Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Подъездларны ремонтлау: сораулар һәм җаваплар

Подъездларны ремонтлау: сораулар һәм җаваплар
13.03.2019 / Җәмгыять

Подъездларны ремонтлау: сораулар һәм җаваплар1. Программаның исеме.
Күпфатирлы йорт подъездларын һәм керү урыннарын ремонтлау.


2. Программа ничек атала?
"Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау».

3. Ул күпме вакытка исәпләнгән?
6 елга, 2019-2024 еллар.

4. Программаның асылы нидә, максатлары нинди?
Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга уңайлы шартлар тудыру. Республика бюджетыннан - 90 процент һәм урындагы үзидарә органнары бюджетыннан 10 процент күләмендә финанслау исәбенә ремонт таләп ителгән подъездлар 6 ел эчендә тәртипкә китереләчәк.

5. Программаның кураторы кем?
Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.

6. Программаны тормышка ашыру барышы өчен кем җаваплы?
“Башкортстан Республикасы күпфатирлы йортларның гомум милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк операторы” (алга таба - капиталь ремонт буенча төбәк операторы).

7. Гомумән алганда, күпме подъездны ремонтларга кирәк?
Быел - 4 меңгә якын, алдагы 6 елда 26 меңгә якын подъездны тәртипкә китерү планлаштырыла.

8. Подъездны ремонтлау турында карарны кем кабул итәчәк?
Подъездларны ремонтлау планлаштырыла торган күпфатирлы йортларның максатлы исемлеген муниципаль берәмлек хакимияте раслый. Капиталь ремонт программасын формалаштыру кысаларында ул һәр муниципалитетта капиталь ремонт буенча комиссия төзи, йортларга капиталь ремонт кирәклеген һәм вакытын билгели, подъездларны ремонтлау өчен йортлар исемлеген карый һәм формалаштыра.

9. Программада ничек катнашырга? Халык нәрсә эшләргә тиеш?
2019 елга кадәр йортларда җыелышлар узды. Идарәче оешмалар муниципалитетлар вәкилләре һәм халык белән берлектә әлеге җыелышларда ремонт үткәрү турында карар кабул итте, вәкаләтле кешене билгеләде, дефект ведомствосы карадылар һәм стеналарның төсләрен сайладылар. 26 мең подъезд ремонтка мохтаҗ булуын исәпкә алып, быел 4 мең йорт кына ремонтлана, 2019 елда подъездларны ремонтлау планлаштырыла торган барлык күпфатирлы йортларның да кертелмәве аңлашыла. Җыелыш үткәргән һәм халык программада катнашу турында карар кабул иткән, әмма бу ел программасына кертелмәгән йортлар 2020 һәм алдагы елларга планнарда каралачак, яки бу ел буенча җитәрлек экономия булса, мондый йортларның кайбер өлеше быел ук ремонтланырга мөмкин.

10. Нинди торак пунктлар кертелгән?
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә күпфатирлы йортлар булган һәм бу елда бүленгән финанслау чикләрендә ремонтланырга мөмкин булган торак пунктлар билгеләнгән.

11. Нинди йортлар программага кертелгән?
2, 5 һәм 9 катлы йортлар, иң киң таралган типовой йортлар. Барлык башка төр йортлар 2020 һәм алдагы еллардагы программага керә.

12. 2019 һәм 2020 елларга һәм алдагы елларга ничә подъезд керә?
Ел саен 4 меңгә якын подъездны ремонтлау планлаштырыла.

13. 2019 елга һәм алдагы елларга программага кертелгән подъездлар исемлеген кайда карарга була?
Башкортстан муниципаль берәмлекләре сайтларында 2019 елда подъездларга ремонт ясау планлаштырыла торган йортлар исемлеге урнаштырылган. 2020 елга исемлекләр формалашырылырга һәм бу елның җәендә билгеләнергә тиеш.

14. 2020 елга һәм киләсе елларга программага кертелүгә исәп тоту өчен җыелышны кайсы айга кадәр үткәрергә кирәк?
Ел саен (июльгә кадәр) муниципалитет тарафыннан киләсе елга беренчел исемлекләр формалаштырылырга тиеш, алар җыелышлар үткәргәннән соң расланачак. Җыелышлар 1 июльгә кадәр урыннарда үткәрелергә тиеш, яки 2019 ел программасына кермәгән халыкның карарлары булса, алар киләсе ел планнарында исәпкә алынырга тиеш.

15. Подъездларны сайлап алу өчен таләпләр нинди?
Быел һәм алдагы елларда идарәче оешмаларның подъездлар 5 елдан артык ремонтланмаган һәм йортның техник торышы турындагы мәгълүматлары нигезендә башкарыла.

16. Подъездларны ремонтлау исемлегенә нәрсә керә?
Подъездларны ремонтлаганда кирәк булганда түбәндәге эш төрләре башкарылырга мөмкин:
керү урыннарын: баскычларны ремонтлау; энергия саклаучы лампалар урнаштыру, 2, 3 катлы йорт өчен агач ишекләрне металлга алмаштыру; керү урыны каршындагы фасадны ремонтлау;
подъезд эчендә ремонт: тамбурлы агач ишекне ПВХ ишегенә алыштыру; тәрәзә блокларын ПВХга алыштыру; тәрәзә төпләрен ремонтлау; тәрәзә җылыткычларын урнаштыру; 1нче кат идәннәренең плитка катламын төзекләндерү; металл баскыч рәшәткәләрен ремонтлау, лифтларны ремонтлау; штукатур-буяу эшләре;
электромонтаж эшләре;
почта тартмаларын алыштыру.

17. Аерым алынган һәр подъездда нинди эшләр башкарылачак? Бу турыда кем карар кабул итә?
Башкарырга кирәк булган эш төрләре (расланган исемлектән) турында карар күпфатирлы йорт биналары милекчеләренең гомум җыелышында кабул ителә. Эшләр әлеге программа буенча подъездларны ремонтлау буенча расланган стандартлар кысаларында үткәрелә.

18. Подъездда ремонт эшләренең бәясен кем билгели?
Подъездларны ремонтлауның фактик бәясе тикшерү, дефект ведомосте һәм шул нигездә төзелгән анык йорт буенча сметалар нигезендә билгеләнәчәк. Ул төрле каттагы йортлар өчен билгеләнгән чик бәясеннән югарырак була алмый: 2 катлы йортның подъезды -129,49 мең сум, 5 катлы йортның подъезды - 320,14 мең сум, 9 катлы йортныкы - 731,8 мең сум.

19. Программаны гамәлгә ашыруны кем финанслый?
Подъездларны ремонтлауга бюджет акчасы тотылачак. Шул ук вакытта халык шулай ук капиталь ремонт буенча төбәк операторы башкарачак эшләрнең билгеләнгән исемлеген киңәйтергә теләгән очракта подъездларга ремонт ясауда да финанслата катнаша ала. Барлык муниципалитетларга да финанслау күләме һәм һәр муниципалитетта башкарырга мөмкин булган подъездлар саны җиткерелде (йортның катына карап, бер подъездны ремонтлауның чик бәясеннән чыгып).
Программада катнашу турындагы карар халыкның гомум җыелышында кабул ителә, анда аларга кадәр башкарырга мөмкин булган эш төрләре җиткерелә, кирәкле эшләрнең төрләре һәм подъездны буяу төсе билгеләнә. Әгәр халык әлеге исемлекне киңәйтергә карар кыла икән, җыелыштан соң бу эшләрнең бәясе, әлеге эшләрне финанслауның мөмкин чыганаклары билгеләнә һәм яңадан гомуми җыелыш каравына чыгарыла.

20. Халык эш өчен түләргә тиешме?
Халык подъездларны ремонтлауда катнаша ала. Мәҗбүри эшләр өчен алар түләргә тиеш түгел (Башкортстан һәм муниципалитет бюджетыннан финанслау), ләкин җыелышта хәл ителгән өстәмә эш төрләрен (19нчы сорауга җаваплар) финанслый ала.

21. Өстәмә эш төрләренә нәрсәләр керә?
Халык фикеренчә, подъездларны ремонтлаганда башкарырга була, ләкин бу, нигездә, исемлектә юк, мәсәлән, кайбер халык лифтларның утырту мәйданчыкларында видеокамералар урнаштыру яки домофон урнаштыру буенча гына түгел, видеодомофон урнаштыру буенча мөрәҗәгать иткән. Элемтә операторлары, интернет провайдерлар бу эшне башкарырга әзер, иң мөһиме, баскыч читлекләрен ремонтлау эшләре белән бу эшне синхронлаштыру.

22. Өстәмә эшләр кертү өчен, йортта яшәүчеләргә нәрсә эшләргә кирәк?
Өстәмә эшләрне кертү өчен әлеге эшләрне башкару кирәклеге һәм финанслау чыганагы турында карар кабул итү өчен күпфатирлы йорт биналарының милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрергә кирәк.

23. Күпкатлы йортларда «предбанник» яки «тамбур» бар, анда кешеләр аяк киемнәрен, ниндидер әйберләр калдыра. Бу мәйданнарны төзекләндерәчәкләр? Әңаларда ишекләр бармы?
Әгәр бу отсекларга керү мөмкинлеге тәэмин ителгән булса, эшләр башкаруга бернәрсә дә комачауламаса, аларда да ремонт эшләре башкарылачак. Ишекләр алыштырылмаячак, буялачак кына.

24. Эшләр исемлегендә "видеокүзәтү" бар. Бу һәр фатирга мониторларга китереп видеокамералар кую дигәнне аңлатамы?
Сорау элек каралган иде (19нчы сорауга җавап). Видеокүзәтү әлеге программа кысаларында билгеләнергә тиеш түгел, бәлки, халык теләге буенча өстәмә эш төре һәм халыкка өстәмә финанслау хисабына башкарылырга мөмкин. Хезмәт күрсәтүне идарәче компания белән килешү буенча халык акчасы хисабына махсуслаштырылган оешма башкарачак.

25. Тулай торакларда нәрсә ремонтланачак?
Элекке тулай торакларда баскычлар, гади күпфатирлы йортлардагы кебек үк, ремонтланачак.

26. Стандартның кайбер төрләре төшереп калдырылса, подъездда яшәүчеләр экономияләнгән акчаны шул ук подъездда яки йортта башка төр эшләргә куллана аламы?
Юк. Экономияләнгән акч шул ук муниципалитеттагы башка йортларга да җибәрелә (әгәр алар бер йортның подъездларын ремонтлау өчен җитәрлек булса).

27. Чикләүләр бармы?
Бары тик финанслау күләме һәм подъездлар саны лимитында гына.

28. Халык ремонтлау материаллары, дизайнны үзгәртүдә катнаша аламы? Моны ничек эшләргә була?
Гомуми җыелышта биредә яшәүчеләр подъездларны ремонтлау буенча кирәкле эшләр исемлеген (расланган исемлектән) һәм подъезд диварларын буяу төсләрен раслый ала.

29. Эш сыйфаты өчен кем җавап бирә?
Подрядчы оешма кулланыла торган материалларның һәм эшләрнең сыйфатын тәэмин итәргә тиеш.
Эшләрнең заказчысы – капиталь ремонт буенча оператор, подрядчы оешмалар белән төзелгән килешүләрдә башкарылган эшләрнең сыйфаты өчен подрядчы оешмаларның (3 елдан да ким булмаган) җаваплылыгын күздә тота. Капиталь ремонт буенча төбәк операторы техник контролне гамәлгә ашыра, әлеге йортларда яшәүчеләр, төзекләндерүдән соң, аларның сыйфатын контрольдә тотуны идарәче оешмалар алып баруын исәпкә алып, иҗтимагый контроль үткәрә. Эшләр башланыр алдыннан һәр йортта капиталь ремонт буенча подрядчы, төбәк операторы, ремонт сыйфаты буенча кисәтүләр белән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала торган телефоннарын күрсәтеп, мәгълүмат щиты урнаштырылачак.

30. Халык эш сыйфатын контрольдә тота аламы? Ничек итеп?
Гомум җыелышта халык подъездларны ремонтлау программасы буенча расланган эшләр исемлеге кысаларында эшләрне башкаруны һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту өчен бина милекчеләренең вәкаләтле вәкилен сайлый.

31. Ремонтның гарантия вакыты күпме?
Кимендә өч ел. Бу билгеләнгән гарантия вакыты, аның дәвамында дәгъвалар куелырга мөмкин, аннары дәгъва вакыты чыга. Әгәр дә ремонт сыйфатсыз ясалса, өч ел эчендә бу подъезд вандаллар гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күргән очракта, төбәк операторы моның өчен җавап бирми. Ремонт сыйфаты мәсьәләләрен муниципалитет, төбәк операторы, идарәче компания, иҗтимагый оешма вәкиле һәм халык вәкиле составындагы комиссия билгели. Вандализм фактлары буенча идарә компанияләре һәм эчке эшләр органнары тарафыннан аларның мөрәҗәгате буенча чаралар күрелә.

32. Сораулар килеп туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Эш төрләре буенча: капиталь ремонт буенча заказчыга - төбәк операторына ремонт вакыты һәм сыйфаты буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк (телефоннар йортларда табличкаларда булачак). Йортны программага кертү мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төбәк операторның «кайнар линия» телефоны - 216-49-11. Эшләр башлангач, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак хуҗалыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге 218-00-25 телефоны буенча шалтыратуларга җавап бирәчәк.

33. Поблемалар булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Җавап 32нче пунктта. Капиталь ремонт буенча төбәк операторына, эш заказчысы буларак, ремонт үткәрүнең бөтен мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр төбәк операторы җавап бирми икән, шәһәр яки район хакимиятенә шалтыратырга була. Подъездларны ремонтлау буенча килеп туган низаглы мәсьәләләр буенча Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, бүлекнең телефоны 218-00-25.

34. Күпме вакыттан соң подъезд кабат ремонтка дәгъва итә ала?
Закон нигезендә, ремонт 5 елдан соң халык акчасы хисабына башкарыла.

35. Әгәр подъездларның берсе 2018 елда ремонтланган икән, ә калганнары - юк. Бу очракта ничек була?
Йорт ремонтка кертелә.

36. Әгәр подъезд 2018 елда ремонтланып, яңа стандартларга туры килмәсә, нәрсә эшләргә?
Идарәче компания халык белән бергә гомуми җыелышта элек башкарылмаган эшләрнең үтәлеше турында карар кабул итә яки биш елдан соң бу темага әйләнеп кайта ала.

37. Капиталь ремонт программасы белән подъездларны ремонтлау программасы ничек яраша? Чөнки бүген анда матур итеп эшләнгән вариант булырга мөмкин, ә иртәгә барысын да ватарга – торбаны алыштырырга туры киләчәк.
Бу ремонтларның барысы да капиталь ремонт буенча төбәк операторы ясый, ул төрле ремонт төрләре срокларын синхронлаштыруны тәэмин итәчәк.

38. Иске, авария хәлендәге йортларда программа ничек эшләячәк?
Бүген "авария хәлендәге йорт" дигән төшенчә юк, йорт яшәү өчен яраклы яисә яраксыз дип танылырга мөмкин. Тик аны тагын биш-ун ел яшәү өчен яраксыз дип танырга мөмкиннәр. Мондый йортларны подъездларны ремонтлауга кертмәү өчен законлы нигез юк.




Фото: "Башинформ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»