Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде

“Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
22.03.2019 / Мәгариф

“Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчеләре тәбрикләндеАбсолют җиңүче исеменә Уфа педагогы Ирина Хисмәтуллина лаек булды.

Бүген Уфада Шәһәр мәдәният сараенда “Башкортстанның ел укытучысы” республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре һәм финалчылары тәбрикләнде.

Республика педагоглары өчен әһәмиятле бәйгедә көч сынашкан укытучыларның иң-иңнәре бүген билгеле булды. Быел абсолют җиңүче — “Ел укытучысы” исеменә Уфаның 47нче гимназиясе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, икътисад фәне укытучысы Ирина Хисмәтуллина лаек булды.

“Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме — Туймазы районының Собханкул мәктәбе укытучысы Елена Бакиевага, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Уфаның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлшат Габитовага бирелде.

"Елның иң яшь укытучысы” исеменә Уфаның 160нчы лицее укытучысы Ангелина Тимерова лаек булды.

Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Дүртөйле районының Өчбүлә мәктәбеннән Айгөл Фәрхетдинова танылды.

— Кайчандыр үзем белем алган мәктәптә 17 ел татар теле һәм әдәбияты укытам. Безнең мәктәптә әлеге вакытта 85 укучы белем ала, аларның барысы да ана телен өйрәнә. Шушы еллар эчендә шактый тәҗрибә тупланды, яңа эш алымнары өйрәнелде һәм быел, ниһаять, көч сынап карарга ниятләдем. Республиканың иң көчле укытучылары арасындагы бәйгедә җиңүем белән чиксез горурланам, — ди Айгөл Әкрам кызы.

“Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде


Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында Ләйсән Вәлиуллина (Нефтекаманың 7нче мәктәбе), Айгөл Деникәева (Чакмагыш районының Яңа Балтач мәктәбе), Гүзәл Заһитова (Уфаның 65нче Татар гимназиясе) һәм Айгөл Фатхуллина (Илеш районының Кадер мәктәбе) финалга чыкты. Шулай ук, Эльвира Идрисова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Айгөл Шәрипова (Борайның 1нче мәктәбе), Гүзәлия Гыйззәтуллина (Кырмыскалы районының Сахай мәктәбе) төрле номинацияләрдә билгеләнде.

Социаль челтәрләрдә онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнгән “Тамашачы сөюе” призына татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Фәрхетдинова белән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Каһарманова лаек булды.

Укытучыларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!




Фото: Динар Кәлимуллин фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»