Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 15 мең сумлык... студент!

15 мең сумлык... студент!
20.09.2018 / Мәгариф

15 мең сумлык...  студент!Коммерция бүлегендә белем алучы талибка көнкүреш чыгымнарына аена кимендә шул күләмдә акча кирәк.

Танышымның улы студент булды. Республиканың иң абруйлы уку йортларының берсенә укырга керде. Максатлы юлламасы юклыктан, БДИ баллары да әллә ни югары булмаганлыктан, ул коммерция бүлегенә генә үтә алды. Әти-әнисе өчен монысы да шатлык булды. Ни дисәң дә, уллары югары уку йортына укырга керде...


Тик, белүемчә, аларда: “Улыбыз студент булды!” дигән шатлыклы эйфория озакка бармады. Беренчедән, уку йортының тулай торагы юк булып чыкты. Шунлыктан фатирга түләп тору мәсьәләсе алгы планга чыкты. Танышларым август башыннан ук Уфа буйлап фатир эзләргә тотынды. Шуның өчен генә дә Уфага дүртме-бишме тапкыр барып килделәр. Бәхетләренә, уку йортыннан ерак түгел бер бүлмәле фатир таптылар. 15 мең сумга. Аннары: “15 меңне күтәрә алмыйбыз”, — дип, уллары янына иптәш егетләр эзли башладылар. Бәхет­ләренә, аларын да таптылар. Тапкач, 5 мең сум гына түлисе була, дип сөенделәр. Икен­чедән, уку елы башланганчы уку йорты кассасына 120 мең сум акча илтеп түләделәр. Өченчедән, август буена улларын киендерделәр. Кичә, кибеткә кереп барышлый, танышым каршыма очрады. Күрәм, шатлыгы белән бергә борчуы да йөзенә чыккан. Авыр сумкаларын җиргә куйды да, күңелендәге моң-зарын сөйләп китте бу:
— Дөресен генә әйткәндә, малайны укырга кертәбез дип, ыштанны сала яздык инде: ике ел буена бөртекләп җыйган акчаны уку йорты кассасына илтеп түләдек. Һәр айны хезмәт хакының бер өлешен “укуга” дип бүлеп калдыра торган булдык. Җыя белсәң, җыела икән ул акча. Ике ел дигәндә 150 мең сум тупладык. Тик бөртекләп җыйган акчабыз бик аз булып чыкты. 120 меңен уку йортына илтеп түләдек. 10 меңне алдагы 2 айга фатирга түләргә дип аерып куйдык. 15 меңенә малайны киендердек. Кулына биреп җибәрергә дип 5 меңне калдырдык. Хәзер менә икенче елга августка тагын 120 мең сум җыярга кирәк. Ирем: “Әллә соң Себергә чыгып китәргә микән?” — дип тә аптырый. Быел билне тагын да кысыбрак буарга туры килер, мөгаен. Район үзәгендә үз йортыбыз белән яшәсәк тә, моңа кадәр мал асрамый идек. Әле менә, юк акчаны бар итеп, бозау алдык. Студентка атна саен биреп җибәрергә сөте, мае, ите үзебезнеке булыр дидек. Икенче елга каз-үрдәк алырмын, дип торам. Шунсыз булмый. Продукциясе дә бик кыйммәт бит.
Кичә кич кулга калькулятор алып, ирем белән санап утырдык: малайны Уфада 1 ай яшәтер өчен кимендә 15 мең сум кирәк икән ләбаса! 5 мең — фатирга, 5 мең — ашауга, 5 мең — дәфтәр-ручка, телефон, юл, кием-салым чыгымнарга. Иң мөһиме — балакаебыз исән-сау булсын, әйбәт укысын инде... — дип тәмамлады ул сүзен.
Танышым хаклы, шушы кадәр акча түгеп укырга керткәч, иң мөһиме укысын инде уллары. Беркемгә дә сер түгел, ата-ана баласын укытыр, кеше итәр өчен соңгы тиеннәрен дә жәлләми. Хикәяттән күренүенчә, зәмһәрир салкыннары белән дан тоткан Себер якларына эшкә чыгып китәргә дә әзер ул. Балалар гына моны аңласа, тырышып укыса ярый да соң.
Танышымның артыннан сөенеп тә, кызганып та карап калдым. Тырышлыклары бушка китмәсен иде. Уллары укып, кулына диплом алсын, үзе теләгән эшкә урнашсын, аның өчен җанын ярып бирергә әзер әти-әнисенең кадерен белсен иде.

Чулпан ӘХМӘТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»