Кызыл таң » Мәгариф » 10-07-2018: VII Бөтенрусия съездында Башкортстаннан уннан артык кеше катнаша

VII Бөтенрусия съездында Башкортстаннан уннан артык кеше катнаша

VII Бөтенрусия съездында Башкортстаннан уннан артык кеше катнаша
Кичә Казанның «Корстон» үзәгендә VII Бөтенрусия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы үтте.
Съезд эшчәнлегендә республика мәктәпләрендә белем бирүче татар теле укытучылары, милли мәктәпләр җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары катнаша. Казан кунакларын Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сәламләде.


Зур форумда катнашучыларны Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров, Татарстан Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев сәламләделәр.
Пленар утырыш барышында милли мәгариф бурычлары, проблемалары һәм тәлапләре турында сөйләштеләр. Татар телен саклап калу һәм үстерү методикалары тәкъдим ителде. Моннан тыш, югары уку йортларында милли кадрлар әзерләү турында сүз булды.
Пленар утырышта профессор, филология фәннәре докторы, БДПУның кафедра мөдире Илшат Насипов та чыгыш ясады, ә Уфа шәһәренең М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәп укытучысы Венера Садыйкова осталык дәресе күрсәтте.
(А. Хәлиуллина фотосы)

Кире күчергәБасып чыгарырга