Төгәл җир эшкәртү” технологиясе дигән төшенчә бар. Санлы тех-но­ло­гиягә тулысынча күчкән очракта, биредә хезмәт җитеш-терүчәнлеге ике тапкыр артачак, югалтуларны киметү исә­бенә ягулык, чәчү орлыгы, ашлама куллану күләме азаячак, әзер продукцияне югалту күләме түбәнәячәк, профильгә карамаган персонал кимүе дә көтелә. Бу хисапчылар, диспетчер һәм бухгалтерларга кагыла.

— Димәк, санлы аграр тармак өчен яңа мәгълүмати тех­но­логияләрне камил белүче, алар белән эш итәргә өйрән-гән белгечләр дә таләп ите­ләчәк. Аларны кем әзерли?

— Тоташ икътисад, яшәеш үзе санлы бәйләнешләргә күчеп барган чорда, минемчә, анысы зур проблема булмас дип уйлыйм. Яңа һөнәр иялә­ренең мәгълүмати технология­ләрне аграр юнәлешкә күчерә алуы озакка сузылмас, мөгаен. Кадрларны һөнәри әзерләү үзәге, Халыкара квалифика-цияләр агентлыгы белән бер­лектә дәүләт квалификация система­сының төбәк сегментын булдыру проекты эшләнде. Белемне камилләштерү, яңа тех-но­логияләрне өйрәнүдә галим­нәр тарафыннан аңлаеш­лы, бай һәм төпле программа әзерлән­де.
Белешмә. 2025 елга кадәр Русиядә югары тех­нологияләр өлкәсендә эш­ләүче 10 һәм икътисад-ның төрле тармакларын хез-мәт­ләндерүче шулкадәр үк санлы платформа барлыкка киләчәк. Илдәге югары уку йортларының ел саен it өлкәсе өчен 120 меңнән күбрәк белгеч әзерләве күз уңында тотыла. 2025 елга кадәр ил халкының 40 проценты санлы технология­ләр белән эш итәргә өйрә­нәчәк, дип фаразлый экспертлар.
Шуны билгеләргә телим: Русиядә аграр бизнесны үсте­рүдә бердәм электрон портал булдыру һәм тармакта санлы технологияләргә күчүне авыл хуҗалыгындагы ХХI гасыр башындагы революцион казаныш белән чагыштырырга мөм­кин булыр иде. Санлы техно­логия-ләр аграр тармакны үстерүгә генә түгел, аның казанышларын чит илләргә алып чыгарга этәргеч бирәчәк. Авылда хәзер кул белән генә түгел, баш белән күбрәк эшли торган чор җитте. Русия аграр җитеш­терүдәге уңышлары белән генә түгел, агросәнәгатьтә санлы техноло-гияләр өстенлек иткән сәясәте белән дә дөньяда лидер булырга тиеш, дип уйлыйм.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»