Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Август киңәшмәсенә меңнән артык педагог җыелды

Август киңәшмәсенә меңнән артык педагог җыелды
31.08.2018 / Мәгариф

Август киңәшмәсенә меңнән артык педагог җыелдыТуймазыда үткән укытучыларның август киңәшмәсенә педагоглар, ата-аналар, җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелган иде. Пленар утырышта республиканың финанс министры Рида Собханкулова, мәгариф министры урынбасары Филюс Минәҗев, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү буенча комитеты рәисе урынбасары Наил Гыйззәтуллин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Ахунов, “Башнефть” компаниясенең власть органнары белән бәйләнешләр буенча директоры Рушат Сәетов катнашты.

Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов үзенең чыгышында рйонның мәгариф системасы эшчәнлеген анализлады, киләчәккә максат-бурычлар билгеләде.

Белем бирүгә юнәлтелгән чыгымнарның югары булуын әйтеп үтте ул. 2017 елда мәгариф учреждениеләрен үстерүгә 1 миллиард 553 миллион сум акча юнәлтелгән. Бу - район бюджетының 39,5 проценты.

Нәтиҗәдә, мәгариф оешмаларының сыйфат күрсәткечләре үсеш алган. Район мәктәпләте ел саен рейтингларда югары урыннар ала.

Туймазы 7нче мәктәбе "Ел учреждениесе-2017" исеменә лаек булды, шулай ук "Русиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы" гомумдәүләт мәгариф программасының "Русиянең 100 иң яхшы мәгариф учреждениесе" исемлегенә керә.

Серафимовка 1нче мәктәбе Нева Мәгариф Ассамблеясе конкурсы лауреаты булуга ирешкән.

Август киңәшмәсенә меңнән артык педагог җыелды


Район мәгариф оешмаларында һөнәри әзерлеккә һәм өстәмә белем бирүгә игътибар зур. 2018-22 елларга "Алтын куллар" индустриаль мәктәбе булдыру - әлеге юнәлештәге мөһим проектларның берсе. Сынау проектында Туймазы индустриаль колледжы, БДУның инженер факультеты, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм беренче тапкыр шәһәрнең 18, 20, 24нче балалар бакчалары катнаша. Балалар өчен шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр оештыру - һөнәри юнәлеш бирү ысулларының берсе.

Мәктәпләр район территориясендә урнашкан һөнәри белем бирү учреждениеләре белән тыгыз бәйләнештә. Быел юридик колледж студенты Айдар Закиров мәгълүмат технологияләре өлкәсендә "IT-Планета" халыкара олимпиадасында җиңде. «WorldSkills Russia» бөтенрусия һөнәри осталык чемпионатында Тимур Фурагуловка тиңнәр булмады.

Быел җәй районда балалар һәм үсмерләрнең 98 проценты оешкан төстәге ялга җәлеп ителгән.

Узган уку елы йомгаклары буенча 54 чыгарылыш сыйныф укучысы "Укуда аерым уңышларга ирешкән өчен" Русия медале белән бүләкләнгән һәм республика, илебез югары уку йортларына укырга кергән.



Фото: Туймазы районы хакимияте сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»