Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Игелекле донормы син?

Игелекле донормы син?
10.02.2019 / Җәмгыять

Игелекле донормы син?Республика кан бирү станциясе "Бердәм Русия" партиясе һәм "Безнең киләчәк" хәйрия фонды белән берлектә "Игелекле донор" бәйгесе оештыра.

Конкурска дүшәмбе көнне, 11 февральдә, Уфа шәһәре, Батыр урамы, 41/1 адресы буенча старт биреләчәк.

Анда республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова социаль юнәлештәге министрлар, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, шулай ук республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова катнашачак.

Конкурсның максаты - республикада яшәүчеләр арасында кан һәм аның компонентлары донорлыгын пропагандалау һәм популярлаштыру. Анда катнашу өчен Башкортстанда донор булып торучы, 18 яше тулган гражданнар чакырыла. Моның өчен Уфада яисә аның филиалларында кан бирү станцияләренә барып, конкурста катнашуга буклет алырга, язма ризалык калдырырга, кан тапшырырга, кан һәм аның компонентларын әзерләү залында медицина теркәүчеләреннән "донация" штампы алырга һәм конкурс барышында мөмкин кадәр күбрәк "донация" тупларга
кирәк.

"Донация" купоннарын Уфа шәһәре, Батыр урамы, 41/1 адресы буенча тапшыру яисә аларның скан-күчермәсен, фотосын rspk991@mail.ru электрон адресы буенча җибәрү таләп ителә. 2020 елның 1 февраленнән 11 февраленә кадәр беренчеләрдән булып кимендә 15 "донация" белән документлар тапшырган катнашучылар бүләк - велосипед ота.

Суперприз – Сочига юллама. Ул җиңүчеләрнең (100 катнашучы) берсенә биреләчәк. Сайлап алу бүләкләү тантанасында лотерея ярдәмендә узачак.

Бүләкләү тантанасының көне www.rspk.bashmed.ru рәсми сайтында биреләчәк.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»