Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халкыбыз һәрвакыт белемгә омтылган

Халкыбыз һәрвакыт белемгә омтылган
02.02.2018 / Мәгариф

Халкыбыз һәрвакыт белемгә омтылганБашкортстан мәгарифенең бай һәм тирән тарихы бар.

XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында Башкортстанда берничә төрле башлангыч мәктәпләр була. 1900 елда 493 дөньяви, шул исәптән, 314е земство, 253 дини мәктәпләр исәпләнгән. Бу уку йортларында 36 500 кеше белем алган, аларның 26,4 проценты гына кызлар булган.


1911 елдагы Бөтенрусия мәктәпләре исәбен алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасындагы һәм Ырынбур уку округындагы 1428 мәктәптә 77 000 кеше укыган. Шуларның өчтән берен кызлар тәшкил иткән. 1915 ел башына барлык ведомство­ларның башлангыч мәктәплә­рендә 101 500 укучы исәплә­неп, аларның 30,1 проценты кызлар булган. Гасыр башында 34 урыс губернасы арасында мәктәпләр саны буенча Уфа губернасы — 23нче, ә мәктәпләр челтәре тулылыгы буенча 33нче урында торган.
1914 елда губернада 1 579 мәктәп эшли, аларда 90 900 укучы белем ала. Кызлар саны да 1 807 кеше­гә җитә. Мөселман балалары ике төрдәге мәктәптә: башлангыч мәктәпләрдә һәм тулы урта белем бирү­че мәдрәсәләрдә укыган. Күпчелек очракта бу мәк­тәп­ләр мөселман халкы һәм руханилар акчасына ачыл­ган. Атап киткән 1 579 белем учагының 1 001е — урындагы имамнар, 135е — шәхси ке­ше­ләр теләге, 61е — укыту­чылар, 9ы — мөәзиннәр, 6сы — мөгал­лим­нәр, 2се —хәйрия мө­сел­ман җәмгыять­ләре, 350­се авыл һәм шәһәр мәхәл­ләләре башлангычы белән ачылган, калганнары билгесез.
Мәктәпләрдә традицион укыту алып барылган, анда 6 яшьтән 25кә кадәр кеше­ләр укыган. Укучыларның күпчелеге шунда ук яшәгән дә, чөнки ул вакытта аерым сыйныфлар, тулай тораклар булмаган. Укыту чоры төрле урында төрлечә булса да, күпчелек ул 4-8 ел дәвам иткән. Мәктәпләрдә уку башлану һәм тәмамлану авылдагы басу эшлә­ренә бәйле булган: укучылар сентябрь-октябрьдә килеп, апрельдә таралышкан.
Мәктәпләрдән тыш, губернада “өйдә укыту пунктлары” да булган. 1914 ел­да Уфа губернасында шундый 1045 пункт эшләгән. Тра­дицион мөселман мәк­тәпләре белән беррәттән, муллалар һәм мөә­зиннәр балаларны үз өйләрендә дә укыткан. Күп­челек татар һәм башкорт кызлары шулай абыстайга йөреп белем алган. Ләкин кызларны, дин буенча ярамый, дип, язарга өйрәтмә­гәннәр. Хәреф танып, бераз укый белү дә алар өчен бик җитә дип саналган. Иң мөһи­ме – кызларга идеологик тәрбия бирү, аларны булачак ир ха­тыны, ана һәм гаилә ху­җабикәсе итеп тәрбияләү төп бурыч итеп куелган.
Милли мәгариф систе­масының үсешендә М. Акмул­ла, М. Өметбаев, Р. Фәх­рет­динов, Г. Еникеев һәм башка шәхесләр зур роль уйный. Уфа­да 1887 елда I Җә­мигь мәчете ахуны Хәйрулла Усманов тарафыннан беренче мөсел­ман мәдрәсәсе ачыла. 1906 елда ачылган һәм яңа методика буенча белем бирүче “Галия” мәдрәсәсе университет тибындагы беренче мөселман уку йорты була. Әлеге мәдрәсәнең ачылуы профессор Пәрвә­зетдин Камалетдинов исеме белән бәйле. Анда алдынгы карашлы интеллигенция балалары белем ала. “Галия” мәдрәсә­сендә 1906-16 елларда, Русия империясенең төрле төбәк­ләреннән килгән укучыларны да кертеп, барлыгы 950 шәкерт укый. Уку йорты­ның 14 ел эшләү чорында 1500 чыгарылыш сыйныф укучысы арасыннан бары тик 37се мулла булып киткән, кал­ганнары үз гомерләрен иҗти­магый-сәяси, мәгариф, медицина яисә иҗат эшенә багышлаган.
Мөселман халкына белем бирүне арттыру максатында 1903 елда Уфада алдынгы карашлы хәлфә М. Хәсәнов “Хәсәния” мәд­рәсәсе ача. Аны ул халыктан җыелган акчага ике катлы итеп төзетә.
1908 елда Уфада дүр­тенче мәдрәсә ачыла. Бу уку йортына нигезне ул чорда билгеле миллионер А. Хәки­мов сала. Педагогияне тирән­тен өйрәнүче беренче хатын-кызлар мәдрәсәсе Зыя Камали исеме белән бәйле. Анда төрек-башкорт, гарәп, фарсы һәм урыс телләре, әдәбият, математика, тарих фәннәре белән бергә гигиена, әхлак, өй хуҗалыгы эшләрен алып бару нигезләре, кул эшләре кебек өстәмә дәресләр дә укытылган.
Башкортстанда яңа ысул белән белем бирүче (җәдит­челәр) беренче мәк­тәпләр XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында барлыкка килә. Шул чорда хатын-кызларга да дөньяви белем бирү турында сүз кузгатыла башлый. Тик андый мәктәпләр беренче урыс буржуаз-демократик револю­циясеннән соң гына күпләп ачыла. 1916 елда Уфада 10 хатын-кызлар мәк­тәбе, алар­ның 7се — башлангыч һәм 3се урта типтагы булган. Анда укытучылар артык күп булмый, барлыгы 35 кеше белем бирә, шуларның 29ы – хатын-кыз. Укучы кызлар саны 850гә җитә. Анда, күпчелек очракта, шул мәк­тәпләрне тотучы сатучылар, дворяннар һәм дин әһел­лә-ренең балалары укыган.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»