Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Батыр рухына корбан чалынды

30.10: Батыр рухына корбан чалынды

Батыр рухына корбан чалындыКүптән түгел Тәтешле районының Кодаш авылында Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров-ның рухына корбан чалынды һәм авыл мәчетендә зур дини җыен үткәрелде.

Пулемет взводы командирының яр­дәм­чесе, өлкән сержант Әмир Сөләй­ман улы 1943 елның 23 сентябрендә салда Днепрны кичеп, фашистларның утлы ноктасын бастыра һәм 18 гитлерчыны юк итә. Шулай итеп, ул башка под­разделениеләрнең елганы кичеп, алга таба хәрәкәтен тәэмин итә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1944 елның 15 гыйнварында хәрби заданиене яхшы үтәгәне һәм каһарманлык күр­сәткәне өчен гвар­дия өлкән сержанты Әмир Хәйдәровка Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.
1945 елда фашист илбасарларын җи­ңеп кайтып, Әмир Хәйдәров Кодаш авылы кулланучылар кооперациясе рәисе, “Урал” колхозының өлкән лесничие булып эшли. Ул 1996 елның 25 ноябрендә 85 яшен­дә вафат була.
Бүген Кодаш авылының үзәк урамы Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исемен йөртә. Әмир Сөләйман улы рухына багышлап корбан чалуны авылыбызның мәчеткә һәрдаим ярдәм итеп торучы игелекле улы, “Баш­геофизи­ка” җәмгыяте башлыгы урынбасары Шамил Шәисламов оештырды. Аның хәйрия яр­дәме белән корбанга сарык чалынды һәм мәчеттә зур мәҗлес оештырылды.
Бу мәҗлестә башлап йөргән Шамил Гатуф улының әнисе Сания ханым болай диде: “Без гаиләбездән киткән барлык әрвахлар рухына да корбан чалдырдык, зур эшләр башкарганда нәзер корбаннары да еш чалабыз. Бу юлы Шамил улым корбанлыгын Бөек Ватан сугышы батыры Әмир ага рухына багышларга булды. Ходай кабул итсен”.
Мәҗлескә Тәтешле мөхтәси­бәте имам-­хатыйбы Фәнис Ну­ретдинов, Әри-баш авылыннан Фоат хәзрәт, Бәдрәштән Әмир­җан хәзрәт, Күрдемнән Мәгъдән хәзрәт һәм башка күп кунаклар килгән иде.
— Кодаш мәхәлләсендә Аллаһ ризалыгы өчен изге эшләр еш башкарыла, ел саен зурлап Корбан ашлары уздырыла, — диде Мәгъдән Атнабаев.
Югары Кодаш мәчетен җылы һәм нур­лы тотуы, шундый мәҗлесләр үткә­рүе өчен Зәви хәзрәт Нуриевка һәм аның гаи­лә­сенә ихлас рәхмәт сүзләрен юллады ул.





Басып чыгарырга



Уңганнарга уңыш юлдаш
20-07-2018 :: Җәмгыять
Уңганнарга уңыш юлдаш
Ул булмаган төбәк юк!
20-07-2018 :: Җәмгыять
Ул булмаган төбәк юк!
Каһвә исе файдалы!
19-07-2018 :: Җәмгыять
Каһвә исе файдалы!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»