Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алдынгы педагоглар “Ел укытучысы” исеме өчен көрәшә

Алдынгы педагоглар “Ел укытучысы” исеме өчен көрәшә
27.09.2018 / Мәгариф

Алдынгы педагоглар “Ел укытучысы” исеме өчен көрәшәСанкт-Петербургта “Русиянең ел укытучысы-2018” Бөтенрусия конкурсы дәвам итә.

Педагогларның һөнәри конкурсы 24 сентябрьдә ачылды. Бәйгедә Русиянең 85 төбәгеннән килгән 85 педагог белемен, һөнәри осталыгын күрсәтә һәм “Ел укытучысы” дигән данлыклы исем өчен көрәшә.

Бөтенрусия конкурсы быел 29нчы тапкыр уздырылса да, аның 31 абсолют җиңүчесе бар. Бу кайбер елларда икешәр абсолют җиңүче булуы белән аңлатыла. Узган ел Санкт-Петербург укытучысы Илья Демаков абсолют җиңүче исемен яулаган иде. Билгеле булуынча, конкурс җиңүченең туган ягында оештырыла.

Бәйгенең беренче туры 29 сентябрьгә кадәр барачак. Бу көннәрдә конкурсантлар методик семинар һәм ачык дәресләр күрсәтә. Икенче турда 15 лауреат катнашачак, ул 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр дәвам итә. 4 октябрьдә биш призер өчен “Министр белән әңгәмә” планлаштырылган. 5 октябрьдә — Укытучылар көнендә исә “Русиянең ел укытучысы-2018” җиңүчесе билгеле булачак.

Бөтенрусия конкурсында республика данын яклаучы Уфаның 39нчы гимназиясе укытучысы Эмма Сафиуллинага уңышлар телибез.




Фото: Фото Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»