Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Җиңүчеләр кем?

17.05: Җиңүчеләр кем?

Җиңүчеләр кем?
БДУның Стәрлетамак филиалы башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультетында “Укытучымның укытучысы” дигән темага башкорт, татар һәм чуваш телләрендә очерклар конкурсы игълан ителгән иде. Республикабызның төрле районнарыннан 70 гариза бирелеп, уңышлы эшләрнең авторлары укытучылары белән университетка чакырылды.

Татар телендәге очерклар арасында укучылардан Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбе укучысы Айсылу Әхмәтова (укытучысы Альмира Кәримова), студентлардан Бәләбәй гуманитар-техник көллиятнең I курс студенты Юлиана Муллагалиеваның (Светлана Суфиянова) эшләре билгеләнде. II дәрәҗә диплом белән Стәрлетамак шәһәренең 30нчы мәктәбе укучысы Розалия Вахитова (Гөлүзә Төхвәтуллина), Федоровка районының Каралачык мәктәбе укучысы Ләйсән Усманова (Сөмбел Хәйбуллина), Октябрьский шәһәренең 18нче мәктәбе укучысы Диана Галина (Ильмира Шәйхуллина) бүләкләнде. Бәйгедә җиңүчеләрнең язмаларын республика гәзит-журналларында бастырырга, җыентык-альманах чыгарырга карар ителде.

Конкурсны йомгаклау тантанасы факультетның "Ачык ишекләр" көнендә оештырылды. Башкорт филолологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Зөһрә Сәләхова, татар һәм чуваш телләре кафедрасы җитәкчесе, филолгия фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров, башкорт һәм төрки телләре филологиясе факультеты деканы Рәйсә Илешева, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәсимә Мөкыймова һәм факультет укытучылары тырышлыгы белән чара югары дәрәҗәдә үтте.

Күп мәктәпләр яшь белгечләргә кытлык кичергән бүгенге көндә укучылар каршында укытучы һөнәренең абруе тагын бер кат исбатланды. Мәктәп тәмамларга торган балалар алдагы көнгә һөнәр сайлау уе белән мәшгуль булганда, аларга укытучы һөнәренең мөһимлеген күрсәтү бик зарур иде.
Гөлүзә ГАСКӘРОВА.
Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбе укучысы Айсылу Әхмәтованың иҗади эшен гәзит укучыларга да тәкъдим итәбез.


УКЫТУЧЫМНЫҢ УКЫТУЧЫСЫ
Мин сезгә үземнең укытучымның укытучысы турында сөйләргә телим. Ни өчен дисезме? Чөнки, укытучым Альмира Кәримова үзенең һөнәри уңышларын (ул – Башкортстанның Мәгариф алдынгысы, Русия Президенты гранты иясе, Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре) нәкъ менә Сәлимә апа Шакирова кебек бай тәҗрибәле остазы булу белән бәйли.

Укытучымның укытучысы Сәлимә Мисбах кызы хезмәт юлын 1969 елда, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, Кушнаренко районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Шаян холкы, житезлеге, булдыклылыгы белән аерылып торган яшь укытучыны балалар бик ярата. Ул шушы вакыттан ук укытучы эше үзенең язмышы икәнен аңлый һәм бу юлдан һич тайпылмаячагына ышана.

Кушнаренко яклары матур, кешеләре ягымлы, балалары бик акыллы булса да, Сәлимә Мисбах кызы күңеле белән үзенең туган ягына тартыла һәм тиздән ашкынып-дәртләнеп Ярмәкәйгә кайта. Аны мәгариф бүлегенә методист итеп алалар. Ул елларда Сәлимә Мисбах кызы читтән торып БДУда филология факультетының татар бүлегендә дә белем ала. Кадрлар җитмәү сәбәпле, аны 1973 елда Иске Сүлле сигезьеллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. Ә инде 1982 елдан 2009 елга кадәр ул безнең Иске Турай мәктәбендә балаларга ана теле һәм әдәбияты серләрен төшендерә. Сәлимә апабыз, һөнәренә тугры калып, кырык ел дәвамында балаларда туган телгә сөю тәрбияли. Шушы дәвердә төрле стендлар, плакатлар әзерли, методик әдәбият туплый. Мәктәптә “Әдәбиятчы” түгәрәге оештыра. Укучылар белән бергәләп әдәби-музыкаль чаралар үткәрәләр, язучылар иҗатына багышланган стена гәзитләре чыгаралар, альбомнар әзерлиләр, халкыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган кичәләр оештыралар, әсәрләр сәхнәләштерәләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаләләр язалар.
Сәлимә Мисбах кызы һәрвакыт үз өстендә эшли, иҗади эзләнә, үзенең һөнәри осталыгын күтәрә, гәзит-журналларга мәкаләләр язарга да өлгерә. Республика һәм төбәк семинарларында, конференцияләрдә актив катнаша, белемен, сәләтен камилләштереп тора, район масштабындагы ачык дәресләрдә үзенең бай тәжрибәсе белән уртаклаша. Озак еллар Ярмәкәй районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Үзенең укучыларында да татар теленә сөю һәм хөрмәт тәрбияли: алты укучысы республика олимпиадаларында җиңү яуласа, бер укучысы – Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова, Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча үткән төбәк олимпиадасында катнашып, ике ел рәттән җиңүче булды. Аның ике дистәгә якын укучысы, югары уку йортларын тәмамлап, гомерләрен тел-әдәбият укытуга багышлаган, ә дүрт укучысы журналист һөнәрен сайлаган.

1999 елда Сәлимә Мисбах кызына Башкортстан Республикасының Мәгариф алдынгысы дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 2007 елда ул “Мәгариф” милли проекты кысаларында Русия Президенты грантына лаек була.
Минем укытучым Альмира Тәлгать кызы аның эш осталыгына өйрәнеп, аңа охшарга тырышып эшли башлый да инде. Шушы күркәм холыклы, югары белемле, бала җанлы һәм киң күңелле шәхес минем укытучымның иң яраткан, хөрмәт иткән һәм бүгенге көндә дә юлын яктыртып торучы остазына әверелә. Альмира апа – искиткеч гади, кече күңелле укытучы. Аның белән уй-хисләреңне, кичерешләреңне уртаклашып, сорауларыңа җавап таба аласың.

Мин дә остазларым үрнәгендә яшим. Тырышып укыйм, эшемне җиренә җиткереп башкарам, куйган максатыма ирешергә тырышам. Мәктәптә һәм районда үткән олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашам. Өч ел рәттән районда татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда, эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгеләрендә призлы урыннар яуладым. Әлегә минем төп эшем – уку, чыгарылыш имтиханнарына яхшылап әзерләнү. Әйткәндәй, сайлаган имтиханнарымның берсе – татар теле, чөнки мин ана телен чын күңелдән яратам һәм аның бөтен нечкәлекләренә төшенәсем килә. Бәлки мин дә киләчәктә, үземнең укытучыларым кебек, балаларга аң-белем өләшермен, туган телемне саклауга үз өлешемне кертермен.
Айсылу ӘХМӘТОВА.
Иске Турай мәктәбенең
9нчы сыйныф укучысы.
Ярмәкәй районы.





Басып чыгарырга



100 балл җыючыга-100 мең сум!
13-07-2018 :: Мәгариф
100 балл җыючыга-100 мең сум!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»