Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Айныткычлар, һичшиксез, кирәк!

08.09: Айныткычлар, һичшиксез, кирәк!

Айныткычлар, һичшиксез, кирәк!“Яман гадәт — яман чир” сәхифәсенең узган чыгарылышында айныткычларны кире кайтару турында мәкалә басылган иде. Мин бу уңайдан үземнең фикерләрем белән бүлешергә булдым.

Русиядә тәүге айныткыч 1902 елда ачыла. Ә 2011 елда исә ил­дә аның соңгысы ябылды. Йөз елдан артык га­мәлдә булган учреж­дениеләр кемгәдер комачаулады. Ләкин бер ел да үтмәде, ул вакыттагы эчке эшләр министры Владимир Колокольцев төбәкләрдә гражданнарны айныту буенча учреждениеләр эшен оештырырга чакырды. Димәк, ил җитәкчелеге бу адымның хата икәнен таныды.

Ни өчен искеләрен ябарга кирәк иде икән? Хәзер яңаларын ачарга акча эзләү өченме? Ул вакыт аларны ябу, имеш тә, полицияне үзенә хас булмаган бурыч­лардан коткарып, исерекләргә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту зарурлыгы белән бәйле, диделәр. Хас булмаган бурычларны табибларның каршы килүенә карамыйча алдылар. Нәтиҗә нинди булды?

“Бүген бөтен исерек җәнҗалчыларны наркология учреждениеләренә китерәләр һәм хәзер медикларны аларның котыруыннан да сакларга туры килә. Айныткычлар Эчке эшләр министрлыгы карамагында булырга тиеш, чөнки аларның “клиентлары” — авыру түгел, ә җәмәгать тәртибен бозучылар. Ә медицина алкогольдән агулану очракларын дәваларга тиеш”, — дигән иде шул вакытны Русия Сәламәтлек саклау министр­лыгының баш наркологы Евгений Брюн.

Әлбәттә, элекке айныткычларга дәгъвалар күп иде: анда исерекләрне генә түгел, аз гына салмышларны да алып китәләр, клиентларны талыйлар, тукмыйлар һ. б. Исерек иртән кичен ни булганын хәтерләми бит, кайбер намуссыз хезмәткәрләр шуннан оста файдаланды. Икенче яктан карасаң, тукмалган һәм таланган килеш уяну кышын карда туңып, җәен батып үлүгә караганда яхшырак. Айныткычлар исерекне — үзеннән, ә җәмгыятьне аның исе­рек килеш майтарган эшлә­реннән коткара иде. Шуның өчен генә булса да айныткычларны Эчке эшләр министрлыгы структурасында ачарга кирәк.

Әгәр дә кеше айныткычка эләккәнче җәмәгать тәртибен бозса яисә юл-транспорт авариясе ясаса, аны наркологларга озату һәм суд карары белән исәпкә кую мөмкинлеген ка­рарга кирәк. Суд штраф түләтү турында карар чыгарып, ке­шене наркология дәва­ханәсендә дәвалану үтәргә мәҗбүр итәргә тиеш. Аннары судка аның уңышлы дәвалануы турын­да хәбәр җибәрергә кирәк.

Гомумән, урамда исереп яткан кешене тәүдә полиция хезмәткәре карарга, мөмкин булса, сөйләшергә тиеш. Ул аңа айнырга гына кирәкме яисә ашыгыч ярдәм таләп ите­ләме икәнен ачыкласын.

Кешене айнытырга күп кирәкми. Ә менә даими шушы хәлгә төшүчене дәвалау авыррак. Белгечләр бүгенге диспансерлар эшчәнлеген үзгәртергә кирәк, дигән фикердә. Кешене наркология учреждениесенә исәпкә кую куркыта. Бу бит уку, эшкә урнашу, водитель таныклыгы алу белән кыенлыклар туачак, дигән сүз. Әйе, хокук бозу булганда, исәпкә куярга кирәк, ә инде кеше наркологларга үз теләге белән килсә, кирәкмидер.

Гомумән, бер илдә дә наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне дәвалауның нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек түгел. Шуңа күрә Европада һәм Америкада профилактикага басым ясыйлар. Анда социаль тернәкләндерү системасы булдырылган. Эчкечегә тормыш рәвешен үзгәртергә нигезле дәлилләр китерәләр.

Русиядә әлегә бу юк. Кешене “запой”дан чыгаралар, ләкин авырлыкларны икенче юл белән җиңәргә өйрәтүче юк. Европа тәҗрибәсе безгә ике дистә ел буена алып барылган максатлы сәясәтнең генә аеклыкка китерә алуын күрсәтә. Моның өчен базардагы законсыз алкогольгә киртә куярга, медицина максатларында чыгарылган (әйткәндәй, аларның файдасы дәлилләнмәгән) спиртлы төнәтмәләрне тыярга, алкогольнең теләсә кайда теләсә кемгә сатылуын туктатырга кирәк.

Марсель УЗАМАНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хезмәт кешесенең абруе артачак
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Хезмәт кешесенең абруе артачак
Конкурс игълан ителә
Сегодня, 11:10 :: Җәмгыять
Конкурс игълан ителә
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Сегодня, 10:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Армиягә китми егетләр...
Сегодня, 10:19 :: Җәмгыять
Армиягә китми егетләр...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»