Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сез нинди бианай?

Сез нинди бианай?
26.03.2019 / Җәмгыять

Сез нинди бианай?
Нинди бианай булуыгызны белер өчен үзегезне тикшереп карагыз.


Бианай булдыгыз яисә булырга әзерләнәсез. Нинди бианай булуыгызны белер өчен үзегезне тикшереп карагыз. Уйланыр, нәтиҗәләр ясар өчен бик шәп тест бу. Һәр “әйе” дигән җавап өчен — 2 балл, “юк” дигән җавапка 0 балл куегыз.

1. Минем киленем —үсендерелгән, ялкау хатын-кыз.
2. Минем уемча, ир-егетләр өчен өйләнгәннән соң да әни беренче урында торырга тиеш.
3. Киленем өйдә берәр эш башкарганда чак тыелып торам. Эш рәтен белә торган кеше түгел ул!
4. Минемчә, бу хатынга өйләнеп, улым зур хата ясаган.
5. Киленем бөтен нәрсәне миңа каршы эшли, сөйли. Аның белән аралашканнан соң еш кына кәефем төшә.
6. Өйләнгәннән бирле улымның миңа бер генә кирәкле әйбер дә бүләк иткәне юк.
7. Яшьләр өлкәннәр сүзенә колак салырга, алар киңәш иткәнчә эшләргә тиеш дип саныйм.
8. Яшь гаилә ирнең әти-әнисе традицияләрен тормышта нигез итеп алырга тиеш. Югыйсә, ир гомер буе биек үкчә астында яшәячәк.
9. Киленем акча тота белми. Ул аны кулына алу белән туздырырга ярата.
10. Без аның белән оныкларны тәрбияләү яисә башка мәсьәләләрдә еш кына бәхәсләшеп китәбез.

Балларны кушыгыз һәм җавапларга игътибар итегез.

16-20. Сез — бик холыксыз бианай! Сез яшьләргә үзаллы яшәргә, хәтта кайвакыт хаталанырга ирек бирмисез. Киленегез улыгызга туры килмәгән хәлдә дә, аның гомерлеккә дип ясалган сайлавы белән килешегез. Шул чагында улыгыз белән араларыгыз якынаер һәм сез аңа киңәшләр белән ярдәм итә алырсыз.

8-14. Сез, бик күп бианайлар кебек үк, киленегезне өнәп бетермисез. Шулай да үзегезне кулда тота беләсез. Улыгыз моны аңлап тора һәм сезгә рәхмәтле. Киленегез белән мөнәсәбәтләрне яхшырту сездән тора. Аны ничек бар, шулай кабул итегез, улыгызны көнләмәгез. Сезнең арадагы дуслык яшьләр арасын тагын да ныгытачак кына.

0-6. Сез - искиткеч әни һәм бианай! Акыллы, сабыр һәм тыйнак. Сез киленегезне үз кызыгыз кебек яратасыз. Ул сезнең ачуны чыгармый. Киресенчә, яшьләр белән һәр очрашу сезнең өчен бәйрәм. Үзегез изге күңелле булгач, киленегез дә, улыгыз да сезне хөрмәт итәләр, яраталар.




Фото: Социаль челтәрләрдән



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»