Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибай. Карьер. Саф һава

Сибай. Карьер. Саф һава
14.03.2019 / Җәмгыять

Сибай. Карьер. Саф һаваСоңгы арада Сибайдагы һава сафлыгы турында социаль челтәрләрдә каршылыклы фикерләр барлыка килде. Шәһәрдә әлеге мәсьәлә белән турыдан-туры шөгыльләнүчеләр моңа карата нинди фикердә?

Сибай карьерына су тутыруны контрольдә тоту буенча оператив штаб каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы техник директоры урынбасары Артур Әгъләмов әйтүенчә, биредә 14 берәмлек техника - 7 үзбушаткыч, 3 төягеч, шул кадәр үк экскаватор, бульдозер җәлеп ителгән. Анда, "Уралмехнабор" институты проектына ярашлы, ләмле су катнашмасы тутырыла. Бүгенгә ул 69 метрга җиткән, тагын 11 метр тутырасы калган. Барлык эшләр дә 26 мартка тәмамланачак. Кислоталы суларны зарарсызландыру өчен сүндерелмәгән акбур кулланыла. Ул кирәгеннән артык китертелгән. Шахтадагы суның составы даими тикшерелеп тора.

Оператив штаб начальнигы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов белдерүенчә, 4-11 мартта һава сафлыгы 529 тапкыр тикшерелгән, шуларның 97се - төнлә, 37се - халык соравы буенча.

Күкерт диоксиды буенча ПДК арту күренеше 13 тапкыр теркәлгән, соңгысы - 5 мартта булган, ул Нуриманов урамындагы 9/1 санлы йорт янында 9,2 тапкыр арткан. Тикшерү нәтиҗәләре шунда ук социаль челтәрләргә куела, прокуратурага тапшырыла, ә халык соравы белән башкарылганнары хәбәр итүчегә тапшырыла, ул үзе дә шул урынга чакырыла.

Һавадагы күкерт водородына кагылышлы тикшерүләр туктап тормый, әлегә һавада бу матдә табылмаган, ә хлорның биредә булуы мөмкин түгел, ди белгечләр.




Фото: BNEWS сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»