Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Без сезгә ышанабыз!

Без сезгә ышанабыз!
12.02.2019 / Җәмгыять

Рәсүл Рөстәмханов, Фирүзә Зәйнуллина, Алсу Фәхриева, Марат Әһлиуллин.Рәсүл Рөстәмханов, Фирүзә Зәйнуллина, Алсу Фәхриева, Марат Әһлиуллин.Утызга якын яшь галимгә грантлар тапшырылды.

Русия фәне көнендә Уфаның Колонналар залында фән үсешенә зур өлеш керткән яшьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Республика грантына ия булган яшь галимнәргә диплом тапшыру тантанасын Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.


“Сезне бүләк алуыгыз һәм Русия фәне көне белән котлыйм. Комиссия әгъзаларына тапшырылган эшләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады, чөнки аларның һәркайсы зур игътибарга лаек. Сезнең башлангычлар төрле өлкәләргә кагыла. Ягулык-энергетика, авыл хуҗалыгы комплексы, авиация-космос өлкәсе, машиналар төзү, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башкаларны үз эченә ала. Күз, яман шеш, генетик авыруларны дәвалау өчен яңа ысуллар тәкъдим иттегез. Шул ук вакытта, Башкортстан нефтенең сыйфатын күтәрү, авыл хуҗалыгындагы җирләрне формалаштыруга заманча караш, “Башкортстан балы” брендын дөнья базарына чыгару буенча төрле тәкъдимнәр белән чыктыгыз.
Башкортстан фәнни мәктәпләре белән киң билгеле. Шушы югарылыкны киләчәктә дә тотарга кирәк, ә без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бүген тапшырылачак грантлар шушы үсешне тагын да арттыруга үз өлешен кертсен. Иң мөһиме — сез тәкъдим иткән проектлар икътисадта, җәмгыятьтә һәм башка өлкәләрдә актуаль булсын.
Киләчәктә сезнең белән даими бәйләнеш булдыру өчен махсус мәйдан булдырырга кирәк. Бер-беребез белән элемтәдә торганда югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге тагын да артачак. Без сезгә ышанабыз!” — диелә анда.
Әлеге конкурска узган елның 18 октябреннән 18 ноябренә кадәр 172 фәнни эш җибәрелгән. Шуларның 169ы конкурста катнашкан. Атап әйткәндә, 100 гариза фән кандидатларыннан, 69ы аспирантлардан килгән. Күрсәтелгән проектлар арасында аеруча табигый фәннәр буенча эшләр күп.
— Безнең фәнни эшләрне күреп, аларны шулай бәяләгән өчен төбәк җитәкчесе Радий Хәбировка, Башкортстан Хөкүмәтенә һәм шушы башлангычларыбызга ярдәм иткән башка барлык кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Умартачылыкны үстерү өчен безнең республика бик күп мөмкинлекләргә ия. Экологик яктан чиста бал җитештерү һәм аны дөнья базарына чыгару — бик мөһим һәм әһәмиятле башлангыч. Үзебезнең галимнәрнең тикшеренүләренә таянып кына аны дөньякүләм билгеле итәргә була. Бездәге балның составында киң билгеле булмаган бик күп файдалы элементлар бар. Минем проект менә шуларны ачыклауга багышланган да инде. Безнең тикшеренүләр, һичшиксез, умартачылыкны үстерүгә үз өлешен кертәчәк, — диде чыгышында биология фәннәре кандидаты, Биохимия һәм генетика институты хезмәткәре Ульяна Кузьмина.
Константин Толкачев яшь галимнәрне югары дәүләт бүләкләре алулары белән котлап, алар эшләгән проектлар республика үсешенә зур өлеш кертәчәгенә ныклы ышанычын белдерде.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»