Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәктәпләрдә... канлы сугыш

Мәктәпләрдә... канлы сугыш

Мәктәпләрдә... канлы сугышРусиядә бер атна эчендә өч мәктәптә балаларга кораллы һөҗүм ясалды.


Мондый канкойгыч күренешнең безнең илдә әлегәчә булганы юк иде. Башта Пермь өлкәсенең Мотовилиха районындагы 127нче мәктәптә балигъ булмаган ике үсмер пычак белән 4нче сыйныф укучыларына һәм аларның укытучысына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, 15 кеше зыян күрде, ә балаларны саклап калырга тырышучы мөгаллимә, каты яраланып, реанимациягә эләкте. Ике көннән Чиләбе өлкәсендәге Сосновский районында янә бер фаҗига: 9нчы сыйныф укучысы сыйныфташына пычак белән ташлана һәм яралый. Ярый әле зыян күргән малай исән, ә аңа ташланучыга карата җинаять эше ачылган.

19 гыйнварда Бурятиянең Сосновый Бор поселогында булган хәл дә барлык җәмәгатьчелекне тетрәндерде. Башка сыймаслык хәл: мәктәпкә балта тотып килгән үсмер җиденче сыйныф балала­рына һәм укытучыга һөҗүм итә. Башта ул сыйныфта “Молотов коктейле” сибеп ут төртә һәм бер гаепсез балаларга авыр җәрәхәтләр салып өлгерә. Аның ерткычларча кылануыннан башы, умыртка сөяге җәрәхәтләнгән бала бик авыр хәлдә, икенчесенең бармагын кисәргә мөмкиннәр.
Соңыннан билгеле булуынча, Пермьдә сабыйларны кыйратучы үсмерләр Америкадагы мәктәптә канлы сугыш оештырган укучы­ларның гамәл­ләрен кабатларга тырышкан. Бурятиядәге очракта да үсмернең әлеге фаҗига белән кызыксынган булуы ачыклана. 1999 елда Колорадо штатындагы мәктәптә 18 яшьлек ике үсмер, алдан әзерләнеп килеп, чын мәгънәсендә, сугыш уты ача. Алар 13 баланы атып үтерә, 37сен җәрәхәтли. Ахыр чиктә, бурычларын үтәгәндәй, үз-үзләренә кул салалар. Психологлар фи­керенчә, әлеге үсмерләрне бу җинаятькә башка укучыларның озак еллар дәва­мында аларны кимсетеп килүләре этәргән. Шул ук вакытта бу ике егетнең кансызлыкка өндәүче компьютер уеннары белән мавыгуы ачыкланган. Ә иң куркынычы — алар тарихка иң рәхимсез үтерү­челәр булып кереп калырга, башкаларга үрнәк булырга һәм артларыннан ияртергә теләгән.
Ни кызганыч, Русиядәге канкойгыч вакыйгаларны тудыручы яшьләр дә мәктәп сугышлары турындагы тру-крайм-комьюнити пабликларына, блок һәм сайтларына язылган булган. Бер атна эчендә булган вакыйгалардан соң “мәктәптә канкоешка чакыручы” төркемнәргә керү тыелды.
Психологлар фикеренчә, куркыныч җинаять кылган үсмерләр­нең психикасында, гадәттә, тайпылышлар күзәтелә. Ә кайберлә­ренең чын-чынлап авыру булуы раслана. Элек андый балалар өйдә укытылган һәм табиб күзәтүе астында торган. Хәзер исә бала­ның проблемалы булуын ачыклар өчен медицина тикшеренүе үтәргә кирәк, ә ата-ананың моңа теләге дә, вакыты да юк. Күпләре үз баласының нинди хәлдә булуын белеп-күреп торса да, табибка күренмәс өчен төрле сәбәп таба. Акылга сыймаслык җинаятькә барган үсмерләрнең яхшылар исәбендә саналган гаиләләрдә тәрбияләнүе аеруча шик тудыра. Бәлки, хәзер яшь буынның күңел­ләрен үстерүче идеалларның булмавы, аларның социаль челтәр­ләрдәге психик тайпылышлы җинаятьче “геройларга” табынып утыруы шундый аянычлы хәлләр­гә китерәдер?! Мәктәптә белем сыйфатын арттыру артыннан куып, тәрбияне арткы планга куюның да нәтиҗәсен татыйбыздыр бүген. Өстәмә белем бирү дәресләрен арттыру гына ул әле тәрбия бирү дигән сүз түгел. Мондый түгәрәкләргә дә бит акчасы булган ата-аналарның балалары гына йөри ала. Ни генә дисәк тә, рухи кыйммәтләрне, үсеп килүче буында әхлаклылык, миһербан­лылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләүче чараларны мәктәпләргә кире кайтаруның юлын табарга кирәк.
Пермь, Чиләбе, Бурятия уку йортларындагы әлеге тетрән­дергеч хәлләр ил тарихында беренче тапкыр булды. Ләкин ул башка мәктәпләрдә кабатланмас дип беркем дә ышандыра алмый. Бу очракта, әлбәттә, өлкәннәрдән зур уяулык сорала. Гаиләдән, тирә-як күршеләрдән, укытучылардан, бигрәк тә мәктәпнең ишек төбендә басып торучы сакчылардан. Ә алар кемнәр? Күпчелек очракта, эшсез калган хатын-кызлар, пенсионер әбиләр...
Соңгы атнадагы фаҗигаләр-дән соң мәктәпләрдә сакны кө­чәйтергә кирәклеге көн кебек ачык. Дәүләт думасының Хәвеф­сезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный белдерүенчә, Русиядә белем бирүче учреж­де­ние­ләрдә хәвефсезлекне тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Комитетта социаль әһәмияткә ия бул­ган объектларны, шул исәптән мәктәпләрне, саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру турында фикер алышалар.
Депутат әйтүенчә, Русия Хез­мәт һәм социаль яклау министрлыгы һөнәри стандартларны 2015 елның декабрендә үк кабул иткән. Әмма ул бүген Мәскәү террито­риясендә генә гамәлдә. Төбәк мәктәпләрендә дә сак хезмәтенә, хәвефсезлеккә җитди карарга күптән вакыт.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»