Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Хезмәттәшлекне үстерү зарур”

“Хезмәттәшлекне үстерү зарур”
14.03.2019 / Җәмгыять

“Хезмәттәшлекне үстерү зарур”Уфада Агросәнәгать форумы һәм “Агрокомплекс-2019” халыкара күргәзмәсе эшли. Бүген ВДНХ-Экспо күргәзмәләр залында аның эше белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров танышты.

Күргәзмәдә илнең һәм республиканың төрле төбәкләреннән килгән авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәте тәкъдим ителгән иде. Аеруча заманча технологияләр, бу өлкәдәге төрле ачышлар, башка илләр белән хезмәттәшлек итү турындагы мәгълүматлар күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын тартты. Әлеге тармакны үстерүче эшкуарлар эшчәнлегендә дәүләт ярдәменең зур ролен дә билгеләде. Атап әйткәндә, вакытында субсидияләр бирү, модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру, тармакка белгечләр әзерләү яисә аларны укыту, әлеге бизнесны үстерү өчен күрсәтелгән башка ярдәм үз эшен ачучылар өчен зур әһәмияткә ия, диде алар.

Залның бер өлешендә авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йортларының эшчәнлеге дә тәкъдим ителгән иде. Студентларның бу өлкәгә керткән хезмәтен, аларның заманча карашын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та югары бәяләде.

Башкортстанда җитештерелгән продукт, республика бренды булырлык азык-төлек күргәзмәгә аеруча матурлык өстәде. Бездә җитештерелгән бал, бал продуктлары, ит, сөт, сырлар, казылык, кымыз һәм башка продукциянең кайберсе элекке рецепт белән эшләнсә дә, аның бүгенге заманга яраклашуы һәм чит илләрдә дә киң таралуын билгеләде Радий Фәрит улы. Чыннан да, үз продукциясен тәкъдим итүчеләр заманча технологияләр кулланып җитештергән продукттан тыш, элекке гореф-гадәтләрне күрсәтүче кул эшләрен дә алып килгән иде.

— Бүгенге күргәзмәгә килүчеләрнең эшләре сокландырды. Әмма, бу өлкәгә тиешенчә игътибар бирмибез кебек. Бездә җитештерелгән азык-төлекнең тәмен генә түгел, файдасын да күрсәтә белергә кирәк. Шул ук вакытта, җитештерүчеләр челтәренең үзара хезмәттәшлек итүен дә үстерәсе бар. Әлеге проблема тоташ илгә хас. Шуңа да бүген бездә эшләүче эшкуарларның үзара бәйләнешен булдыру һәм федераль партнерлар белән эшчәнлекне үстерү бурычын билгеләдек, — диде Радий Хәбиров.




Фото: Гөлия Гәрәева фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»