Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Физиклар да, лириклар да...

Физиклар да, лириклар да...
20.11.2018 / Мәгариф

Физиклар да,  лириклар да...Туймазы 1нче гимназиясе барлык өлкәләрдә дә беренче булып кала.

Туймазыда иң соңгылардан булып, нибары 20 ел элек, ишекләрен ачкан 1нче гимназия районда беренче инновацион гомуми белем бирү учреждениесе була. 1998 елның ноябрендә ике катлы элекке балалар бакчасы бинасында эшли башлаган гимназиядә 5-10нчы сыйныфлар укый. Белем учагында ул чорда шәһәр һәм районның бер мәктәбендә дә булмаган иң заманча компьютер кабинеты җиһазландырыла.


1нче гимназия тагы бик күп башлангычларда беренче була. Мәсәлән, укучыларның фәнни-гамәли конференциясен оештыруны, фәнни хезмәтләрдән җы­е­н­тык чыгаруны гадәткә кертәләр. “Без һәм гимназия” гәзите нәшер ителә.
Беренче директор Венера Халикова шәһәрдә үткән “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүче була. Гомумән, гимназиянең күп кенә педагоглары шәһәр һәм район дәрәҗәсендә җитәкчеләр булып киткән. Элекке директорлар Венера Халикова ­– Собханкул авыл хакимиятен җитәкләгән, Айгөл Әхмәтова – мәгариф идарәсе начальнигы. Директор урынбасарлары Илвира Насыйбуллина район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән, Гөлзидә Нигъмәтуллина – Балалар-үсмерләр иҗат йорты директоры. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Дилә Арсланова – бүген район хакимиятенең эшләр ида­рәчесе.
Нурулла Бикчуров җитәкчелек иткән чорда гимназиянең яңа бинасы калкып чыга. Менә ун елдан артык балалар шәһәрнең шәхси йортлар күпләп төзелгән төбәгендә заманча бинада белем ала. Быелгы уку елында 638 укучыга 43 педагог белем бирә. Шуларның 19ы – югары, 16сы беренче категориягә ия. Бүгенге директор Румил Әюпов сүзләренә караганда, гимназиядә сыйфатлы белем бирү, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү системасын камилләш­терү, укыту­чыларның инновацион эшчән­леген активлаштыру өчен барлык шартлар тудырылган. Укучылар бер сменада белем ала.
Бинада, мәктәп китапханәсен­нән тыш, шәһәрнең 3нче модельле ки­тапханәсе дә урнашкан. Ике спорт залы заманча җиһазлан­дырылган. Узган елдан ату тиры эшли. Малайларның хезмәт дәресләре агач эшләре һәм слесарь цехлары урнашкан оста­ханәдә үтә.
Мондый шартларда белем алган укучылар да сынатмый. Румил Рим улы ассызыклавынча, өченче ел рәттән гимназия район һәм шәһәр мәктәпләре арасында БДИ нәтиҗә­ләре буенча барлык фәннәрдән дә беренче урында бара. Узган уку елында Нэлли Галләмова Бердәм дәүләт имтиханында физикадан 100 балл җыйган. Берничә ел элек аның абыйсы да шундый нәтиҗә күрсәткән булган. Андый уңышка ирешүчеләр республикада гына түгел, илдә дә санаулы гына. Ике ел элек гимназия командасы физика буенча Башкортстан кубогының республика этабында икенче урын яулаган. Гомумән, укучылар төрле фәннәрдән Русия, республика олимпиадаларында, бәйге-конкурсларда, конферен­цияләрдә уңышларга ирешә. Быелгы уку елында 5 укучы район хакимияте башлыгы стипендиясен ала.
Укытучы хезмәтенә иң зур бәя – укучының уңышлары. “Укы­тучы... Аның асылы нидә соң? Ул, дәреслекне сөйләп биреп, синең белемнәрне бәяләүче генәме? Әллә синең өчен зур тырышлык салып, җан атып йөрүчеме? Баласын яшәргә өйрәтеп, аңа акыл бирергә тырышкан ана кебек, ул бөтен гомере буе туп­лаган аң-белемен сиңа бирә. Укытучы күңел җылысын салып, бездән белемле, зыялы, игелекле кешеләр әвәли. Аның йөрәгендә һәр укучыга урын бар”. Мәктәп гәзите биләренә шушы юлларны язган 10нчы сыйныф укучысы Зарина Галимуллина барлык укучыларның гимназия укытучылары турында фикерен белдергәндер. Менә шулай физиклар да, лириклар да тәрбияләнә 1нче гимназиядә.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»