Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Базытамак мәктәбе!” дигән даны бар

“Базытамак мәктәбе!” дигән даны бар
10.08.2018 / Мәгариф

“Базытамак мәктәбе!” дигән даны барУкытучыларның август киңәшмәсен каршылап...

Илеш районының алдынгы мәгариф учреждениесе Русия күләмендә танылды.

Базытамак урта мәктәбен татар теле һәм әдәбияты укытылучы Русия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Бу аңлашыла да, чөнки биредә “Татар теле һәм әдәбияты буенча Ел укытучысы-2017”, туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе Илмера Ахунова эшли. Билгеле инде, Русия күләмендә танылган мәгариф хезмәткәре эшләгән мәктәп һич кенә дә начар була алмый.


Бүген Базытамак мәктәбендә Мари Мәнәвезе, Татар Мәнәвезе, Ташкичү, Иске Нәдер, Яңа Нәдер, Бәләкәй Тәҗәй, Кызыл Йолдыз, Әтәч, Базытамак авылларыннан 130 бала белем ала. Алар арасында, татар һәм башкортлардан тыш, урыс, мари, удмурд һәм үзбәк милләтеннән булган балалар да бар. Аларга 18 мәгариф хезмәткәре белем бирә.
Укучылар ел дәвамында укытучыларын төрле олимпиадаларда-конкурсларда яуланган уңышлары белән сөендерә. Узган уку елында, мисалга, район һәм республика күләмендәге 28 төр конкурста призлы урыннарга лаек булганнар. Мисалга, “Мин республикамны җырлыйм” дип атал­ган иншалар конкурсында 8нче сыйныф укучысы Нурия Ахунова, Бүздәктә узган “Халиков укулары”нда 7нче сыйныф укучысы Азамат Миңнуллин җиңүчеләр булган.
Укуда гына түгел, спортта да районда алда бара Базытамак мәктәбе укучылары. Бигрәк тә баскетбол, мини футбол, чаңгы ярышларында призлы урыннар гына алалар. Нәтиҗәдә, узган уку елында спорт ярышларында яуланган урыннар саны буенча, Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге мәктәптән кала, алар икенче урында килә.
Базытамак мәктәбендә бакча яны участогы да уңышлы эшли. Биредә нинди генә җимеш агач-куаклары, чәчәкләр, яшелчәләр үсми! Уку елы дәвамында ашханә өчен барлык яшелчә-җимешне укучылар һәм укытучылар үз куллары белән үстерә һәм хәзерли. Ул гына да түгел, җиләк-җимеш сатып табыш та ала. Үзләре эшләп тапкан акчаны алар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын гамәлгә ашыруга, олимпиадаларга, конкурсларга, ярышларга баруга юл чыгымнарына, мәктәпкә ремонт ясауга тотына.
Мин килгәндә Базытамак мәктәбендә ремонт тәмамланган иде инде. Кабинетларның һәркайсы ялт итеп тора: түшәмнәр агартылган, диварлар якты һәм ачык төсләргә буялган. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп укучыларны каршы алуга яхшы итеп әзерләп куелган. Шушы көннәрдә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында мәктәпнең икенче катының тәрәзәләре еврога алыштырыла башлаячак, бу эшләр 1нче сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк икән.
— Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин мәгариф учреждениеләрен үстерүгә зур игътибар бүлә. Ел саен районда мәгариф учреждениеләре яңартыла, яңалары төзелә. Безнең мәктәп тә игътибардан читтә калмый. Мәгариф учреждениеләре директорларының күптән түгел узган киңәшмәсендә Илдар Иршат улы якын киләчәктә безнең мәктәп казанлыгының да яңартыла­чагын белдерде, — ди мәктәп директоры Илсөяр Сабирҗанова.
Яңа уку елы башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Укучылар инде бүген үк мәктәпләргә килергә ашкына, чөнки биредә аларны йөрәкләрен балаларга ярып бирергә әзер укытучылары, алар үткәргән кызыклы дәресләр, күңелле сыйныфтан тыш чаралар, берсеннән- берсе кызыклырак ачышлар, яңа җиңүләр көтә.
Базытамак мәктәбен бүген “Иң-иң”нәр мәктәбе” дип тә әйтеп була. Чөнки биредә үз эшенең остасы булган укытучылар эшли, иң тырыш укучылар белем ала. Киләчәктә дә шулай булсын, мәктәп балаларның шат тавышларыннан гөр килеп торсын, киләсе уку елы да базытамаклылар өчен уңышлы булсын иде.

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»