Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авырлыкка бирешмәскә Ник Вуйчичтан өйрәнегез!

Авырлыкка бирешмәскә Ник Вуйчичтан өйрәнегез!
20.07.2017 / Мәгариф

Авырлыкка бирешмәскә  Ник Вуйчичтан өйрәнегез!Бер кулыма — савыты белән буяу, икенчесенә пумала тотып, ясалма баскычта тәрәзә яңаклары буйыйм. “Эх, тотынып та торырга тагын бер кул булса!” — дип уйлыйм. Шул ук вакытта “Я, Ходай, дөньяда кулы-аягы бөтенләй булмаганнар да бар бит, алар ничек яши икән, мин ике кулым исән-сау булып та зарланам”дигән уй да килә башыма. Мәктәптә укучылар өчен суицидка каршы профилактик чарага әзерләнгәндә Австралиянең үзенчәлекле шәхесе Ник Вуйчич турында кыскача мәгълүмат туплаган идем. Бүген бу кеше турында җентеклерәк кызыксынырга булдым.

Ни́колас Джеймс (Ник) Ву́йчич 1982 елның 12 декабрендә Австра­лиянең Мельбурн шәһәрендә туа. Дөньяга килгән минуттан башлап аның тормышы башкалардан тулысынча аерыла. Чит илләрдә, гадәттә, булачак әти бала туганда хатыны янында тора һәм Никны тәү тапкыр әнисенә тиклем әтисе күрә. Йөзендәге үзгәрешне хатынына күрсәтмәс өчен ул чыгып китәргә мәҗбүр була, ләкин тиз арада үзен кулга алырга көч таба һәм бала янына килә. Сабый сирәк очрый торган тетраамелия синдромы белән туа — ике кулы да, ике аягы да булмый. Аягы булырга тиеш урында кушылып үскән ике бармаклы табан сыман кечкенә генә әгъза аның гомере буена кулын да, аягын да алыштыра.
Бала башта инвалидлар мәктә­бендә укый, физик яктан сәламәт булу сәбәпле, аны гадәти мәктәпкә күчерәләр. Нормаль балалар арасында аңардан көлүчеләр табыла һәм ул 10 яшендә үз-үзенә кул салырга карар кыла. Ләкин әти-әнисенең хәсрәт-кайгы киче­рәчәген күзаллап, бу уеннан кире кайта. Әйе, әти-әнисенең аны бик яратуын ул белә, яратмасалар, гарип балаларыннан тугач та баш тарткан булырлар иде. Кечкенә Ник бирешмәскә, алга барырга, каршылыкларга аяк-кулларсыз барырга үз-үзенә сүз бирә.
Һәм бара да! 21 яшендә Брисберн шәһәренең Гриффит университетын уңышлы тәмамлый. Үзенең хәйрия компаниясен булдырып, аның президенты вазыйфасын башкара. Төрмәләрдә, чиркәүләрдә, мәктәп­ләрдә, балалар йортларында чыгыш ясап, тормышта ышанычын югалтканнарга яшәү көче таратып, бәхеткә юл күрсәтеп йөри. Ул — шундый оста оратор, тың­лаучылар аны елый-елый тыңлый һәм ул, чынлап та, күпләрне үлем тырнагыннан коткарып кала. “Русия — мин сәфәр кылган 25нче ил”, — дип яза ул.
Ник Вуйчич турында укыганда гаҗәпләнүем артканнан-арта. Чын мәгънәсендә ярты гына кеше шушы тиклем олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, түзем һәм тагын әллә нинди сыйфатларга ия була алсын әле! Кайсы фотосурәтенә генә карама, мәрҗәндәй тезел­гән тешләрен күрсәтеп елмая, әйтерсең, бер кайгысы да, бер хафасы да юк! Кешенең мөм­кинлекләренең чиге юклыгын ул тулысынча исбат итә: суда йөзә, спорт белән шөгыльләнә, компьютерда эшли, китаплар яза, үзе язган җырларын башкара, кинода уйный...
Мохтаҗ бәндәләргә бәхет һәм өмет таратып йөрүче бу изге җанны Ходай Тәгалә дә күрми калмагандыр, күрәсең. Канаэ Мияхаре  исемле чибәр кызга өйләнеп, ике балага гомер бүләк иткәннәр, әлеге вакытта игезәкләр көтәләр икән.
Кайвакыт үзенең чыгышлары барышында ул йөзтүбән төшә һәм башта маңгае, аннан кулбашы белән этенеп торып баса. Моның белән ул тормыштагы уңышсызлыкларның чик түгеллеген, тырышсаң, аларны җиңеп булуын исбатлый.
Меңләгән кешене кулсыз көе кочаклап, аяксыз көе тормышта эре адымнар белән атлап баручы Ник Вуйчич — күпләргә үрнәк һәм яшәү чыганагы.
Рәсимә Мостафина,
Дүртөйле районы Иске Баеш мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча урынбасары.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»