Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уку елы кайда кайчан башлана?

Уку елы кайда кайчан башлана?
31.08.2018 / Мәгариф

Уку елы кайда кайчан башлана?
Башлангыч һәм урта уку йортлары системасы барлыкка килү XVIII гасырга барып тоташа.


Аларны реформатор патша Петр I булдыра. Ләкин ул, төгәл кеше булуына да карамастан, уку йортларында дәресләр башлануны бер датага билгели алмый. Ул вакыттагы рәсми документларда укучыларның, гадәттә, кыр эшләре беткәч, октябрь яки ноябрь айларында укырга йөри башлаулары теркәлгән.

Ә инде 1980 елдан 1сентябрь бәйрәм көне буларак билгеләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1984 елның 15 июнендәге указы белән Белем көне игълан ителә.

Төгәл укырга бару көне булмаган илләр бүген дә бар. Мәсәлән:
– Бөек Британия, Канада һәм АКШ мәктәпләрендә уку сентябрьнең беренче сишәмбесеннән башлана;
– Германия һәм Венгрия уку йортларының үз графигы бар. Аларда августтан сентябрьгә кадәр укырга бару каралган. Даниядә шулай ук август урталарында укый башлыйлар;
– Испаниядә, безнең XIX гасырдагы кебек, хуҗалык эшләре тәмамлангач укырга баралар. Ләкин октябрьнең береннән дә соңга калмыйлар.
– Һиндстан һәм Норвегиядә апрель аенда укый башлыйлар;
– Филиппинда июньдә, Таиландта – майда, Сингапурда гыйнвар аенда укырга юлланалар.
Ә менә Франциядә беренче уку көнен һәр мәктәп үзенчә билгели.
Грециядә – 12, ә Швециядә 17 августта укырга баралар. Грузиядә уку 17 сентябрь көнне башлана. Италиядә – 1 октябрьдә. Ә менә Австралиядә – 1 февральдә. Япониядә хәтта безнеңчә Алдау көне – 1 апрельдә.
1 сентябрьне безнеңчә Чехия, Израиль, Украина, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Төркмәнстан, Молдова, Балтыйк буе илләрендә каршылыйлар.
Ә менә Палестинада Белем бәйрәмен бөтенләй белмиләр. Шулай ук беренче сыйныф укучылары тәүге уку атнасында мәктәпкә әти-әнисе белән генә йөри. Бу – бала яхшырак күнексен, өйрәнеп китсен өчен эшләнә. Шунысы да кызыклы, беренче уку көнендә алар дәрес укымый, тик мәктәптә һәм аның тирәсендә экскурсиядә генә йөри.




Фото: visaginietis сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»