Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Барысы да яхшы булачак!

Барысы да яхшы булачак!
12.03.2019 / Җәмгыять

Барысы да яхшы  булачак!8 мартта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр “Кечкенә кызлар балы” үтте.

Бу хәйрия чарасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар, шулай ук, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды. Чарада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламләде һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.


– Бүген бу искиткеч залда җыелган нәни принцессаларны чын күңелдән котлыйм! Сез бүген шундый матур! Күзләрегез яна, ә йөзләрегездә шатлык балкый. Сезгә ныклы сәламәтлек, бары тик яхшы билгеләргә укуыгызны, үз көчегезгә ышануыгызны телим. Барысы да яхшы булачак, чөнки сез – бик көчле һәм сәләтле!
Әлбәттә, бу көнне мин әниләрне дә котлыйм. Сезгә көч, игелек, иң изге теләкләр юллыйм! Без сезнең батырлыгыгызга, хезмәтегезгә сокланабыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, – диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров, шулай ук, бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән волонтерларга һәм җәмәгать оешмаларына рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, “Кечкенә кызлар балы” Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова башлангычы белән оештырылды. Анда 287 кыз катнашты.
Аннан алда “Зеленая роща” шифаханәсендә бәйрәмдә катнашучылар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Ул телемәйданчык, фотозона, мимнар һәм рәссамнар эшен, рәсем төшерү, киез басу, свит-дизайн буенча осталык дәресләрен, мини-спектакльне, атка утырып йөрүне үз эченә алды, театрлаштырылган тамаша үтте.
Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан Радий Хәбиров республикада яшәүче гүзәл затларны да котлады.
– Без, ир-егетләр, бу матур көнне сезгә мәхәббәтебезне тагын да ныграк күрсәтергә тырышабыз. Чын күңелдән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырабыз, сезнең белән сокланабыз. Безнең өчен сезнең елмаюыгыз мөһим. Сезгә булганыгыз өчен, кайгыртучанлык һәм шушы дөньяны матурлык белән яхшыртканыгыз өчен рәхмәт. Хатын-кызның гаилә учагын саклаучы буларак вазыйфасы изге, ә ана мәхәббәте чикләрне бөтенләй белми. Баланы лаеклы кеше итеп тәрбияләү – зур хезмәт һәм зур бәхет, – диде ул. – Һәрвакыт яраткан әниләр, кайгыртучан хатыннар булып калып, сез сайлаган һөнәрләрегездә зур уңышларга ирешәсез. Безнең республиканың һәр уңышында сезнең катнашлыгыгыз зур. Кадерле хатын-кызлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим! Бәхетле булыгыз!

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»