Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Анам теле — иң матур тел!

Анам теле — иң матур тел!
14.03.2019 / Мәгариф

Анам теле —  иң матур тел!Студентларның XI Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырган “Ана теле-2019” студентларның XI Бөтенрусия педагогик осталык бәйгесе югары уку йортларының татар бүлекләре студентлары арасында үткәрелә. Быел конкурс Халыкара туган телләр көненә һәм Халыкара урындагы халыклар телләре елына багышланды. Бу бәйрәм шулай үз туган телен сөючеләргә, булачак татар теле укытучыларына, үзләренең һөнәрләренә мөкиббән булган, сәләтле, иҗади студентларга һәм мәртәбәле укытучыларга багышлана.


Бәйгегә ана телен сөйгән булачак укытучылар җыелды. Уфа, Казан, Алабуга, Стәрлетамак, Яр Чаллы шәһәр­ләреннән килгән 12 конкурсант көч сынашты.
Беренче көнне һәр катнашучы мәртәбәле жюрины үзе белән таныштырды. Студентлар үзләре язган педагогик эссены укып ишеттерде һәм иҗади номер аша сәләтен күрсәтте.
Икенче көнне бәйгедә катнашучылар Уфаның 65нче Татар гимназиясендә дә­ресләр үткәрде.
Чараның тантаналы өлешендә конкурсантларны, студентларны, килгән кунакларны М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Халидә Галимова тәбрикләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының махсус бүләкләрен конгрессның яшьләр бүлеге баш белгеч-референты Ленария Мөслимова тапшырды.
Жюри әгъзасы, мәгариф ветераны, Русия Федерациясе гомуми мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре Флүсә Назаргулова үзенең чыгышында бәйгечеләр үткәргән дәресләргә нәтиҗә ясады. Русия күләмендәге конкурсның Гран-при иясе дип Казан федераль университетының Алабуга филиалы студенты Алсу Ибра­һимова (җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент
Ф. Габидуллина) табылды.
– Бу конкурста мин икенче тапкыр катнашам. Былтыр икенче урынга чыккан идем, ә быел инде җиңүгә ирештем һәм шуның белән чиксез шатмын. Мондый конкурсларда катнашу үз-үзеңә ышанычны арттыра, үзеңне бар яклап та күрсәтү мөмкинлеге бирә. Яңа дуслар, танышулар, аралашулар – барысы да кызыклы. Иң мөһиме – туган телгә ихтирам, мәхәббәт тагы да арта, көчәя. Бу конкурсны оештыручыларга зур рәхмәтлемен, – диде Алсу Ибраһимова.
“Ана теле-2019” студентларның XI Бөтенрусия педагогик осталык конкурсының төп максатларының берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру. Үз теле, милләте, дип җан атучы тел сагында торучы укытучылар һәм алардан үрнәк алырдай укучылар булганда анам теле югалмас!

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»