Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чәчәкләрдә Сезне күрәм...

Чәчәкләрдә Сезне күрәм...
10.01.2019 / Мәгариф

Халидә Газизова (алгы рәттә сулдан дүртенче)  укучылары һәм хезмәттәшләре белән. (1985 ел).Халидә Газизова (алгы рәттә сулдан дүртенче) укучылары һәм хезмәттәшләре белән. (1985 ел).Хөрмәтле якташыбыз, абруйлы педагог һәм тәрбияче Халидә Газизованың вафатына 40 көн.

Матур кешеләр күңелдә кояш балкышыдай гомерлек якты эз калдыра. Аларның тышкы һәм эчкерсез эчке дөньясы һәрчак тәңгәл килеп, сине үзенә тарта, яшәүгә ышаныч, көч-дәрт биреп, игелекле максатлар уята. Бүген сүзем әнә шуларның берсе — ачык йөзле, җан эреткеч җылы, йомшак сүзле, зур абруйлы педагог һәм тәрбияче, җир йөзендә бихисап укучыларын олы тормыш юлына җитәкләп чыгарып, узган елның 8 декабрендә бакыйлыкка күчкән өлкән яшьтәге авылдашым Халидә Газизова хакында.


Мин аны иң элек җәм­гыятебез өчен фанатларча бирелеп тир түккән, көчле энергияле укытучы буларак беләм. Хәер, җиң сызганып дөнья көткән Газизовлар нәселендә, “алма пеш, авызга өзелеп төш” дип, кул кушырып утырган беркем дә юк. Әти­ләре Гыйльметдин абзый белән әниләре Хәдичә апа гомер буе колхоз басуларында, терлекчелек фермаларында, көн-не төнгә ялгап, иген игеп, мал карап, ил хәстәрен, колхоз үсешен алгы планга куйдылар. Әле дә күз алдымда: 60нчы еллар башы. Колхозчылар, бер-бер артлы тезелешеп, болын печәнен чалгы белән киерелеп чабып, киптереп җыеп, эс­керткә куялар. Гыйльметдин абзыйның кулында өч япьле озын агач сәнәк. “Егетләр, җәһәтрәк! Юкса, Мәтәү ягыннан яңгыр болыты килә”, — дип, сәнәге белән мул гына печән күтәреп, эскерт башына чөя. “Эй, малайлар, йокламагыз, атларны шәбрәк куалагыз!” — дип, без, үсмерләргә дә, әмер биреп өлгерә. Волокушаларга төялгән печән чүмәлә­ләрен шунда ук эскерт төбенә китереп бушатабыз.
“Эшчән, ярдәмчел булсагыз”, һавадагы торнадан нидер көтмичә, үзегез тир түгеп мал тапсагыз, бәхетле яшәрсез”, — дип өйрәтә 9 баласын да ирләргә хас корырак холыклы Гыйльметдин абзый. Аның каравы, Хәдичә апа, киресенчә, чебешләрен канат астында җылыткан коштай, сабыйларын кадерләп, ана назына төреп, кайнар мичтә пеш­кән бәлеш-кыстыбыйлары белән сыйлап, тәрбия­ләп үстерә. Әти-әниләренең авыл халкы белән бергәлә-шеп уртак колхоз йөген көчәнеп тартуы, иртә таңнан эш дип януы, шул ук вакытта бер-берсенә карата кадер-хөрмәте балаларына да күчә. Дүртесе — Хәзинә, Фәния, Әнисә, кече уллары Равил — хуҗалыкның төр-ле тармакларында хезмәт җиңүләре яулыйлар. Мәркәз 44 ел буе урындагы Чапаев исемен­дәге колхозның алдынгы шоферы була.
Риф — Башкортстанның атказанган нефтьчесе, Русиянең нефть сәнәгате отличнигы, 2нче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәт-ләре өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен” орден-медаль-ләре иясе, Бәләбәй районы­ның шәрәфле шәхесе, техник фәннәр кандидаты. Озак еллар Бәләбәй шәһәр һәм районы хакимиятен җитәкләп, зур төзелеш эшләре алып барды, туган авылында мәхәллә халкына мәчет салдырды. Ә менә Халидә, Рәйсә, Гөлсем укытучы һөнәрен сайлыйлар. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык елларында бик күпләр Урта Азиягә бәхет эзләп юллана.
Гыйльметдин абзыйның кызлары Фәния, Халидә, Рәйсә дә, үзбәк якларына барып чыгып, эшкә урнашып, дөньяның ачысын-төчесен күреп чыныгалар. Шат күңелле, көләч йөзле чибәр Халидә, мәктәптә пионервожатый буларак, анда үзбәк балаларына белем һәм тәрбия сабакларын өйрәтә, кияүгә чыга. Ә берничә елдан ул кечкенә сабыен, йөрәк парәсен — Марсель улын дөньяга китереп, кочагына күтәреп туган ягына кайта. Районы­бызның Исмәгыйль, Таш­кичү, Чулпан, Акбасар, Байморза авыллары мәктәплә­рендә балалар укыта. Үзе дә Башкортстан дәүләт универси­тетының филология факультетын читтән торып уңышлы тәмамлый. Аннары тәҗрибәле педагог пенсиягә чыкканчы Тузлыкуш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта.
Бер коллективта кулга-кул тотынып эшләгәч, мин дә, башка педагоглар да аның тырышлыгына, яңача педагогик алымнар куллануына, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торуына, укыту һәм тәрбия эшенә фанатларча бирелүенә соклана идек. Фидакарь хез-мәте җитәкчелекнең бик күп Мактау грамоталары, Рәх-мәт хатлары белән билге-ләнде. Бүләкләрнең иң зурысы, әлбәттә, — укучылары тарафыннан күрсәтелгән олы хөрмәт. Алар укытучылары йортына беркайчан да эз суытмады.
Тел һәм әдәбиятны төп-ле укытудан тыш, Халидә Гыйльметдин кызы бик күп җәмәгать эшләрен алып барды.
Хөрмәтле хезмәттәше-без бихисап вазыйфаны җиренә җиткереп, барча энергиясен түгеп, уңышлы башкарып чыга иде.
Бер, ләкин берәгәйле ул тәрбияләп үстерде. Марсель Абдуллай улы —күренекле хирург, медицина фәннәре кандидаты, Баш-корт­стан­ның атказанган табибы, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы. Аны республикабыз халкы изге күңелле, кеше хәленә керә белүче, ярдәмчел, игътибарлы шәхес буларак белә. Миңа калса, бу күркәм сыйфатларны аңа тумыштан туган туфрак биргән. Тузлыкуш урта мәктә­бендә укыган елларында картәтисе Гыйльметдин шикелле тез-мәне киң алып, печән чаба, эскерт коя, хезмәттә чыныга. Кунакчыл һәм кешелекле дәү әнисе Хәдичә ападан ихласлык, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар күчә егеткә. Кадерле әнисе Халидә Гыйльметдин кызыннан кешеләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт, ярдәмчеллек кебек изге төшенчәләрне күңел сандыгына сала.
Өч ел Хәрби-диңгез флотында Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, егет тормышын медицинага багышларга карар итүен болай аңлата:
— Моңа этәргеч сәбәп­ләр күп булды, — ди ул. — Якын кешеләреңә, авыруларга кирәк чакта беренче ярдәмне күрсәтә алмау, әҗәл алдында җиңе­леп калу аяныч, күңелне әрнет­те...
1986 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлагач, егет туган ягына эшкә юллама ала. Яшь белгеч үзәк шәһәр дәваха­нәсендә хирург буларак, көнне төнгә ялгап, алсыз-ялсыз кеше гомерләрен саклап калу өчен операция өстәле артында әҗәл белән алыша. Дистә-ләр­чә мең авыруны ул савыктырып, аякка бастырды. Эшкә бирелгәнле­ге, һөнәрен яратып башкарганы өчен 1989 елда — баш табибның дәвалау эше буенча урынбасары, ә 1996 елдан Бәлә-бәй районы һәм шәһәре үзәк дәваханәсенең баш табибы итеп тәгаен­ләделәр. Киң эрудицияле, танылган белгечнең дистә елдан артык җитәкчелек арбасын җигелеп тартуы уңай нәти-җәләр бирде. Әйтик, кан составын дәвалау, кан тапшыру бүлеге ачылды, СПИД авыруына каршы махсуслаштырылган лаборатория оештырылды, хатын-кызлар консультациясе өчен яңа бина төзелде, бала тудыру йорты заманча җиһазлан­дырылды.
1998 елда 150 урынга исәпләнгән куәтле хирургия комплексы төзелде. Шушы ук елда 1нче поликлиника бинасында районара диагностика үзәге ачылды. Республика күлә­мендә барлыгы шундый сигез үзәкнең берсе буларак, ул Бишбүләк, Ярмә­кәй, Бәләбәй районнары халкын хезмәт­лән­дерә. Болардан тыш, туберкулез белән авыручыларга тәгаенләнгән заманча бина төзелеп, диспансер бүлеге ачыла. 2006 ел­ның декабрендә амбулатор диализ үзәгенең гемодиализ бүлеге сафка кертелә. Ул Бәләбәй, Туймазы, Миякә районнары, Октябрьский шәһәре халкын хезмәтлән­дерә. Гади тел белән аң­латсак, бу — ясалма бөер бүлеге. Әйтик, моңа кадәр авырулар көн аралаш кан чистартырга Уфага йөрсә, хәзер әлеге мәсьәләне урында хәл итә.
Марсель Абдуллай улы нәкъ әнисе Халидә Гыйльметдин кызы шикелле, төрле җәмәгать эшләрен дә теләп башкара. Мәсәлән, еш кына район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре белән авылларга чыгып, халык алдында сәламәтлек буенча көнүзәк мәсьәләләрне күтә­рә, урыннарда медицина хезмәтен яхшырту буенча мөһим чаралар күрә. Әйтик, күп кенә урыннарда фельдшерлык пунктлары мәктәп-ләргә күчерелде. Өсән һәм Максим Горький авылларында караучысыз калган картлар өчен 30 урынга исәпләнгән социаль үзәкләр ачылды. Мәтәүбаш, Максим Горький, Өсән, Знаменка, Аксаково авылларында та-библарның гомум тәҗрибә бүлеге эшли башлады.
Минем үземә дә, балаларыма, туганнарыма да Марсель Абдуллай улының кул астында күп тапкырлар дәваланырга туры килде. Ходайның кодрәте, уңган табибның тырышлыгы нәти­җәсендә савыктык, шөкер.
— Шәп ул үстергәнсез, Хали­дә апа, рәхмәт!­ — димен сөенечемнән. Ә ул, күзләреннән шатлык очкыннары чәчеп, тыйнак кына:
— Яраган. Савыккач, әйбәт булган, — дип кенә куя.
2008 елдан Марсель Абдуллай улы, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә баш табиб урынбасары буларак хезмәт юлын дәвам итеп, инде тоташ республика халкының сәламәтлеген саклау вахтасына баса.
Аның гаиләсе дә соклангыч. Хатыны Рәилә Әбдел­хай кызы Кырмыскалы районының Кабак авылыннан. Югары белемле балалар неврологы. Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы. Уфа шәһәренең “Меги” клиникасы табибәсе. Берсеннән-берсе уңган, чибәр ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Өлкәне Лира, Бәләбәйдәге 1нче гимназияне — алтын медальгә, Уфа дәүләт авиация техник университетының телекоммуникация бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. Аннары Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмә­те һәм идарә акаде­мия-сендә укып, икътисадчы белгечлеге дипломы ала. Бүген “Уфанет” компания-сендә директор урынбасары булып эшли.
Бәләкәйдән төрле уен коралларында уйнарга өй­рәнеп үскән, үзенең җырга-моңга бай сәләте белән әти-әнисен дә, дәү әнисен дә сокландырган кече кызлары Индира, 153нче лицейны уңышлы тәмамла­гач, Уфа авиация университетының икътисад бүлегенә укырга керә, 4нче курста.
Ана һәм бала… Бер-берсеннән аерылгысыз ике җан. Ана җаны балага күчә, диләр. Димәк, җан белән бергә ананың холык үзенчә-лекләре дә, дөньяга, кеше-ләргә карашы да күчә. Уйлап карасаң, икесе бер-берсеннән ерак торган ике һөнәр кешеләре. Берсе — нечкә күңелле, белем-тәр­бия бирүче педагог, икенчесе — кулына скальпель тотып, авырулар­ның гомер­ләрен саклап калу өчен көрәшүче хирург. Әмма бу ике һөнәрне дә уртак бәйлә-гән бер үзенчәлек бар. Алар — буыннан буынга кан һәм җан белән би­релгән шәф­катьле­лек, ми­һербанлык, мәрхәмәтлелек, тирә-юнь-дә­геләргә яхшылык кылу сыйфатлары. Халидә апа белән хушлашу чарасы барышында бу бигрәк тә ачык чагылды. Халидә Гыйльметдин кызының җәсәде алдында чыгыш ясаучы­лар­ның һәрбер­се анага да, улына да кыл­ган изгелек­ләре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерде, соңгы юлга озатырга килгән халык урамнарга сыймады.
Ана һәм бала... Кендек бавы белән бәйләнгән, бер-берсеннән аерылгысыз уртак ике җан... Әмма яшәеш-нең мәрхәмәтсез үз кануннары бар шул: йөрәк парә-седәй кадерлеләребезне әҗәл арабыздан тартып ала... Хөрмәт­ле коллегабыз Халидә Гыйльметдин кызы­ның арабыздан китүе дә безнең өчен зур югалту булды. Шушы кичерешләрдән күңелдә сагышлы шигырь юллары яралды.
Сокланам мин
Сезнең эшкә,
Гүя дә Сез — бакчачы.
Бирелеп гөл үстерәсез:
“Күкрәп чәчәк атсачы”.
Гөлләрегез һәр
сыйныфта,
Күзгә карап торалар.
Ява Сезгә һәр партадан
Көнгә күпме сораулар!?
Гөлләрегез — укучылар,
Сездән белем җыялар.
Шатлыгын да өләшәләр,
Шаулашып та куялар.
Тик берсе дә таеп китеп,
Тайгак юлда үсмәде,
Белем тавына үрләде,
Һәм тәгәрәп төшмәде.
Ана теле бакчасына
Алып кереп баланы,
Аерырга өйрәттегез
Яхшыны һәм яманны.
Күңелләренә чәчтегез
Орлыкның иң шәпләрен.
Ирештегез уңышларга,
Салып йөрәк хәстәрен.
Тәрбиялелек, изгелек
Һәр балага бирелгән.
Биргәнсез Сез укучыга,
Алып йөрәк түреннән.
Сез үстергән күпме буын
Яши илдә гөрләшеп.
Шатлык килсә,
уртаклашып,
Кайгы килсә, берләшеп.
Алып китте арабыздан
Сезне гомер кичләре.
Кабер өстендәге
гөлләр —
Сезгә хөрмәт хисләре.
Ничә буын алмашыныр,
Сабый туар анадан.
Сез чәчкән изге
орлыклар
Чәчәк атар яңадан.
Көз җитсә, дөнья картая,
Язлар килсә, яшәрә.
Чәчәкләргә карыймын да,
Чыкланып, күз яшьләнә...


Камил Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган укытучысы, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»