Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йортларда җылы булачак!

Йортларда җылы булачак!
10.01.2019 / Җәмгыять

Йортларда җылы булачак!Йортларда җылы булачак!Борай районында җылылык белән тәэмин итү челтәре яңартылды.

Борай район үзәгендә үткән гасырда салынган җылылык челтәрләренең искерүе сер түгел, аларны файдалану да күп чыгымнар таләп итә иде. Җылылык энергиясенең нәтиҗәлелеген күтәрүнең отышлы юлы – үзәкләштерелгән җылыту системасыннан блоклы казанлыкка күчү. Борайда мондый казанлыклар җиде урында урнаштырылды.

Подрядчы оешмаларга конкурста Таһир Гарифҗанов җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте җиңеп чыкты. Җылылык тәэминаты системасын модернизацияләү буенча эшләрне җәмгыять хезмәткәрләре узган көздә үк башлап, мәйданчыклар әзерләнеп, яңа казанлыклар куелды. Узган елның языннан бу эшләр тулы куәтендә барды. Бүгенге көнгә исә 1нче мәктәп белән гимназия арасында, 1нче балалар бакчасы, район хакимияте, мәдәният йорты, үзәк китапханә, суд приставлары бүлеге биналары янында урнаштырылган блоклы казанлыкларны тоташтыру буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды, алар тулы куәтенә эшли.

Иске җылылык челтәрләре алынып, күбек-полиуретан материал белән уралган яңа торбалар салынды. Эшләрнең проектка ярашлы алып барылуын җылылык-су каналы җитәкчесе Алмаз Низамов контрольдә тотты. Югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын биредә мастер булып башлаган егет инде биш ел хезмәт стажы тупларга өлгергән. Яшь булуына карамастан, үзенә йөкләнгән эшнең асылына төшенеп, бригадада хезмәттәшләре белән уртак тел табып, уңайлы эш шартлары булдыруга ирешкән ул.

Җылылык тәэминаты системасын яңарту нәтиҗәсендә Яшьләр үзәге, суд йорты, үзәк дәваханә, 72нче янгын сүндерү-коткару часте биналары янында да җылылык трассасы сузу эшләре башкарылды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.
Борай районы.




Фото: Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»