Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәгълүмат ташкыны һәм мәктәп: ничек батмаска?

Мәгълүмат ташкыны һәм мәктәп: ничек батмаска?
31.08.2018 / Мәгариф

Мәгълүмат ташкыны һәм мәктәп: ничек батмаска?Стәрлетамак шәһәрендә укытучылар җыены үтте.

Стәрлетамак шәһәре укытучылары август киңәшмәсе алдыннан мәгариф форумына җыелды. Шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге оештырган бу чара инде традициягә әверелде – быел 9нчы тапкыр узды. Аны укытучылар, укучылар көтеп ала. Яңа уку елына әзерлекне барлау, җәйге ялдан соң үзеңне уку, хезмәт дулкынына көйләү өчен менә дигән җыен ул. Шәһәрнең 31, 32, 33, 11 санлы мәктәпләре, 2, 7, 10, 94 санлы балалар бакчаларында 76 мәйданчык эшләп, аларда 4 меңгә якын педагог, “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр, дәреслек авторлары, журналистлар һәм башкалар катнашты. Мәскәү, Самара шәһәрләреннән, Пермь краеннан кунаклар бар иде.


Һәр елны – яңалык!

Ел да ниндидер яңалык табу, үзгәрү-үсү, заман белән бер сулышта яшәү максаты куя стәр­летамаклылар. Быел, мәсәлән, форумның беренче көнендә Мәскәү кунаклары, үз һөнәренең остасы булган “ел укытучылары” белән аралашу мөмкинлеге булды. Матбугат конференциясен ачып, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Шитикова, укытучы хезмәтенең үзәгендә һәрвакыт укучы тора, дип билгеләп үтте. “Безнең максат – укучы балага ярдәм итү, аңарда үз-үзенә ышаныч, тормышка уңай караш булдыру, аны җәмгыятькә кирәкле, мәгълүмат ташкынында югалып калмаслык шәхес итеп тәрбияләү”, – диде ул. Башкала кунаклары исә – мәгълүмат дулкынының мәктәпләргә кагылышлы өлешен ниндидер дәрәҗәдә көйләүчеләр. Алар арасында дәреслекләр, уку кулланмалары нәшер итүче “Просвещение”, “Академкнига/Учебник”, “Русское слово”, “Российский учебник”, “Яндекс” һәм башка оеш­маларның хезмәткәрләре бар иде.

Укытучы – турист, бала – аборигенмы?

Төп игътибар үзеннән-үзе электрон дәреслекләр һәм кушымталарга юнәлде. Кәгазь дәрес­лекләргә алмашка аларның электрон төре килә, дигән фикерләр яңгырады. Чынлап та, гадәти дәрес­лекләр тәкъдим иткән мәгълүмат, мисалга, Интернеттагы мәгълүмат белән ярыша алмый. Әйтик, тарих укытучысы, элеккечә, параграф укырга, фәләненче абзацны ятлап килергә куша, ди. Ә укучы смартфон, я ноутбук төймәләренә баскалый да, ул темага кагылышлы әллә күпме энциклопедик мәгълү­мат таба, фотолар, хәтта кинофильмнар карый ала. Кунакларның берсе әйтүенчә: “Укытучылар бүген электрон технологияләр илендә – туристлар, ә балалар – аборигеннар. Яшь буын яңалыкны тизрәк, җиңелрәк үзләштерә, ә укытучы әхлакый яктан да, техник яктан да әзер булмаска мөмкин, ягъни укытучылар үзләре ярдәмгә мохтаҗ”.
М. В.  Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты доценты Александр Грачев исә дәреслекләрнең кәгазь, я электрон төрдә булуына караганда, тәүдә аларның эчтәлегенә игътибар итәргә чакырды. Электрон дәреслек дип тәкъдим ителгән проектлар, гадәттә, кәгазь дәреслекләрдән күчереп алынган ПДФ-файллар булып чыга; чын электрон дәреслек “тере булырга”, сораулар бирә белергә, белемне тикшерә алырга тиеш. Ә бүген исә шундый хәл күзәтелә: дәреслекләр никадәр күп булган кебек, алардагы хаталар, җитешсезлекләр дә шулай ук бихисап.
Ничек кенә булмасын, заман алга бара, электрон технологияләр тормышыбызга һәм мәктәпкә дә бик күп уңайлыклар алып килә. Мисалга, матбугат конференциясендә балалар бакчалары өчен “Мозаика” электрон планлаштыру журналын әзерләгән нәшриятка рәхмәт белдерүчеләр булды.

Туган телгә урын бармы?

Мине, милли нәшрият йорты вәкиле буларак, шундый сорау борчый иде: форумда милли телләргә игътибар булырмы? Гомумән, мәктәптә туган телләрне нинди язмыш көтә? Сәяси һәм технологик үзгәрешләр сикәлтәләрендә милли телләр мәктәп арбасыннан төшеп калмасмы? “Яндекс” вәкиле Евге­ний Лурьега шундый сорау юлладым: “Сезнең компания җитеш­тергән продуктлар арасында милли телдәгеләре, аерым алганда, татарчалары бармы?” “Игътибар итсәгез, “Яндекс” татарчадан урысчага һәм урысчадан татарчага тәрҗемә ясау мөмкинлеге бирә, – диде ул. Тәрҗемә сыйфаты аксыйдыр да, бәлки, ләкин без аны булдыруыбыз белән чиксез горурланабыз. Татарча дәреслекләр, кушымталар исә – киләчәк эше”.
33нче мәктәп алдында оештырылган ачык һавадагы күргәзмәдә туган телләрнең онытылмавы шулай ук күңелгә сары май булып ятты. Анда һәр мәктәп үзе махсуслашкан профильне гәүдәләндергән иде. Кан басымыңны үлчәтеп алырга була, химик реакцияләрне күзәтергә, оркестр тыңларга, китапларга күз салырга... Менә – башкорт милли киемендәге укучылар... Ә менә монда – Стәрлетамакның 5нче гимназиясе стенды, өстәлдә – татар теле дәреслекләре. Гимназия вәкилләре Оксана Николаева, Ләйсән Хәкимова, Айгөл Азнаева әйтүенчә, гимназиядә туган телләрне укытуга игътибар зурдан. Бу гимназия – электән үк татар телен укыту буенча база мәктәбе, “Ибраһимов укулары” да биредә үтә. Үткән елдагы казанышлары –татар теле укытучысы Илүзә Әхмәтьярова, 8нче сыйныф укучысы Илдан Фәхретдинов, БДПУ студенты Зөлфирә Халитовадан оешкан команда М. Акмулла исемен­дәге БДПУда үткән “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсында икенче урын яулаган.
Ә инде 32нче мәктәпнең актлар залында башкорт һәм татар телләре укытучылары өчен махсус “түгәрәк өстәл” эшләде. Анда “Башкортостан укытыусыһы” һәм “Тулпар” журналлары, “Ашкадар” гәзите вәкилләре чыгыш ясады. Башкорт теле укытучылары гаилә кыйм­мәтләренә багышланган дәрес-презентация күрсәтте. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, җитәкчеләр, укытучылар һәм ата-аналар бердәм булып тырышканда гына мәктәптә туган телләр саклана ала. Туган телләрнең әти-әни кебек якын, кадерле булуы, аларның һәркайсын туган телне хәзинәдәй күреп саклау кирәклеге билгеләнде.

Ата-аналар – таяныч

Форумның беренче көне мәк-тәп, өстәмә белем бирү һәм мәк­тәп­­­­­кәчә белем бирү проблемаларына багышланып, укытучылар һәм тәрбиячеләр чакырылган кунак­ларның чыгышларын тыңлап, тәҗрибә уртаклашса, икенче көнне чарага ата-аналар җәлеп ителде.
Ата-аналар форумы Стәрле­тамакта беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, анда 500гә якын ата-ана катнашты. Иҗат һәм спорт мәйданчыкларыннан, хәйрия акция­ләреннән тыш, чарада балаларга медицина-психология консультациясе алу мөмкинлеге булдырылды, балалар бакчасына яраклашу, БДИ тапшыру, һөнәр сайлау, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләргә ярдәм итү һәм башка бик күп юнәлешләр буенча эчтә­лекле семинарлар, презен­тацияләр, күргәзмәләр, күре­некле шәхесләр белән очрашулар, шахмат турниры оештырылды. “Стәр­летамак әтиләре” клубы да эшли башлады. Ягъни Стәрле­тамак шәһәре педагоглары ата-аналар белән дустанә мөнәсәбәт урнаш­тыруның мөһим­леген аңлап эш итә. Дәүләт мәктәпнең уң канаты булса, ата-аналар – тагын берседер.

***

Форум тәмамланды. Стәрлета­мак укытучылары үзләрен төрле рольләрдә сынап карады. Аудитория белән эшләү, коллегалар белән аралашу, үзеңнең хезмәтеңне матур итеп күрсәтү, хәтта ки кунакларны каршылау – үзе бер осталык дәресе. Чара тәмамланса да, укытучыларның төп эше башлана гына. Август конференциясеннән соң белем йортлары ишекләре киң ачылачак. Белем бирүчеләргә һәм алучыларга яңа уку елы өр-яңа уңышлар алып килер, дип өмет итик.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Сегодня, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»