Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Лидерлар мәктәбе нинди була?

Лидерлар мәктәбе нинди була?
13.03.2019 / Мәгариф

Лидерлар мәктәбе нинди була?Уфаның 4нче мәктәбе нәкъ шундыйлар исәбендә.

Анда мәктәп директорыннан алып, укытучылары да, укучылары да лидерлар исемлегендә. Бүген нәкъ шундыйларның берсендә — Уфаның Затон бистәсендә урнашкан 4нче мәктәптә булып кайттык. Әлеге белем учагы Санкт-Петербургта узган “XXI гасырның мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2018” Бөтенрусия конкурсында лауреат исеме яулаган иде.

Лидерлар мәктәбе нинди була?


Мәктәп директоры Татьяна Фомичева исә иң нәтиҗәле җитәкче буларак билгеләнде һәм “Эффектив җитәкче-2018” значогы белән бүләкләнде. Форумда әлеге мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Кәримовага “Новатор укытучы (педагог)-2018” номинациясендә лауреат дипломы тапшырылды. Бу белем учагының төп үзенчәлеге — шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телне өйрәнү мөмкинлеге бар. Биредә 300гә якын бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Аларга белем бирүче Лилия Кәримова белән Гөлшат Хуҗинаның хезмәте мәктәптә оештырган бихисап чараларда, укучыларның уңышларында ачык чагыла. Мәсәлән, быел 9нчы сыйныфлар арасында 33 кыз һәм егет Төп дәүләт имтиханында татар телен сайлаган, алар диктант язачак. Татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасында 10нчы сыйныф укучысы Диана Хуҗина — 1нче урын яуласа, аның сыйныфташы Элина Сәхибгәрәева призер булган (укытучылары — Гөлшат Хуҗина). Диана “Туган телгә юл” бәйгесендә дә беренчелекне алган.

Лидерлар мәктәбе нинди була?

— Һәр укучының кечкенә уңышы да минем өчен зур җиңү ул. Быел татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасында 9нчы сыйныфтан Алия Сөләймәнова — 1нче урын алды, Гөлназ Арсланова призер булды. 11нче сыйныф укучысы Алина Рәхимова да шәһәр күләмендә җиңүче дип табылды. Кызларыбыз республика күләмендә матур нәтиҗәләр күрсәтеп, анда призерлар исемлегенә керде,— дип шатлыгы белән бүлеште Лилия Кәримова.

Лидерлар мәктәбе нинди була?

Иң мөһиме, бу мәктәптә укучыларның теле генә түгел, күңеле дә бай һәм матур.




Фото: Динар Калимуллин фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»