Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уку йорты – үсештә

Уку йорты – үсештә
02.10.2018 / Мәгариф

Уку йорты – үсештәБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. Төбәк җитәкчесе лабораторияләрне һәм уку сыйныфларын карады, “Университетның 70 еллыгына – 70 объект” проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, преподавательләр һәм студентлар белән аралашты.

Университетның юбилеена вузның матди-техник базасын үстерү буенча колачлы эш җәелдерелде. Лабораторияләрне җиһазлау, лекцияләр залын реконструкцияләү, биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү турында сүз бара.
Башкортстан Башлыгы юбилей уңаеннан яңартылган берничә лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Шуларның берсе – “Уфаоргсинтез” җәмгыятенеке. Ул Русиядә тиңе булмаган уникаль корылмалар белән җиһазландырылган.
Очрашу барышында Башкортстан Башлыгы университетның тау-нефть факультеты нигезендә булдырылган “Роснефть” җәмгыятенең фәнни-мәгариф үзәген оештыру проекты белән танышты. Аның төп максаты – нефть компанияләрендә эшләү өчен белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсен арттыру. Рөстәм Хәмитов вуз җитәкчелеге белән проектны финанслау һәм аны гамәлгә ашыру вакытын тикшерде.
Моннан тыш, төбәк җитәкчесе университетны тәмамлаучылар аллеясен карады. Вузның 70 еллыгына биредә университет әзерләгән белгечләрне гәүдәлән­дергән дүрт бронза сын урнаштырылган. Композициянең авторы, уфалы Илья Литвинов сүзләренә караганда, алар – сугыштан соңгы елларда яшәгән тармакка нигез салучылар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»