Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бер юнәлештә атларга тиешбез”

“Бер юнәлештә атларга тиешбез”
12.03.2019 / Җәмгыять

“Бер юнәлештә атларга тиешбез”Почта тармагындагы реформалар гәзит-журналларга язылуны оештыруга нинди йогынты ясаячак?

Тиздән вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлана. Бу чараны редакция хезмәткәр­ләренең дә, урыннардагы почтальоннарның да берлектәге “урак чоры” белән чагыштырырга була. Хәер, соңгы вакытта гәзит-журналларга язылуны оештыруда альтернатив оешмаларның да активлыгы арту күзәтелә. Кызганычка каршы, соңгы унъеллыкларда барлык басмаларның да тиражлары кими бара. Аның сәбәпләре бик күп. Әмма арада иң зурысы — гәзит-журналларга язылу хакларының югары булуы. Язма басманы күпләп алдыручы авыл кешеләренең хезмәт хакларының түбән булуы да йогынты ясамый калмагандыр. Һәрхәлдә, гәзит укучылар белән очрашуларда, редакциягә килгән хатларда шундый фикерләр яңгырый.

Байтак еллар дәвамында почта бүлекчәләренең табышларында вакытлы матбугатка язылуны һәм таратуны оештырудан алынган керем зур өлешне алып торды. Авылга иңенә икешәр зур сумка асып килгән почтальоннар әле дә хәтердә. Почта тармагы да бүген заман белән бер сулышта атлый. Аларның төп хезмәте дә хәзер матбугат басмалары тарату белән генә чикләнми. Халыкка элект­рон хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре уңышлы кулланыла, керем алуда сәүдә-сату эшчәнлеге үсә.

Почта хезмәткәрләре, матбугатка яздырудан тыш, керем алуда тагын кайсы юнәлешләргә өстенлек би­рә һәм бу киләчәктә гәзит-журнал алдыручылар санын янә киметүгә китермәсме? Гомумән, гәзит укучылар санын киметүгә юл куймас өчен редакция коллективлары белән берлектә нинди чаралар үткәреп була?

Шушы һәм башка сораулар белән без республикада төп күрсәткечләр буенча тәүге “унлык”ка кергән Дүртөйле почтамты начальнигы Дамир Бигловка мөрәҗәгать иттек.


— Дамир Хаҗипович, Дүртөйле почтасына караучы төбәк республикада “Кызыл таң” гәзитен күпләп алдыручылардан санала. Дүртөйле почта­сы хезмәтләндергән территорияне, анда яшәүче­ләр санын күз алдына ки-терү өчен тәүдә аның бе-лән якыннанрак таныштырудан башлыйсы иде сүзне.

— Дүртөйле почтамты, урындагы шәһәр-авылларны исәпләп, Илеш районы белән бергә 45 почта элем­тә бүлеген, пунктларын, төрле пособие һәм пенсия-ләрне тарату участокларын берләштерә. Ике районда 98 мең чамасы кеше яши.
Бүген коллектив 305 кешене берләштерә һәм кадрлар белән тәэмин ителеш 99,3 процент тәшкил итә. Яшермим, соңгы еллардагы оптимальләштерү һәм хез­мәт хакларының түбән булуы нәтиҗәсендә эш урыннары берникадәр кыскарды. Аның каравы, почта хезмәт-кәрләренең өстәмә рәвештә хезмәт күрсәтү төрләрен җанландырып, хезмәт хакларын арттыруда яңа мөм­кинлекләргә ия булдык.
Әлбәттә, хезмәтне оештыруда яңа алымнар барлыкка килде. Почтаны, мәсәлән, район эчендәге — алты маршрут, пенсия-пособие түләүдә өч маршрут белән таратабыз. Маршрут­ның гомум озынлыгы 1500 километрга җитә. Хезмәт-ләндерелгән пунктлар — 174. Соңгы мәгълү­матлар буенча, Дүртөйле районы буенча — 7680, Илеш районында 4241 кешегә пенсияне безнең почтальоннар тапшыра.
Күптән түгел узган елдагы эшчәнлегебезгә йомгак ясадык. “Почта России” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Башкортстан буенча идарә­сен­нән килгән вәкилләр ире-шелгән уңышларга яхшы бәя бирде. Форсаттан файдаланып, гомумән, республика почтамты җитәкче-легенә рәхмәт белдерергә телим. Матди-техник базаны яңартуда, яңа техника сатып алуда зур ярдәм күрсәттеләр.

— Реформалар почта тармагын да урап үтмәде. Гадәттә, үзгәрешләр авыр кабул ителүчән. Соңгы елларда, гомумән, нинди яңалыклар булды? Эшне оештыруда аларның йогынтысы ничегрәк күре­нә?

— Әлбәттә, моннан 20-30 ел элекке кебек, почтальон гәзит-журнал таратып йөрү белән генә чиклән­ми хәзер. Электрон хезмәт-ләргә өстенлек бирәбез, халыкны шуңа өйрәтәбез. Үзебез дә башта авырлык белән кабул иттек. Хәзер авылда почта хезмәткәр­ләре клиентларны өйрәтә, таныштыра. Ике район буенча да адресатларның электрон базасы тупланды. Посылка, зур булмаган пакет һәм башка әйберләрне электрон кодка салып озатабыз.
Белешмә. 2018 елда ике районны берләш­тергән Дүртөйле почтамты хезмәткәрлә-ре, халыкка 561 мең сум­лык лотерея сату планын 122 процентка үтәп, күрсәткечне 686 мең сумга җиткергән.
“Кулдан-кулга” дигән хезмәт халык өчен дә бик файдалы булды. Әйтик, посылканы аны әзерләүче кешедән кабул итеп, адре-сатның кулына тапшырабыз. Монысы әлегә күбрәк район эчендә башкарыла. Ул бигрәк тә мөһим документларны тапшыруда үзен аклый. “Услуга по звонку” дигән хезмәтне дә тиздән куллана башлаячакбыз.
“Почта-банк” хезмәте дә зур яңалык булды. Аның һәр почта бүлекчәсендә кече терминалы урнаштырылган. Бигрәк тә пенсия алучыларга ошады ул. Киләчәктә гәзит-журналларга язылуны да аның аша активлаштырырга уйлыйбыз. 34 берәмлек портатив касса терминалы алдык. Ул безнең почтальоннарга, шулай ук, “подписка” кабул итәр­гә дә, коммуналь хез­мәтләр өчен дә район үзә-генә бармыйча түләргә яр­дәм итә.

— Дамир Хаҗипович, Сезнең белән аралашканда “Хәзер без теге яки бу басманың тираж күләме өчен генә түгел, ә керемне башка юллар белән арттыру өчен көрәшәбез. Бары тик сәүдәне үстереп кенә почта бүлекчәлә­ренең рентабельлелеген арттырып була” дигән фикерләрне ише­тергә туры килде. Бу киләчәктә “подписка”ны икенче план­га калдыруны аңлат-мыймы соң?

— Дөресен аңларга ки­рәк, чынлап та почта эшчән-леге гәзит-журналларга яздыру һәм аны тарату белән генә чикләнми. Һәр предприятие, оешма табыш алуны арттыру юлларын эзли һәм башкача мөмкин дә түгел. Базар мөнәсәбәтләре шартларында без он, шикәр сатарга өйрәндек. Авыллар буйлап капчык-капчык он ташыган чакларны да онытмый почта хезмәткәрләре. Бүген халыкка электрон хез-мәт күрсәтү төрләре арту да шул керемне үстерүгә, бер үк вакытта эшебезне җиңеләйтүгә юнәлтелгән.
Исәпләп караганда, гомум керемдә матбугатка язылудан алынган акча өлеше 30 процентка да җитми. Икенче бер мисал китерәм. Без узган елда ваклап сатылган товардан 20,1 миллион сум керем алырга тиеш идек. План 47 процентка үтәлде. Ике районда яшәүче һәркемгә бүлеп исәпләгәндә, елына 81,5 сумлык вак товар сатылган. Республика буенча ул күрсәткеч 55 сум тәшкил итә. Һәр почтальонга аена ничә сумлык товар сатарга тиешлеге бүлеп бирелә. Күренүенчә, хезмәткәр­ләр­нең эш хакы күбрәк товар сатуга да бәйле.

— Алдагы сорауны тулыландырып, “подписка”дан нинди файда алуы­гыз кызыксындыра. Суммасыннан бигрәк, гәзит-журналларның сез­нең табышта нинди урын тотуын, республикадагы белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең ни дәрә-җәдә булуын ишетәсе килә.

— Узган елда безнең коллектив “подписка”дан планда каралганча 10,8 миллион сумнан артыграк керем алырга тиеш иде. Чынлыкта исә ул 9,3 миллион сумнан артмады. План үтәлеше — 92, керем кимү 8 процент тәшкил итте. Республика күләмендә һәр кешегә уртача 47 сумлык матбугат басмасы туры килсә, Дүртөйле почтамты буенча 100 сумга җитте. Ике районга үсеш республика күрсәткеченнән ике тапкыр күбрәк. Әмма бу һич тә тынычланырга сәбәп түгел. Ике райондагы почта бүлекчәләрендә күрсәткеч-ләрнең күзгә күренеп аерылып торуы да мөмкин-лекләребезнең барлыгын күрсәтә.
Билгеле, гәзит-журналга язылуны һич тә үзагышына куярга уйламыйбыз. Мәгъ-лүмат чаралары электрон вариантка күчкән хәлдә дә, халык милли басмаларыбызны алдырачак. Бу юнә-лештә без бергә эшләргә тиеш. Әйткәндәй, күптән түгел очрашуда халык яратып укыган “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре редакция-ләренең бу басмаларны күп алдырган авылларда бер-лектә халык белән очрашу, сәнгать осталары белән иҗат кичәләре, концертлар оештырырга теләү турындагы тәкъдимнәр бик ошады. Ничек кенә булмасын, авыл халкы белән җанлы очрашу, аралашулар гәзит-ләрнең тиражын арттыруга да, дуслыкны ныгытуга да зур этәргеч бирер иде.
Соңгы вакытта “Кызыл таң” нәшрияты канаты ас-тында булган “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының безнең районнардагы элем-тәсе ныгый баруы яхшы нәтиҗә бирде. Узган яртыеллыкта аларның тиражы берникадәр арту шуны күрсәтә. Ике арадагы хез-мәттәшлекне мин шундый чагыштыру белән аңлатам: почта белән редакция — икесе ике аяк кебек һәм без бер юнәлештә атларга тиеш.

— Матбугат басмалары да, почта тармагы да соңгы елларда зур үз-гәрешләр кичерә. Иң мө­һиме — икътисади авырлыклар ничек кенә сынаса да, без үз йөзебезне югалтмаска тиеш. Сезнең чагыштыру да шул фикерне ныгыта. Һәм әлеге очрашудан файдаланып, йөз яшьлек милли басмабызны, татар телендә нәшер ителүче яшьләр һәм балалар журналларын таратуда мактауга лаек почта хезмәткәр­лә-рен телгә алып үтсәгез иде.

— Без “Кызыл таң” гә-зите белән хезмәт­тәш­лек-нең дә, дуслыкның да дә-вам итәчәгенә ышанабыз. Безнең коллектив тормышы турында җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Укымлы, кызыклы һәм төрле яшьтәге кешеләрнең рухи ихтыяҗ-ларын исәпкә алып нәшер ителүче яраткан басма булып калуыгызны телибез. Мондый басмага халыкны яздыруы да күңелле, тарат­канда да йөз якты.
Дөрес әйттегез, теге яки бу басманың күпме таратылуы почтальоннарга да бәйле. Сүз дә юк, алар тырыша. Әмма шунысы бар — бераз кыйммәтрәк. Күр­ше өлкәләрдә, ишетеп бе­лүемчә, дәүләт карамагындагы басмалар дотация-ләнә һәм, нәтиҗә буларак, язылу хаклары да кимрәк. Бәлки, Башкортстанда да шушы тәҗрибәне өйрәнергә кирәктер.
Почтальоннар авылда күпмедер дәрәҗәдә социаль хезмәткәрләр, кеше-ләр­не муниципаль власть органнары белән якынайтучы ролен дә үти. Аларның атна дәвамында күпме чакрымнар атлап юл үткәнен төгәл генә әйтә дә алмам. Ә менә почта, пенсия-пособие таратуда файдаланылган машиналар үткән юлны гомум исәплә­гәндә, былтыр 434 мең километрдан арткан. Бигрәк тә авылда көне-сәгате белән көтәләр һәм без бу ышанычны акларга тиеш.
Өч йөздән артык хезмәт-кәр арасыннан “иң-иң”нәрне күбрәк сайларга булыр иде. Әйтергә кирәк, почта системасында илке-салкы йөреп эшләп тә булмый хәзер. Чөнки һәркемнең эш хакы төп хезмәтеннән тыш күр­сәтелгән юнәлешләргә дә бәйле. “Кызыл таң” аша Дүртөйле районының — Семилетка, Иске Яндыз, Иске Баеш, Әсән, Илеш районының Дөмәй, Базытамак, Карабаш, Ишкар һәм Түбән Череккүл элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләре эшчәнлеген мактасам, башкалар үпкәләмәс дип уйлыйм.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Дүртөйле шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»