Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәктәп хәзер газ белән җылытыла

Мәктәп хәзер газ белән җылытыла
10.01.2019 / Җәмгыять

Мәктәп хәзер газ белән җылытыла
Елның соңгы көннәрендә Борай районының Кәшкәләү авылында сөенечле зур вакыйга булды – Мөсәлия Хәйруллина исемендәге урта мәктәпкә газ үткәрелде. Бу шатлыкны уртаклашырга район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов килде.


50 еллык тарихы булган Кәшкәләү урта мәктәбендә 2018-19 уку елында 55 бала белем ала. Аларны 15 укытучы укыта. Авыл мәктәбе өчен шактый зур гына булган шушы коллектив утын ягып җылытылган, уңайлыклары тышта булган мәктәптә укый-укыта иде. Уку елы башында бина эчендә җылы бәдрәф булдырылуы, ихатада кое казылып су үткәрелүе, краннан җылы су агып торуы, әлбәттә, бик сөенечле вакыйгалар. Хәзер мәктәп бөтен яклап та заманча таләпләргә җавап бирә.

Ә Яңа ел алдыннан мәктәпнең “зәңгәр ягулык”ка тоташтырылуы - әйтеп бетергесез шатлык. Бер уку елына 250 кубометр утын хәзерләү, мәктәпне җылы тоту да, ул утынны җиткерү дә авыл кешесе өчен никадәрле дәрәҗәдә мәшәкать тудыруын аңлатып торасы түгел.

Мәктәптә газ кабызу тантаналы үтте. Укучылар килгән кунакларны чыгышлары белән каршы алды. Авыл биләмәсе башлыгы Равил Әхмәтов, мәктәп директоры Илфир Шәйдуллин шушы "зәңгәр ягулык"ны кертү мәшәкатьләре белән йөргән, эшләгән, финанс ярдәме күрсәткән һәммәсенә олы рәхмәтләрен әйтте. Аларның һәр сүзендә чиксез шатлык, сөенү сизелеп торды.

Яңа ел алдыннан могҗизалар туып тора шул. Кәшкәләү мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен бу чын-чынлап Яңа ел бүләге булды.




Фото: Маргарита Мәрдәнова фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:27 :: Җәмгыять
"Үтенеп сорыйм, баламны җибәрегез!"
Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!
Сегодня, 15:14 :: Яңалыклар
Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!
Сегодня, 10:33 :: Яңалыклар
"Шәһәр мәсьәләләрен хәл итәргә булыш!"
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»