Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сезнең иңнәрдә – ил киләчәге!

Сезнең иңнәрдә – ил киләчәге!
09.10.2018 / Мәгариф

Сезнең иңнәрдә – ил киләчәге!Халыкара Укытучылар көнендә Хөкүмәт йортында республиканың иң яхшы педагоглары тәбрикләнде.

Педагогларны бүләкләү чарасын Республика көне алдыннан оештыру аеруча мәртәбәле. Укытучылар бәйрәмендә агымдагы елда яхшы күрсәткеч­ләргә ирешкән һәм федераль конкурста җиңгән иң яхшы 33 укытучы 200 мең сумлык акчалата бүләк алды, 13 укыту­чы мәгариф өлкәсендә күпь­еллык фидакарь хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен дәүләт бүләкләренә ия булды.


— Бүгенге тантанага республиканың иң яхшы укытучылары җыелган. Алар — төбәктәге 70 мең педагог арасыннан иң-иңнәре, иң лаеклылары. Сез безнең киләчәкне булдыручы, балаларны чын гражданнар итеп тәрбияләүче кешеләр. Без сезнең белән чиксез горурланабыз, — диде котлау чыгышында мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова.
Министр билгеләвенчә, әлеге конкурс 2006 елдан башлап уздырыла, бу вакыт эчендә 1750 укытучы җиңүче исеменә лаек булган. Тантаналы чарада республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән абруйлы педагоглар катнашты.
Грант алучы 33 педагог арасында туган тел укытучылары да булуы аеруча шатлыклы. Ана теле укытучысының эше икеләтә авыр һәм катлаулы, чөнки алар милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез саклануы өчен дә җаваплы. Зөлфирә Шакирова Борай районының Каенлык мәктәбендә 17 ел татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның укучылары арасында төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңү яулаучылар байтак. Мәсәлән, 11нче сыйныф укучысы Луиза Мөфтиева, Казанда узган төбәкара олимпиадада беренче урын алып, Халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешкән.
— Безнең районда туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә, шуңа да канатланып, күңел биреп эшлибез. Мәктәптә 156 укучы белем ала, аларның барысы да татар теле һәм әдәбияты фәнен үзләштерә. Хезмәтемә югары бәя булган бүләк алуыма чиксез шатмын, ул безгә тагын да тырышып эшләргә канат куя, — ди Зөлфирә Фәнис кызы.
Республиканың иң югары дәүләт бүләген мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән абруйлы педагоглар, остазлар алды.
— Бүген барыбыз да зур шатлык, дулкынлану хисе кичерәбез. Укытучы хезмәтен югары бәяләүче Хөкүмәткә, республиканың Мәгариф министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләү өчен барлык көчебезне салачакбыз, — диде “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булган, Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Зинфира Әхмәтшина.

Зөлфия Фәтхетдинова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»