Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чиләбедә башкорт телен өйрәнәчәкләр

Чиләбедә башкорт телен өйрәнәчәкләр
20.09.2018 / Мәгариф

Чиләбедә  башкорт телен өйрәнәчәкләрЧиләбе өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә башкорт телен өйрәнүгә багышланган видеоконференция узды.

Әлеге чарада Чиләбе өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Елена Тюрина, Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Амур Хәбибуллин, Башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Рауль Асатулин катнашты.
Билгеле булуынча, Баш­кортстанның төбәктәге вәкиле һәм өлкәдәге Башкорт Корылтае башлангычы белән Чиләбе мәктәп­ләрендә башкорт телен укыту мәсьәләсе 2017 елда күтәрелгән иде. Әлеге тәкъдим төбәк губернаторы Борис Дубровскийга җитке­релде һәм аның тарафыннан хупланды. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча совет утырышында, бер генә бала башкорт телен өйрәнергә теләк белдерсә дә, без аңа бу мөмкинлекне тудырырга тиешбез, дип ассызыклады Борис Александрович.
Киңәшмәдә Баш­корт­станның Чиләбе өлкә­сен­дәге вәкиле Амур Хә­бибуллин, 2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматларына таянып, бүген балаларның бары тик 10 проценты гына (3 мең кеше чамасы) башкорт телен өйрәнү мөм­кинлеге булуын белдерде. Ә биредә башкорт телен өйрәнә алучылар саны 32 400 кешегә җитә. Алар Чиләбе өлкәсенең 26 район һәм шәһәрендә яши.
Шулай ук, Амур Хәби­буллин үзенең чыгышында башка милләт балала­рының башкорт телен өйрәнү мисалларын китерде. Башкорт телен өйрәнүче урыс милләтеннән — 1674, украиннар — 44, татарлар — 4489, казахлар 364 укучы исәпләнә.
2010 елгы халык исәбен алу буенча Чиләбедә яшәүче 161 668 баш­кортның 90645е туган телен белә.
Башкортстан вәкилләре аларның телне белүче балалары өчен республикада күрелүче чаралар — югары уку йортларына укырга керү, тел буенча олимпиадаларда, конкурсларда, грантлар алуда катнашу, яңа һө­нәрләр үзләштерү, баш­кортларның Чиләбе өлкәсендәге “Уралым” берләшмәсе вәкилләренең киңкүләм мәгълүмат чараларында, милли проектларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Конференцияне йомгаклап, Елена Тюрина балаларга һәм аларның әти-әниләренә башкорт телен өйрәнү мөмкинлеге барлыгын җиткерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Чиләбе өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрлыгы башкорт телен өйрә­нергә теләүчеләр санын махсус анкета ярдәмендә ачыклаячагын белдерде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
"Зарница" берләштерә!
Русиянең куәте һәм даны артсын!
Вчера, 10:38 :: Бәйрәм белән!
Русиянең куәте һәм даны артсын!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»