Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көчле җилдә сак булыгыз!

Көчле җилдә сак булыгыз!
12.01.2019 / Җәмгыять

Көчле җилдә сак булыгыз!
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һава торышының начараюы турында кисәтә һәм барлык автомобильчеләргә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.


Республика синоптиклары мәгълүматлары буенча, 12 гыйнварда 20 сәгатьтән 13 гыйнварда 20 сәгатькә кадәр җепшек кар яву көтелә, аерым районнарда буран, бозлавык булачак, юлларга кар сарачак. Җил - көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метрга кадәр, төнлә көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр җитә.

Автомобиль юлларында күз күреме 500 метрга кадәр начарлана.

Шул уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер кат саклык чаралары турында искә төшерә.

Җил көчәйгәндә киңәшләр:

— торак йортларда электр челтәрләре һәм җиһазлар, җылылык мичләре торышын тикшерергә;

— эчке һәм тышкы су тәэминаты, телефон элемтәсенең төзеклеген тәэмин итәргә, янгынга каршы инвентарь әзерләргә; көчле җил булганда электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән үткәргечләргә якын килү тыела;

Торак бина иминлеге:

- әйберләрне балкон һәм тәрәзә төпләреннән җыештырыгыз;

- тәрәзәләрне һәм ишекләрне тыгыз ябыгыз.
Тәрәзә янында булу куркыныч!

Авыл йортында: әйберләрне ихатадан кертегез яки беркерегез, мич утын сүндерегез.

Юлларда: бозлавык вакытында аварияләр булу ихтималы арта.

Җәяүлеләр, юл аркылы чыкканда да урамда сак булыгыз.

Машина йөртүчеләрдән тизлек режимын саклавыгызны сорыйбыз.

Урамда:
Көчле җил вакытында, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары янында йөрү тыела;

Өлкәннәрдән башка балаларга урамга чыгарга рөхсәт итмәгез. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә тышта йөрүдән тыелырга киңәш ителә.

Электр тапшыру линиясендә яисә энергия, газ, су, җылылык тәэминатында өзеклекләр барлыкка килгән очракта коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрнең бердәм номеры буенча шәһәр телефоныннан — 01, кәрәзле телефоныннан — 101 номерына шалтыратыгыз. Ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм телефоны - 12.



Фото: Олег Яровиков фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»