Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тел сагында торучы лачын

Тел сагында торучы лачын
15.03.2019 / Мәгариф

Тел сагында торучы лачынФилология фәннәре докторы, профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов белән әңгәмә.

— Илшат Сәхиятул­лович, Башкортстанда һәм Татарстанда Сезне, беренче чиратта, галим буларак беләләр. Фәнгә кереп китү юлыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.

— Фәнгә килүем, мөгаен, мәктәп елларыннан ук башлангандыр. Укытучыларымның миңа булган ышанычы, игътибары ятим канатларыма көч бирде. Иске Күктау мәктәбе укытучыларын гел якты хатирәләр белән искә алам. Мәктәп директоры Рәмзә абый Ямалов миңа зур ышаныч белдереп, “Син укытучы булырга тиеш”, дип, РОНО мөдире Әхмәдул­лин абый белән юллама буенча Уфага БДПИга укырга җибәрделәр. Теләгем тарих-инглиз белгеч­легенә укырга керү иде. Ә анда чит телдән дә имтихан бирергә кирәк булып чыкты. Безнең мәктәптә инглиз теле укытылмау сәбәпле, документларымны кабул итмәделәр, мин кире авылыма кайтып киттем. Шулай да, укытучыларым мине укырга кертүнең икенче юлын эзләп тапты — комсомол өлкә комитеты юлламасы буенча Чиләбе педагогия институтына җибәр­деләр. Анда яхшы гына имтиханнарны тапшырып кайттым. Тик, ни өчендер, Чиләбе минем күңелгә ятмады. Уйланып йөр­гәч, әниемә бу турыда әйттем. Башкача ул шәһәргә барып тормыйча, Уфага медицина институтына укырга керү өчен юлга чыктым. Табиб булу минем балалык хыялы иде, ул мәктәп елларында ныгыды гына. Моңа әтиемнең мал табибы булуы да нык йогынты ясагандыр. Автовокзалда татар теле һәм әдә­бияты укытучысы, сыйныф җитәкчем Инсөя апаны очраттым. Ул миңа: “Илшат, БДУга бар, син анда бер каршылыксыз укырга керәчәксең”, — диде. Күрәсең, язмышым шул булгандыр, Башкортстан дәүләт университеты­ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, студент булып киттем. Беренче көннән бик теләп укыдым. Менә шулай уйламаган җирдән язмыш мине үз юлы белән алып китте. Әйтүемчә, тормышта очраган укытучыларымнан бик уңдым. Танылган тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхуловта белем алу үзе генә дә нинди мәртәбә. Аның канаты астында, чын мәгънәсендә, фәнгә тартылдым һәм ул мине шул тылсымлы, сихри дөньяга алып керүче дә булды. Студент чакта ук Мәскәү, Свердловск, Алабуга, Ташкент, Уфа шәһәр­ләрен­дә үткән күпсанлы гыйльми кон­ференция­ләрдә катнаштым. Мин фән серләрен Казанда
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында үзләш­тер­дем. Бу татар фәне үзәге галимнәре тәрбиялә­де мине. Академик Мирфатыйх Зәкиев кул астында кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклау бәхете тиде. Югары дәрәҗәгә ирешү­дә институт директоры Ким Миңнул­линның өлеше зур. Татар галимнәре Әдһәм Тенишев, Леонид Арсланов, Дөрия Рамазанова һ.б. йогынтысы да зур булды миңа. Мин төрки-татар­ларның мари, мордва һәм удмуртлар белән тел бәйлә­нешләрен тикшердем.

— Югары уку йортын тәмам­лаганнан соң хезмәт юлын кайда башладыгыз?

— Ул вакытларда белгеч­ләрне махсус юллама буенча эшкә җибәрә­ләр иде. Мин уку нәтиҗәләре рейтингы буенча Авыргазы районының Тукай авылын сайладым, мәктәптә укытучы булып хезмәт юлымны башладым. Тырышлыгымны күреп, тиз арада директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп тә үрләттеләр. Ул мәктәптә ике ел эшләү дә­верем бары тик яхшы тәэссо­рат­лар гына калдырды.
1989 елдан Стәрлетамак педагогия институтының милли мәктәптә урыс телен укыту кафедрасына ассистент итеп чакырдылар. Шәһәр татар җәмә­гатьчелеге белән 1993 елда филология факультетында татар бүлеге ачуга ирештек һәм мин анда мөдир итеп сайландым. 1997 елдан 2012 елга кадәр – татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, акаде­миянең уку эшләре һәм җәмә­гать­челек белән бәйлә­нешләр буенча проректоры вазыйфасын башкардым.

— Белүемчә, Сез эш­ләгән дәвердә кафедрага илебез мәгарифе үсешенә керткән мөкатдәс өлеше өчен “Русиянең алтын кафедрасы” дипломы бирел­гән һәм Сез алтын ме­дальгә лаек булгансыз. Шулай ук Казанда узган Бөтенрусия конкурсында татар теле кафедралары арасында иң яхшысы дип табылгансыз. Бу – Сезнең эшчәнлекнең яхшы күрсәт­кече. Шул ук вакытта колачлы гыйльми эшчәнлек тә алып баргансыз...

— Гомумән, мин кайда һәм нинди вазыйфа башкаруыма карамастан, “йөзеп” эшләдем. Минемчә, бу шулай булырга тиеш тә. Әлбәттә, кафедра­ның казанышларында барлык кол­лективның хезмәте ята. Хезмәт­тәшләремнең таянычын тоеп эшләмәсәм, фән докторы була алыр идем микән? Фән бит ул тулысынча үзенә бирелгәнне таләп итә, шуңа күрә күп физик һәм ихтыяр көче сарыф ителә.

— Үз вакытында Авыргазы районы мәгариф бүлеге перспективалы укы­­тучыны Стәрле­тамакка җибәрәсе килмәгән кебек, 2012 ел ахырында Сезне Стәрлетамактан җибәрәсе кил­мәүләре турында да хәбәр­дарбыз.

— М. Акмулла исемендәге БДПУ җитәкчелегеннән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкарырга өч тапкыр чакыру алдым. Өчесендә дә баш тарттым. Чөнки Стәрлетамакны, аның халкын, эш урынымны чиксез яраттым һәм ташлап китәсем килмәде. Ни дисәң дә, бер урыннан икенчесенә күченеп китү җиңел эш түгел. Инде дүртен­чегә тагы чакыру алгач, гаиләм белән киңәшләшеп, ризалашырга булдым.

— Башкала Сезне ничек каршы алды?

— Кыенлыклар турында уйламаска тырыштым. Чөнки иңнәремдә шактый зур эш тәҗрибәсе тупланган иде. Уку йорты җитәкчелеге дә ярдәм итте. Тәҗрибәле укытучылар да тупланган булгач, бурычларны да зурдан куйдылар. Шулардан — коллектив алдында уку сыйфатын, укыту-тәрбия һәм фәнни-методик эшчәнлекнең нәтиҗә­леле­ген күтәрү, халыкара хез­мәт­тәшлекне ныгыту, укыту­чылар­ның академик мобильлеген яхшырту, матди-техник базаны заманча таләп­ләргә һәм өченче буын дәүләт стандартларына ярашлы ныгыту һ.б. Гомум кабул ителгән нормаларга ярашлы һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү башланды. 2013 елдан Педагогик белем юнәлеше буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә “Күптеллелек шартларында тел” программасы буенча магистрлар әзерләү башланды; Тарихи-чагыштырма, типологик һәм тиңләштермә тел гыйлеме” белгечлеге буенча аспирантурага укучылар кабул ителде, урта һөнәри белем нигезендә читтән торып уку бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү яңадан тергезелде, “Педагогик белем” юнәлешенең “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы; сайлау буенча профиль”гә ярашлы бакалаврлар әзерләүгә тулысынча күчүгә ирешелде. Профориентация эше яңача оештырыла башлады. Бу эшкә студентлар да җәлеп ителә. Татар бүлегендә контракт нигезендә укучылар алына, чит илләрдән студентлар һәм магистрантлар килә. 2018 елның 1 сентябренә студентлар контингенты 140 кеше тәшкил итте – бу Башкортстан югары уку йортлары арасында иң зур татар бүлеге.

— Кафедраның фәнни-методик бәйләнешләре белән дә таныштырсагыз иде.

— Без Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль уни­версите­тының филология һәм мәдә­ниятара багланышлар институты, Русиянең, Казахстан вуз­ларының туган тел кафедралары белән тыгыз хезмәт­тәшлек итәбез. Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе һәм Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясе нигезендә эксперименталь мәй­данчыклар эшли, Дәү­ләкән һәм Стәрлетамак шәһәр­ләренең 5нче гимна­зияләрендә даими рәвештә фәнни-методик семинарлар, тренинглар, ачык дә­ресләр һәм мастер-класслар үткәре­лә. Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимна­зияләре педагогик практика буенча фәнни-методик база булып торалар, магистратура өчен илнең төп вузлары һәм фәнни үзәк­ләре, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзит­ләре, “Тулпар” журналы редак­цияләре һөнәри, фән­ни-педа­гогик һәм фәнни-тикшеренү базасы ролен үти.

— Татар теле һәм әдә­бияты кафедрасы “Идел-Урал буенда яшәүче ха­лыкларның рухи һәм матди мәдәнияте” фәнни-тик­шеренү темасы буенча күп­кырлы эш алып бара.

— Кафедра эшчәнлегенең төп максаты – югары белемле фәнни-педагогик кадрлар әзер­ләүне тәэмин итү, төбәктә туган телләр буенча фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу максатка ярашлы, ул төрле фәнни конкурсларда һәм грантларда даими катнаша. Соңгы елларда гына укытучылар Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды, Русиянең дәүләт фәнни фонды, Башкортстан Хөкүмәте, Татарстанның Мә­гариф һәм фән министрлыгы грантларына үз­ләренең фәнни-тикшеренү проектларын тәкъ­дим иттеләр.
Бүгенге көндә кафедра “Габдулла Тукай һәм Башкортстан” дигән зур темага фәнни-тик­шеренү эшләрен нәтиҗәле алып бара. Ул Габдулла Тукайның Уфа шәһәренә килүенә 100 ел тулуга бәйле ачылган, “Габдулла Тукай Уфада” мемориаль кабинетын җиһазлау һәм бөек татар шагыйренең иҗатын пропагандалауга, аның халыклар әдәбияты үсешенә, шул исәптән башкорт әдәбияты үсешенә әһәмиятле йогынтысын күрсә­түгә хезмәт итәчәк.

— Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Башкортстанда татаристика буенча әйдәп баручы фәнни-педагогик үзәк санала. Кафедра Русиянең һәм чит илләрнең бик күп уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары белән элемтә булдырган. Кайсыларын атап үтәр идегез?

— Чынлап та шулай. Безгә даими рәвештә төрле чаралар оештыру өчен ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр, төрле деле­гацияләр килеп тора. Мәсәлән, татар мәгарифе көннәре дә бездә узды. Күптән түгел Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтен­дөнья татар конгрессы Милли шурасы башкарма комитеты рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация килде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнул­лин безнең кафедраның шәрәф­ле профессоры даими рәвештә студентларга осталык дәрес­ләре бирә. Башкортстан дәүләт университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Галим­җан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге, Казахстанның Караганда “Болашак” университеты һәм С. Баишев исе­мендәге Актүбә университеты безнең белән үзара тыгыз фәнни хезмәт­тәшлектә торалар.
2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә “Башкортстан Республикасында күптеллелек шартларында туган (татар) тел, әдәбият һәм мәдә­ниятнең яшәешен һәм үсешен өйрәнү” фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырылуы – кафедра үсешендә тагын бер баскыч булды.

— Сер түгел, соңгы елларда җәмгыятьтә туган тел­ләргә карата мөнәсәбәт үзгәрде.

— Чынлап та, бүгенге көндә туган телне саклап калу мәсь­әләсе укытучылар иңенә калып бара. Телне саклауның нигезе — гаиләдә булырга тиеш. Шулай ук телне үстерү өчен мохит булдыру да мөһим. Безнең кафедрага килгәндә, хәлләр куркыныч түгел. Укырга керергә теләү­челәр саны арта, конкурс үсә һәм кабул итү сыйфаты яхшыра, дип әйтер идем. Көндезге бүлектә бакалаврлар әзерләү программасы бигрәк тә үзенчә­лекле. Без бу программага урта мәктәпне тәмамлаучыларны урыс теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИ нигезендә, татар теле һәм әдәбияты буенча вузда инша буенча кабул итәбез. Студент­ларның беренче белгеч­леге “Туган (татар) теле һәм әдәбияты”, ә икенче белгечлекне алар икенче курстан соң үзләре сайлап ала. Мондый мөмкинлек Русия вузларында безнең уку йортында гына бар. Мәсәлән, бүгенге студентлар я тарих, яки җәм­гыять белеме, я хокук, я ОБЖ, я физик культура, хәтта информатика белгечлекләре буенча белем ала. Шулай да күпчелек студентлар я урыс теле, я инглиз теле белгеч­лекләрен сайлый. Шуңа күрә дә бу программа “Туган (татар) тел һәм әдәбият; сайлап алу профиле” дип атала да инде. Бу белгечлеккә абитуриентлар бик теләп һәм күпләп килә. Шуңа күрә конкурс ни­гезендә сайлап алу мөм­кинлеге бар. Шуны да өстәп әйтер идем: безнең кафедрага мәктәп бусагасыннан әзерлек белән килә­ләр. Гадәттә студентларыбыз без үткәргән олимпиада, фәнни-методик, иҗади чараларда катнашып, үз көчләрен сынаган укучылар. Алар еллар буе безнең белән бәйләнештә торалар.

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»