Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мөгаллимә хезмәтендә үз юлын тапкан

Мөгаллимә хезмәтендә үз юлын тапкан
10.01.2019 / Мәгариф

Мөгаллимә хезмәтендә  үз юлын тапканИске Балтач 2нче урта мәктәбенең математика укытучысы Ифира Зыятдинова районда гына түгел, республика, ил күләмендә дә киң билгелелек яулаган.

Балтач районының мәгариф тармагы бүген ышанычлы кулларда. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, 2009 елда “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсы гранты иясе Ифира Зыятдинова белән әңгәмәләшкәч, уйларымның хаклыгына инандым.

Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов та аны “Бәяләп бетергесез кадр. Үз эшенең остасы. Белемен камилләштерү өстендә даими эшли, үз урынын тапкан кеше”, — дип билгели.


Балтач җирендә үзен тапкан, үз кешегә әйләнгән Ифира Фиодосиевна — Борай районы кызы. 1992 елда Борай авылындагы 1нче урта мәктәп­не тәмам­лап, Башкортстан кооператив техникумына читтән торып укырга керә. Яшьтән математика фәненә туган кызыксыну кызны районның Көрҗә урта мәктәбенә алып килә. Биредә ике ел яшь буынга математика фәнен-нән белем бирә. “Укуны тәмамлагач, барыбер математика факультетына укырга керәм!” дигән максат куйдым һәм шулай эшләдем дә,” — ди ул.
Башкортстан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына математика-информатика белгечлегенә укырга керә. Укуын тәмамлаган 1999 елда Иске Балтач авылында 2нче урта мәктәп ачылачагын ишеткәч, шунда хезмәт юлын башларга карар итә. 2000 елның гыйнварында яңа мәктәп ишекләрен ачкан көннән Ифира Зыятдинованың хезмәт биографиясе шушы белем учагы белән бәйле.
2012 елдан директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары эше дә аның иңнәрендә. Укытудагы уңышлары да күп. Аның укучылары һәр елны математика фәненнән профильле Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра, югары күрсәткеч-ләр­гә ире­шә. 2008 елдан башлап 10нчы сыйныф укучылары математика фәнен Ифира Фиодосиевнада тирәнтен үзләштерә.
—Укучылар яхшы әзерлектә килә. Математика фәнен яраталар. Андый укучылар белән эшләве күңелле. Күпләр, катлаулы мәсьәләләр табып, үзаллы чишү юлларын эзли. Таба алмасалар, минем белән бәйләнешкә чыгалар. Бу эштә заман мөмкинлек-ләреннән уңышлы файдаланабыз. Хәзер электрон порталлар аша дистанцион рәвештә укыту мөмкинлеге дә бар. Порталда теркәлү үтеп, үзем белем биргән укучылар белән даими бәйләнештә торабыз, — ди балалар белән эшләүдән ямь тапкан мөгал­лимә.
Мине мәктәпкә эшкә кайткан яшь белгечләрнең нинди әзерлектә килүе дә кызыксындырды.
— Яшь белгечләр белән эшләве рәхәт. Алар мобиль, заман белән бергә атлый. Аңлатып, өйрәтеп бирсәң, шундук төшенеп алалар һәм эшне дөрес юнәлештә дәвам итәләр, – ди ул.
Дус, тату, бердәм коллективта эшләвеннән канәгать мөгаллимә. Һәр белгечнең балаларга сыйфатлы белем бирергә тырышуын аерым билгели.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбе агымдагы уку елында республика Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча М. Акмулла исемен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты оештырган “Электрон укыту технологияләрен кулланып, түгәрәк­ләр эше моделен эшләү һәм тормышка ашыру” проектында катнаша. Ифира Зыятдинова җитәкчелегендә белем учагы укытучылары Нурия Сабирова, Ралина Шакирова (математика), Светлана Сафиуллина, Регина Гайнетдинова (инглиз теле) үз предметлары буенча электрон түгәрәкләр эшләгәннәр, аларны уңышлы яклаганнар һәм республикада иң яхшы ун эш исәбенә кертел­гәннәр. Тиздән бу проект эшкә кушылачак һәм анда 6-8нче сыйныф укучылары өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булачак.
— Балалар өчен анда яңалыклар күп. Чагу видео­дәресләр, видео-презен­тацияләр бар. Бер елга исәп­ләнгән программа буенча дәресләрдә катнашкан укучылар олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнгәндә файдасын һәм бу эшнең ярдәмен тоячак, — ди Ифира Фиодосиевна.
Иңнәренә йөкләнгән зур җавап-лылыкны авырсынмый башкарырга гадәтләнгән мөгаллимә хезмәттәге төп билгеләнешен балаларга төпле белем бирүдә күрә.
— Балалар белән үткәр­гән һәр минутым ялга тиң. Дәрестән җиңел­лек, әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек алып чыгам, — ди ике дистә елга якын белем учагы сукмагыннан атлаучы укытучы.

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Балтач районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»