Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туган якка – инвестицияләр

Туган якка – инвестицияләр
12.03.2019 / Җәмгыять

“Талантлы яшьләр фонды” җитәкчесе Наил Баһаветдинов белән Бакалы районы хакимияте  башлыгы Александр Андреев.“Талантлы яшьләр фонды” җитәкчесе Наил Баһаветдинов белән Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев.Бакалы районында якташлар очрашуындагы
сөйләшүнең төп темасы шул булды.

Башкортстанның көнбатыш капкасы булган Бакалы районы Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Районның 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктын берләштерә, шуларда барлыгы 26 мең­нән артык кеше яши. Биредә авылларны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү, районда яшәүче­ләргә уңайлы шартлар тудыру, сәламәтлек саклауны камилләштерү, яшьләргә белем бирү, аларны туган якта калдыру буенча нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып барыла.


“Якташлар – бакалылылар” җәмгыяте 20 ел элек барлыкка килгән иде. Бакалыда якташлар җәм-гыя­тенең үзенчәлекле юбилее уңаеннан эшлекле һәм тантаналы чаралар үтте. Ул “Туган якка – инвести-цияләр” дип аталган “түгә­рәк өстәл” артында сөйлә-шүдән башланды.
— Егерме ел дәвамында районда туып-үсеп, илебез-нең һәм республикабыз-ның төрле төбәкләрендә яшәүче, туган төбәкләре бе­­­лән тыгыз бәйләнештә торучы бакалылылар район­ның социаль-икътисади үсешенә үзләренең мул өлешен кертте, — диде Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, әлеге чараны ачып.
Район хакимиятенең элекке башлыгы Рәмис Дәүләтов. Атаклы шәхес  Әгълә Күчүмов.

“Түгәрәк өстәл”нең модераторлары – район хакимияте башлыгының урынбасарлары Юлай Зыязетдинов белән Фәрит Хәйб-рах­манов бүген райондагы икътисади һәм социаль халәтнең торышы, кунакларны кызыксындырырлык инвестиция проектлары турында сөйләде, бу юнә­лештә соңгы елларда тормышка ашырылган уңышлы проектлар белән таныштырды. Сөйләшү барышында килгән кунакларның: якташлар җәмгыяте рәисе Айрат Шаммазовның, “Талантлы яшьләр фонды” җитәк­чесе Наил Баһаветдинов-ның, Татарстан Президенты киңәшчесе Равил Зарипов-ның, Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземасловның һәм баш-каларның эшлекле тәкъ-димнәре залда зур җанлы-лык уятты. Аларның кыскача чыгышларында, билгеле, районда җитештерүне төрләндерү, авылларның социаль-мәдәни йөзен яхшырту кебек көнүзәк проблемалар күтәрелде.
Әйткәндәй, бүген районда 5 авыл хуҗалыгы кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән 13 җәмгыять, 60 крестьян-фермер хуҗа-лыгы, 13 мең шәхси хуҗа-лык продукция җитештерә. Үткән елның 9 аенда алар 2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җи-тештергән. Елына 30 миллион кирпеч чыгаруга исәп-ләнгән “Бакалы кирпеч заводы” продукцисенә их­тыяҗ зур.
Бакалының заманча Мә-дәният сарае, 23 авыл мә-дәният йорты, 14 авыл клу­бы, 29 китапханәсе бар. Район музеена реконструкция үткәрелде. Хәзер анда кабатланмас экспозицияле дүрт зал эшли. Аларда тупланган бай эчтәлекле материаллар төбәкнең үткәне, данлыклы шәхесләре, тарихи хәл-вакыйгалар белән таныштыра.
Бүген 24 белем бирү учреждениесе, балалар бакчалары, мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре бар. Балалар иҗаты йорты, сән-гать һәм спорт мәктәпләре үсеп килүче буынга рухи, интеллектуаль, физик тәр-бия бирү юнәлешендә нәти-җәле эшли. Республика-ның 100 еллыгы уңаеннан район үзәгендә иң заманча, мәһабәт уку йорты – яңа мәк­­тәп сафка кертелә. Го-мумән, сыйфатлы белем алу өчен анда барлык шарт­лар да тудырылган. 31 спортзал, йөзү бассейны, физкультура-савыктыру үзәге эшли. Аларда төрле яшьтәгеләр сәламәтлеген ныгыта. Әйткәндәй, үзәк район дәваханәсе, 43 фельдшер-акушерлык пункты халык сәламәтлеге сагында тора. Аларда белемле, югары квалификацияле табиблар, медицина хез-мәткәрләре эшли. Халык­ның рухи ихтыяҗларын ка­нәгатьләндерү, әхлакый тәрбия бирү җәһәтеннән дини конфес­сияләрнең дә роле зур, әлбәттә. Авыллар­да 20 мәчет, 5 православие чиркәве бар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Бакалы районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»