Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 347 миллион сум һәм 4 ел төрмә!

347 миллион сум һәм 4 ел төрмә!
11.01.2019 / Җәмгыять

347 миллион сум һәм   4 ел төрмә!12 гыйнвар — Прокуратура хезмәткәрләре көне.

Уфаның Киров районы прокуратурасы гражданнарның хокукларын яклауда зур уңышларга ирешә.

Җаваплы да, хәвефле дә, абруйлы да һөнәр ул прокурор. Яхшы прокурор исемен йөртү өчен институт тәмамлап, законнарны өтеренә кадәр белү генә аз, монда кеше тагын әллә күпме сыйфатларга ия булырга тиеш. Нинди дисезме? Кеше хәленә керә белү, намуслылык, гаделлек, принципиальлек, батырлык... Тагын да ял көннәре белән исәпләшмәү, һөнәреңне барыннан да өстен кую...

Прокуратура хезмәткәрләре көне алдыннан шундый кешеләрнең берсе — Уфаның Киров районы прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Илһам Хәбибуллин белән очрашу форсаты тиде. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


— Илһам Галиевич, Киров районы Уфада иң зур төбәк­ләр­нең берсе. Район террито­рия­сендә җинаятьчелек торышы турында бераз мәгълү­мат бирсәгез иде.

— Хәлләр начар димәс идем. Былтыр, 2017 ел белән чагыштырганда, 36га азрак, ягъни 3665 җинаять теркәлде. Гадәттәгечә, аларның күпчелеге гражданнарның һәм оешмаларның милкен урлау белән бәйле. Шул ук вакытта, районда үтерүләр саны кимү куандыра. 2017 елда 14 шундый җинаять теркәлсә, былтыр — 8. Әлбәттә, бу да бер район өчен бик зур сан. Шул ук вакытта сә­ламәт­леккә авыр зыян китерү нәтиҗәсендә үлем очраклары бөтенләй күзәтелмәде, ә аннан алдагы елда шундый 5 факт теркәлгән.
Бу саннар прокуратураның эчке эшләр органнары алдына тиешле таләпләр куюы, шуның нәтиҗәсен-дә профилактика эшләре үткәрелү турында сөйли.

— Сер түгел, саннарны ях-шыр­ту өчен җинаятьләрне исәптән яшерү дигән нәрсә һаман яшәп килә. Шушыңа киртә кую өчен прокуратура ниләр башкара?

— Әйе, бу бик җитди закон бозу. Шушы уңайдан хокук саклау органнары арасында җинаять­ләр турында җибәрелгән һәм алынган хәбәрләр буенча төрле чагыштырулар үткәрелә, районнар учреж­дениеләреннән криминаль хәл­ турында килгән мәгълү­мат­лар кичек­мәстән прокуратура хез­мәткәрләре тарафыннан тикше­релә. Былтыр без 173 җинаятьне исәптә тергездек. Моннан тыш, җинаятьләр турында хәбәр­ләрне кабул иткәндә, теркә­гәндә юл куел­ган закон бозуларга бәйле, хокук саклау органнарына җитешсезлекләрне бетерү турында 256 таләп һәм 10 күрсәтмә чыгарылды. Аларны карау нәтиҗәсен­дә 195 вазыйфа биләүче кеше җаваплы­лыкка тарттырылды.

— Гражданнар мөрәҗәгать-ләре, шул исәптән аларның хезмәт хокуклары бозуында бәйле тикшерү эшләре нинди дәрәҗәдә алып барыла?

— Былтыр район прокуратурасына 4413 мөрәҗәгать килгән, шуларның 406сы канәгатьләнде-релгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 84кә арткан. Гражданнар, нигездә, хезмәт, торак хокуклары, балигъ булмаганнар хокуклары һәм мән-фәгатьләре бозылуга зарлана.
Хезмәт законнарын бозу буенча килгән 371 мөрәҗәгатьнең күпчеле­ге эш хакы түләмәү белән бәйле. Былтыр бу өлкәдә закон бозуның 528 очрагы ачыкланган, судка 290 дәгъва гаризасы җибәрелгән. 27 миллион сум күләмендә хезмәт хакы түләтүне күздә тоткан 251 гариза канәгатьләндерелгән, җавап­лы кешеләр җәзасын алган.

— Илһам Галиевич, узган елда район судлары тарафыннан киң яңгыраш алган ничә җинаять эше каралды?

— Гомумән, бу чорда Киров район суды һәм мировой судьялар 900 кешегә карата 855 җинаять эшен карады. Район прокуратурасы дольщиклар проблемасына аерым игътибар бирә, шуңа да әлеге категория эшләр безнең даими конт-рольдә. Район суды тарафыннан төзелеш фирмаларының элекке өч җитәкчесенә карата ике хөкем карары чыгарылды.
Әйтик, “Дуслык-Строй” торак-төзелеш кооперативы идарәсе рәисе “ЭнергоТехСервис” җәмгыяте директоры белән берлектә башкала уртасында күпкатлы йорт төзү инвесторы һәм генераль подрядчысы булырга карар итә. 10 катлы 65 фатир­лы йорт төзүне күздә тоткан проект-смета документларын бозып, алар гражданнар белән 307 миллион сумга 99 фатир сату турында килешү төзи.
Шул ук вакытта, бу эшем ияләре бурычларын үтәргә уйламаган да, ә акчаны үз ихтыяҗларына тотынган. Аларның 347 миллион сумлык милкенә, шул исәптән төзелеп бетмәгән объектка һәм кыйммәтле “иномарка”ларына, арест салынды. Суд бу бәндәләрне 4 елга гомум режимлы колониягә озатты.

— Коррупциягә каршы прокуратура нинди чаралар күрә?

— Унике айда безнең орган тарафыннан 25 закон бозу очрагы ачыкланды. Законнарны бозуга чик кую максатында 19 күрсәтмә чыгарылды, шуларның барысы да каралды һәм вазыйфа биләүче 10 кеше җаваплылыкка тарттырылды.
Гомумән алганда, Киров районы территориясендә шушы чорда 48 җинаять теркәлгән, 22 җинаять эше кузгатылган. 17 кешегә карата 14 җинаять эше судка юнәлтелгән һәм каралган.
Бу юнәлештә белем бирү уч­реждениеләреннән хәбәрләр күп килә. Әйтик, Уфа дәүләт авиация техник университеты доценты 12 студентыннан 1350 сум күләмендә ришвәт алган һәм зачеткаларына уңай билге куйган. Суд аңа 175 мең сум штраф билгеләде.

— Әңгәмә өчен рәхмәт. Форсаттан файдаланып, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!

— Рәхмәт. Үз чиратымда, мин прокуратура ветераннарын һәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, ветераннарга ярдәмнәре, яшь хезмәткәрләр белән тыгыз мөгамәләдә булган, тәҗрибә уртаклашкан өчен рәхмәт әйтеп, аларга озын гомер, ныклы сәламәт­лек телим.
Коллективыма исә законлылыкны ныгыту, гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын яклау эшен­дә зур уңышлар телим.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»