Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфага урыс теле укытучылары җыелды

Уфага урыс теле укытучылары җыелды
12.10.2018 / Мәгариф

Уфага урыс теле  укытучылары җыелды11-14 октябрьдә Уфада Русия Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары җәмәгатьчелегенең (РОПРЯЛ) VI Конгрессы уза.

“Хәзерге Русиядә тел һәм мәдәни процесслар динамикасы” дигән темага багышланган әлеге чарада 400дән артык галим-филолог, югары уку йортларының, мәктәпләрнең урыс теле укытучылары, әдәбиятчылар, методистлар, дәреслекләр нәшер итүчеләр катнаша.
Конгресс ике елга бер үткәрелә һәм илнең педагогик берләшмәсе өчен зур кызыксыну тудыра. Чарада урыс теленең Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бүгенге торышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Андый конгрессны үзендә үткәрү өчен Русиянең алдынгы фәнни үзәкләре көрәшә. Алтынчы Конгрессның Уфада узуы Башкортстан өчен бик әһәмиятле.
Конгресс программасы чараларга бай. Аның пленар утырышы РОПРЯЛ һәм Русиянең Мәгариф академиясе президенты, профессор Людмила Вербицкая чыгышы белән ачыла.
Конгрессның фәнни чаралары 12 һәм 13 октябрьдә 6 юнәлеш һәм 5 “түгәрәк өстәл” форматында оештырылачак. Чара барышында урыс теле һәм әдәбиятын укытуның һәм фәнни өйрәнүнең юнәлешләре, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре, урыс теле өлкәсендә дәүләт һәм җәмәгатьчелек башлангычлары тикшереләчәк.
Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә урыс теле буенча тест үткәрүнең сыйфатын бәяләү һәм күзәт-челек мәсьәләсе дә каралачак. Русия вузларының әзерлек бүлекләре вәкилләре чит ил абитуриентларын әзерләүне интенсивлаштыру мәсьәләсен дә күтәрәчәк.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»