Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әни кебек ягымлы, кояштай нурлы алар!

Әни кебек ягымлы, кояштай нурлы алар!
09.11.2018 / Мәгариф

Әни кебек ягымлы, кояштай нурлы алар!“Ел тәрбиячесе-2018” бәйгесендә абсолют җиңүче ачыкланды.

Күптән түгел Мәгарифне үстерү институтында “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел тәрбиячесе-2018”республика конкурсын ябу тантанасы узды. Бәйрәм рухын алган чарада конкурста үзләренең эш тәҗрибәсен, һөнәри осталыгын, күпкырлы сәләтен күрсәтеп, җиңү яулаган педагогларның исемнәре яңгырады.


Быел бәйгедә Уфа, Агыйдел, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрле-та­­мак, Межгорье шәһәрләреннән һәм 41 районнан барлыгы 51 педагог үз көчен сынады. Катнашучылар арасында яшь­ләрнең күп булуы әһәмиятле. Һөнәри конкурска югары категорияле — 28, беренче категорияле — 22 педагог килгән, шулай ук, 46 тәрбия-ченең югары һөнәри белеме бар. Бәйгедә музыкаль җитәкчеләр һәм физкультура инструкторлары да катнашты.
Билгеле булуынча, һөнәри конкурс өч турда узган иде. Беренче турда конкурсантлар эшләрен Интернет-ресурс аша тәкъдим итте. Икенче турда тәрбиячеләр балалар белән чара үткәреп, аңа анализ ясарга тиеш иде. Өченче турда мәктәпкәчә белем бирү оеш­маларының педагоглары халык алдында чыгыш ясап, осталык дәресләре биреп, үз осталыкларын күрсәтте. Җиңүче һәм лауреатлар мәгариф министры белән “түгәрәк өстәл” артында әңгәмәдә катнашты.
Республиканың район һәм шәһәрләреннән килгән иң-иңнәр арасыннан иң яхшыларны сайлап алу мәртәбәле жюрига да бик җиңел булмады. Ниһаять, тантанада алты номинация буенча билгеләнгән җиңүчеләрнең исем­нәре яңгырады. Алар — Уфа, Сибай, Бәләбәй, Стәрлетамак шә-һәрләре һәм Уфа, Зилаер, Гафури районнары тәрбиячеләре.
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбия­чесе Светлана Галиева, Туймазы шәһәренең 21нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләй­сән Абсатарова, Салават районының Еланыш мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Еле­на Брагина конкурсның призерлары булды. “Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешма-сының ел тәрбиячесе-2018” бәй-гесенең абсолют җиңүчесе исе-менә Стәрлетамак шәһәренең 77нче балалар бакчасы тәрбия-чесе Мария Заплохова лаек булды.
Шулай ук конкурс барышында “Тамашачы сөюе” номина-циясен-дә интернет-тавыш бирү оештырылган иде. Онлайн-тавыш би­рүдә 56,36 процент тавыш җыеп, Стәрлетамак шәһәренең 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Тайсина җиңү яулады.
Конкурсны Мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты оештырды.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»