Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Белемле булыгыз, алга омтылыгыз!

Белемле булыгыз, алга омтылыгыз!
11.10.2018 / Мәгариф

Белемле булыгыз,  алга омтылыгыз!Уфаның Ленин районында республиканың 100 еллыгына чираттагы юбилей объекты — реконструкциядән соң 1нче лицей ачылды. Шәһәр халкын шушы күркәм вакыйга белән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов котлады.

— Мин лицей тарихы белән яхшы таныш. Ул — билгеле, данлыклы, чыннан да, беренче санлы мәктәп. Сезнең һәрвакыт беренче булуыгызны телим. Мәктәп диварларыннан күренекле шәхесләр дә, бик билгеле булмаган, ләкин республика мәнфәгатьләрендә күп нәрсәләр эшләгән кешеләр дә чыккан. Башкортстан, ил өчен җитди, көчле, акыллы кешеләр әзерләү традициясе лицей эшчәнлегенең нигезен арытаба да тәшкил итәчәк, — диде төбәк җитәкчесе.
Рөстәм Хәмитов укучыларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышлар теләде.
— Белемле булыгыз! Әгәр дә сез моны аңласагыз, уңышка ирешерсез. Әгәр дә инде арткы рәтләрдә шаулашып утырасыз икән, тормышта да гел арткы сафларда булачаксыз. Тормыш законы шундый. Шуңа да үз өстеңдә эшләргә, белем алырга, алга омтылырга кирәк. Үсеш, үзеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр бик күп. Барысы да үзегезгә бәйле, — диде Рөстәм Зәки улы.
Бу уку йортының тарихы 1920 елга барып тоташа. 1951 елда ул әлеге Мостай Кәрим урамындагы ике катлы бинага күчеп урнаша. 1968 елда мәктәпкә биш катлы корпус һәм спорт залы өстәп төзелә.
Реконструкция барышында биредә дүрт катлы яңа корпус төзелгән, булган биш катлысы яңартылган, территория төзекләндерелгән. Бу максатларга Республика максатлы инвестиция программасы кысаларында 475,8 миллион сум акча юнәлтелгән. Реконструкциягә кадәр биредә 600дән артык укучы белем алса, хәзер 775 бала укыячак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»