Яңа заман яңа бурычлар куя
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа заман яңа бурычлар куя

10.08: Яңа заман яңа бурычлар куя

Яңа заман яңа бурычлар куяРеспублика вузларының абруен күтәрү өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәк?

Раил ӘСӘДУЛЛИН,
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт
педагогия университеты ректоры


Төбәкләрнең югары мәктәбе мәгариф системасына яңалыклар кертү кирәклеге һәм, проект эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерү үрнәгенә ярашлы, тупланган бай тәҗрибәне саклап калу арасында уртак фикергә килү өчен эзләнүләр юлында.

Әлеге мәсьәләне хәл итүдә без нәрсәләр белән очраштык? Оптимальләштерү процессы, мәгариф таләпләре үзгәрүе, федераль дәүләт мәгариф стандартлары яңаруы, Русиянең Болонья Конвенциясенә кушылуы, мәгарифне оештыру һәм аңа идарә итү юнәлешләрен үзгәртү, Бердәм дәүләт имтиханын кертү... Бу кертелгән үзгәрешләрнең тулы исемлеге түгел әле. Мәгариф өлкәсенә даими рәвештә кертелеп торучы яңалыклар ил университетлары арасында көндәшлек тудырды һәм төбәк вузларын үз эшчәнлеген төптән үзгәртергә мәҗбүр итү генә түгел, базар таләпләре, төбәкнең кадрлар ихтыяҗы файдасына профильле өлкәдән читкә тайпылырга мәҗбүр итте.


Иң яхшы абитурент­ларның читкә китүенә (әйткәндәй, үткән елларда ул аларның гомум исә­беннән 40 процент тәшкил итте), вузларны финанс­лар белән тие­ш­ле дәрә­җәдә тәэмин итмәүгә карамастан, Башкортстан вузлары Русиянең әйдәү­че университетлары арасында аерым урын тота, ул эш бирүчеләрнең катгый таләпләре һәм санлы икътисад прин­ципларын гамәлгә ашыру шартларында югары сыйфатлы белгечләр әзер­ләүне тәэмин итә.
Башкортстан вузлары эшчән­леген мони­то­ринглауның югары күр­сәт­кечләре, абитуриент­лар һәм аларның ата-аналарының безгә карата ышанычы артуы моны исбатлый. Әйдәүче пред­приятие­ләрнең һөнәри әзерлек процессына актив кушылуы да шатландыра. Алар белем бирү про­граммаларын һәм сту­дент­лар өчен индивидуаль укыту юнә­лешлә­рен булдыруда катнаша. Терри­торияне үстерү механизмы буларак, университетларга бүленгән игътибар ХХ гасыр урталарында илнең дәүләт сәясәтендә озайлы икъ­тисади уңыш нигезен тәшкил итүче кеше ка­питалы үсешенә басым ясалуга бәйле. Соңгы унъеллыкларда алдынгы һәм үсешеп килүче илләр югары белем бирүгә финанс чыгымнарын арттыра башлады. Моннан тыш, югары белем алуга шәхси финанс салулар саны да арта – гамәлдәге икъ­тисади хәлдә кеше капи­талына шәхси инвес­ти­цияләр кирәклеге нор­мага әверелде. Бу яктан республика вузларына Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте тарафыннан аерым игътибар бүленә. Социаль партнерлар югары мәктәп өчен бурыч­лар билгеләп кенә калмый, урта һәм югары белем үсешенә дә актив кушыла. Дөрес, әлегә андыйлар аз, әмма әле бу эшнең башы гына.
Абитуриентлар һәм төрле ресурслар өчен көрәш аерым белем бирү оешмаларының аерылуына, төбәкнең үсеш стратегиясе белән берлектәге эш куәтен югалтуга китерә. Идарәдәге тотрыксызлыкны кисәтеп, без вуз куәтләрен берләштердек һәм Башкортстанда беренче Чел­тәрле университет булдырып, үзара бәйләнешкә күчтек. Икенче мөһим карар – профильле вузлар җитәкчелегендә мәгариф кластерлары булдыру. Мондый ысул университет­ларның укыту-матди базасын ныгытуга акча җәлеп итүгә, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару өчен грантлар алуга, шулай ук, яңа абитуриентларны җә­леп итү проблемасын хәл итүдә урта һәм гомуми белем бирү системаларын бер­ләштерергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, белем бирү оешмаларының үзара бәй­ләнеш механизмы сис­теманың барлык элемент­ларының да озайлы үсешен төбәк һәм федераль дә­рәҗәдә тәэмин итә.
Кабул ителгән карарлар барлык проблемаларны да хәл итү чарасы булып тормый. Бүген көнүзәк булган алтынчы технологик уклад яңа доминанталар игълан итә, ә аларга ирешү өчен ил һәм төбәк ярдәме кирәк. Башкортстан вузларына сәнәгать тармагы үсешкән төбәкләрнең уку йортлары белән көндәшлек итүе авыр. Башкортстан вузлары Ректорлар советы һәр уни­верситетның эшчәнлек нәтиҗәлелеген мониторинг күрсәткечләре буенча гына түгел, төбәк икътисады үсешенә керткән өлеше буенча да бәяләү турында карар кабул итте. Мондый ысул ярдәмендә без республика башкарма власть органнары белән үзара файдалы мөнәсәбәт урнаштырдык. Әмма безнең эшчәнлек икътисад ихтыя­җы таләпләренә, аеруча хезмәт базарын югары һәм урта һөнәри белемле бел­гечләр белән тәэмин итүгә һаман да булса җавап бирми.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кайбер чыгышларында яшьләрнең республикадан читкә китүе өчен вузларны кискен тәнкыйтьләде. Хәлне анализлау, бюджет урыннары саны тотрыклы булмавы аркасында, республика вузларына укырга керүнең авыр булуын күрсәтте. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, халык исәбе һәм икътисади торышы буенча бер-бер­сенә якын булган Идел буе федераль округының 4 төбәген – Самара өлкәсе һәм Пермь, Татарстан һәм Башкортстанны чагыштырсак, республика вузларына бюджет урыннары аз бирелүен күрәчәкбез. Халык исәбе буенча республика алда әйтеп үтелгән тө­бәкләр арасында лидерлар сафында. Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше яши. Шул ук вакытта бакалавриат һәм белгечлек буенча көндезге бүлектә уку программаларында бюджет урыннары саны, республи­каның 1000 кешесенә исәпләгәндә, Пермь төбә­генә караганда – 29, Самара өлкәсенә караганда 31 процентка азрак, Татарстан белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк. Кызганычка каршы, безнең кабул итү буенча контроль саннарны арттыру турындагы гаризаларыбыз игътибарсыз кала. Моннан тыш, аспирантурага да бюджет урыннары саны кискен кимеде. Нәтиҗәдә, яшь галимнәр агымы тукталды, моңа бәйле аларның составы картайды. Соңгы биш елда фән доктор­ларының уртача яше – 6 елга, фән кандидатларыныкы 5 елга артты. Әгәр дә без вузларда яшь бел­гечләрнең фәнни тикше­ренүләренә карата дәрт­ләндерү чарасын саклап кала алмасак, бу тенденция дәвам итәчәк.
Әлеге мәсьәләләр тик­шерелүче зур киңәшмә­ләрдә төбәк вузларының гаризалары игътибарга алынмый.
Бюрократик тоткарлык вузларны үстерү юлында очраган каршылыкларны бетерүгә комачаулый. Ил Президенты Владимир Путин бу турыда берничә тапкыр белдергән иде инде. Шуңа күрә вуз ректорларына республика файдасына өстәмә дәлилләр эзләргә туры килә, ә алар арасында иң мөһиме – актив инновацион эшчәнлек исәбенә университетларның рейтингын күтәрү. Моның өчен зур куәт тә бар. Монда, беренче чиратта, квалификацияле кадрлар турында сүз бара. Бүген бу – вузга белемле идарә итү, эш бирүчеләр белән нәтиҗәле мөнәсәбәт, кызыксынган барлык партнерлар белән дә үзара бәйләнеш булдыру исәбенә файдаланылырга мөмкин иң кыйммәт ресурс. Вуз фәнен үстерүгә аерым игътибар бүлү мөһим. Русия­нең Мәгариф һәм фән министрлыгын реформалаштыру төбәк һәм ил икътисады мәнфәгатьләрендә комплекслы фәнни тикше­ренүләрне үстерү өчен академик институтлар белән яңа мөнәсәбәтләр булдыруны таләп итәчәк.
Югары белем бирү системасының “бюрократик йөкләнешенә” кире кайтып, бер мисал китерәм. Күптән түгел республиканың әйдәү­че вузларының берсе – Уфа дәүләт авиация техник университеты – аккредитация үтте һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәт­челек буенча федераль хезмәткә 1,5 миллион биттән торган хисап тапшырды. Һәрбер белем бирү программасын аккреди­тацияләү күп акча таләп итә, икенче төрле әйткәндә, миллионлаган сумнар вузларның укыту-матди базасын үстерүгә түгел, ә отчет төзүгә тотыныла. Күптән түгел үткән Русиянең Ректорлар берлеге советы утырышында дөнья һәм дәүләт рейтинг­ларында югары урын биләүче һәм белгеч­ләре илнең хезмәт базарында ихтыяҗ белән файдаланылучы университетларга аккредитация үтүне гади­ләштерү турында тәкъдим кертелде. Мондый вузларны эшчәнлеген яңа башлаган университетлар яисә шәхси белем бирү оешмалары белән бер рәткә кую максатка ярашлы түгел. Бүген вуз тәмам­лаучы­ларның әзерлек сыйфаты түгел, ә уку йорты эшчән­легенә кагылышлы документлар бәяләнә дигән уй туа.
Бүген Русиядә вузлар эшчәнлеген аеру өлкәсендә мәгариф сәясәте югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Төрле таләпләргә ярашлы, федераль, дәүләт, тикшеренү, терәк вузлары инновацияне үстерү үзәк­ләре буларак оештырылды. Ил бюджетыннан аларны үстерүгә, инфраструктурасын формалаштыруга күп акча бүленә. Әлеге дәүләт башлангычы Русиянең югары мәктәбе абруен күтәрүгә юнәлтелүен яхшы аңлый­быз, әмма шул ук вакытта алдынгы вузлар тарафыннан төбәк мәгариф оешмаларын үстерүдә ярдәм итүләренә исәп тотабыз. Кызганычка каршы, безнең ниятләр тулы күләмендә акланмады.
Хәзер безнең республикада Русиянең терәк вузы булуы шатландыра. Бу статус узган елда Уфа дәүләт нефть техник университетына бирелде. Безнең коллегалар Башкортстанның югары белем бирү абруен күтәрә алыр дигән ышанычта калабыз. Аларның үр­нәгенә республика профессорлары, укытучылары, белгечләре дә иярер. Республика вуз­ларының фән­ни-мәгариф куәте югары дәрәҗәдә, әмма аны га­мәлгә ашыруның икътисад һәм җитештерүнең заманча юнәлешләренә туры килүче төрләрен табарга кирәк.
Әлеге вакытта Русиянең мәгариф системасына электрон белем бирү төре кер­телә. Ачык мәгариф мәй­дан­чыгы төрендә куәтле мөмкинлек бар. Аның эшен­дә барлык белем бирү оешмалары да катнаша ала. Әмма openedu.ru дәүләт програмасын файдаланганда төбәк вузлары төп һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, финанс каршылыклары белән очраша. Мәйдан­чыкка курсларны уйлап табучы сыйфатында керү зур финанс чыгымнары таләп итә. Саннар үзләре үк сөйләп тора. Беренче минималь взнос күләме 500 мең сум тәшкил итә һәм киләсе һәр елга 300 мең сумга төшә. Курсларның ким дигәндә 3 ел катнашуы өчен ел саен зур чыгымнарны күзаллый. Әле бу аның мәйданчык исем­легендә торуы өчен генә. Бу — төбәк вузлары өчен үти алмаслык тариф планы. Шул ук вакытта мәгариф процессында урнаштырыл­ган онлайн-курсларны файдалану шартлары һәм тәртибе бирелмәгән. Бу җаваплы структур подраз­делениеләр эшчән­леге сыйфатын төшерә. Әлеге шартларда республика вузлары электрон мәгарифнең төбәк платформасын булдыру турында карар кабул итте. Әлеге вакытта онлайн-курслар банкы туплана. Бу юнәлеш буенча күп эш башкарылса да, без зур үзгәрешләрнең башында гына әле. Югары белемнең сыйфатын һәм нәтиҗә­ләрен тануга бәйле норматив-хокукый мәсьәләләрне тиз арада хәл итү мөһим.
Башкортстан – Русиянең әйдәүче һәм тотрыклы үсешкән төбәкләренең берсе. Соңгы берничә елда республикада, башка төбәк­ләрдәге кебек үк, зур халыкара чаралар – ШОС һәм БРИКС саммитлары, Евразия гуманистик форумы һәм башкалар үтте. Колачлы вакыйгалар ярдәмендә республика, ил тормышының эшлекле, мәдәни һәм фәнни үзәге буларак, үз позициясен ныгытты. Бу эшчәнлек безнең вузларда белем алу өчен чит ил гражданнарын актив җәлеп итә. Бүген республика университетларында, әзерлек бүлекләре курсларында һәм өстәмә белем бирү программаларында укучы аспирантларны исәпкә алмыйча, көндезге бүлектә 3 меңнән артык чит ил гражданы укый. Бу сан өч ел эчендә ике тапкыр артты. Чит ил студентлары исәбе һәм җәлеп ителгән акчалар күләме буенча республика лидер төбәкләр исемлегенә керә. Ә Уфа дәүләт нефть техник университеты чит ил гражданнарын укыту саны буенча Русиянең 30 вузы арасында. Узган елда Башкортстан вузлары мәгариф хезмәт­ләре экспорты ярдәмендә 200 миллион сум җәлеп итте.
Әмма бүген чит ил гражданнары өчен уңайлыклары булган тулай торакларда урыннар җитми. Башкортстанда соңгы тулай торак 32 ел элек төзелгән, ә статистика мәгълүматлары буенча, биналарның күпчелек өлеше 50 ел элек файдалануга тапшырылган. Тулай торакларда һәрвакыт чис­талык һәм тәртип булуга карамастан, биредә тормыш шартлары заман таләпләренә җавап бирми.
Чит ил студентлары Русиядәге белем бирү сыйфатыннан канәгать, әмма Башкортстан вузлары өчен тулай тораклар җитешмәү мәсьәләсе ачык кала. Республика Хөкүмәте безгә төзелеш өчен җир участоклары һәм аерым финанслар бүлеп ярдәм итә. Әмма исәпләүләр күрсәтүенчә, бүген без заманча университет шәһәрчеге төзерлек хәлдә түгел. Әлеге мәсьә­ләне тиз арада хәл итәргә кирәк, чөнки университетларда чит ил студентлары саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта чит ил гаржданнарына мәгариф хезмәт­ләре күрсәтү, шулай ук, аларның уңайлыклары өчен шартлар булдыру халыкара аренада дәүләтнең абруе һәм статусын билгеләүче төп инструмент булып тора. Без, үз чиратыбызда, илгә чит ил студентларын күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз.
Һичшиксез, төбәк вузлары урындагы һәм ил икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Гамәлдәге проблемаларны исәпкә алып, югары белем бирү оешмаларына яшь белгечләргә һөнәри белем бирүдә, ти­рәнтен һәм гамәли тик­шеренүләрне оештыруда, эшкуарлыкны үстерүдә эшчәнлеген активлаштыру кирәклеген аңлыйбыз. Эре предприятиеләр безгә социаль партнерлыкның яңа төрләрен эзләүдә ярдәм итәр дип ышанабыз. Аларның ярдәмендә вузлар эшчәнлеге яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәреләчәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»