Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ана телен яратучылар җиңде!

Ана телен яратучылар җиңде!
11.01.2019 / Мәгариф

Ана телен яратучылар җиңде!Бүген кич туган телләр буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеләнде.

Быел туган телләр буенча бәйгедә 200дән артык укучы катнашты.

Район һәм шәһәр күләмендә җиңеп килгән 8-11нче сыйныф укучылары башкалабызда татар, мари, удмурт, чуваш телләре һәм әдәбияты буенча сынау тотты. Алар бирелгән темалар буенча инша язды, тел һәм әдәбият буенча викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук, укучылар, бер-берсе белән диалог корып, сөйләм осталыгын да күрсәтте.

Бәйгене йомгаклау тантанасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте. “Иң яхшы инша”, “Оста итеп диалог коручы”, “Викторина буенча иң яхшы җаваплар өчен” номинацияләрендә призлы урын алучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Алардан соң туган телен тирәнтен белүче җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады.

Менә алар - татар мәктәпләреннән җиңүчеләр: 8нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Диана Вәлиева (укытучысы —Зөлфия Вәлиева), 9нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова (укытучысы — Зөлфия Мансурова), 10нчы сыйныфлар арасында Чишмә районының Келәш мәктәбеннән Юлия Гайфуллина (укытучысы — Гөлфәйрүзә Мөнирова), 11нче сыйныфлар арасында Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Илнара Ганиева (укытучысы — Ильмера Ахунова).

Ана телен яратучылар җиңде!
Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 8нче сыйныфлар арасында Нефтекаманың 10нчы мәктәбеннән Юлия Бәхтиярова (укытучысы — Галия Корбанова), 9нчы сыйныфлар арасында Туймазы интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина (укытучысы — Зинфира Нурисламова), 10нчы сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әлфия Хәмәтнурова (укытучысы — Зөлфирә Шакирова), 11нче сыйныфлар арасында Бакалы 2нче мәктәбеннән Ләйлә Хәкимова (укытучысы — Альбина Шәфыйгуллина).

Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.




Фото: Динар Кәлимуллин фотосы



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»