+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram

«Кызыл таң» гәзите турында тарихи белешмә

1918 елның 4 (17)февралендә Ырынбур шәһәрендә Башкортстан Вакытлы Революцион Советы (БВРС) игълан ителә, 1 мартта аның органы булып “Башкортстан” гәзите дөньяга килә. Вакыт-вакыт чыгудан туктап һәм исеме алышынып татарча нәшер ителүче бу басма ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы — “Башкортостан”, татарчасы “Яңа авыл” исеме белән чыга башлый.“Яңа авыл”ның мөхәррире итеп күренекле революционер һәм публицист Муса Йосыпов тәгаенләнә. Йосыпов та, гәзиткә аңардан соң җитәкчелек иткән Гайса Габбасов белән Имай Насыйри да 1937 елда “халык дошманы” дип кулга алыналар, тәүге икесе шул ук елда атып үтерелә, күренекле язучы И. Насыйри Уралдагы лагерьда тоткынлыкта 1942 елда дөнья куя.1930 елның 1 гыйнварыннан гәзитнең исеме “Коммуна” дип үзгәртелә. Сугышка кадәр мөхәррирләр булып Мөхәммәт Бикбулатов, Шәрәфи Шәймәрданов эшли. 1941 елның 8 июлендә гәзит чыгудан туктый, Ш. Шәймәрданов һәм редакциянең тагын берничә журналисты фронтка китә.1944 елның 12 мартында гәзит “Кызыл таң” дигән исем белән яңадан чыга башлый. Шул елның мартына кадәр аның мөхәрррире булып Гали Ризванов эшләп ала.

Арытабангы мөхәррирләр турында кыскача белешмә:

Гарифулла Вәли улы Гозәеров Авыргазы районының Иске Ибрай авылында 1911 елда туган. Мөхәррир булып 1948-1950 елларда эшли. Арытабан “Кызыл Башкортостан” гәзитенә, радио һәм телевидение комитетына җитәкчелек итә. 1993 елда вафат булды.Фәйзи Гыйльметдин улы Шаяпов Благовар районының Яныш авылында 1916 елда туган. Мөхәррир булып 1950-1951 елларда эшли. Китап нәшрияты һәм гәзит-журналлар нәшрияты директоры вазыйфасын да башкара. 1990 елда вафат булды.Гата Нурулла улы Алмаев Благовар районының Кашкалаша авылында 1909 елда туган. Мөхәррир булып 1944-1948 һәм 1951-1964 елларде эшли. 1984 елда вафат булды.Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов Бишбүләк районының Муса авылында 1923 елда туган. Сугыш ветераны. 1964-1967 елларда «Кызыл таң» мөхәррире. Күренекле язучы, тарих фәннәре кандидаты. 2013 елда вафат булды.

Ремель Миргазиян улы Дашкин Чакмагыш районының Яңа Балак авылында 1928 елда туган. 1956-1967 елларда “Ленинсе” — “Ленинец”, 1967-1986 елларда “Кызыл таң” гәзитләренә (барлыгы 30 ел!) җитәкчелек итә. 2001 елда вафат булды.

Муса Гайса улы Мөлеков Благовар районының Сынны авылында 1937 елда туган. Мөхәррир булып 1986-1991 елларда эшли. Филология фәннәре кандидаты, озак еллар Башкортстан дәүләт педагогия университеты доценты булып эшләде.

Расих Нургали улы Ханнанов Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында 1931 елда туган. Гәзиттә 33 ел эшли, шул исәптән 1991-1994 елларда — баш мөхәррир вазыйфасында. Күренекле язучы, егерме китап авторы.

Марат Нуриәхмәт улы Муллакаев Яңавыл районының Байгуҗа авылында 1952 елда туган. “Кызыл таң”га 1994 елның сентябреннән 2001 елның 1 февраленә кадәр җитәкчелек итте.

Фаил Камил улы Фәтхетдинов Илеш районының Иштирәк авылында 1964 елда туган. 1995-2001 елларда “Өмет” республика яшьләр гәзитенең баш мөхәррире вазыйфасын башкара. 2001 елның февраленнән алып” Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.Бик күп күренекле шәхесләр эшләгән “Яңа авыл” — “Коммуна” — “Кызыл таң”ны чыгаруда. Башкортстанның халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Башкортстанның халык язучылары Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов — гәзитнең элекке хезмәткәрләре. Журналисттан зур язучы булып киткән Гариф Гомәр, Әсгать Мирзаһитов, Динис Исламов, Әнвәр Бикчәнтәев, фән докторлары Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Илдар Низамов, Марсель Бакиров һәм башкалар — коллективның горурлыгы.

Гәзит һәр заманда республика җитәкчелегенә алда торган бурычларны үтәүгә хезмәт ияләрен туплауда ярдәм итә, халыкка дөрес мәгълүмат бирү, аны рухи яктан тәрбияләүдә зур эш башкара.

“Кызыл таң” гәзитенең оештыручылары Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай һәм Хөкүмәте.Редакциянең адресы: 450079, Уфа, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 6нчы кат.

Тарихи үткәне, ышанычлы киләчәге бар. Интернетта гәзитнең электрон варианты — kiziltan. ru чыга башлады

2006 елның 28 февралендә “Кызыл таң” гәзитенең электрон варианты — kiziltan. ru сайтының исем туе үтте. Тантанада Башкортстан Президенты Хакимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Марат Ямалов, республика Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы урынбасары Фәнил Кодакаев катнашты.— Киңкүләм мәгълүмат чараларын заманча коралландыруга республикада дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Әйтик, 2002 ел белән чагыштырганда, Уфада электрон сайтлар саны 8 тапкырга артты. Бу уңайдан гәзитнең электрон вариантын булдыру да басма үсешендә гаять мөһим әһәмияткә ия. Шушы рәвешле, хәзер “Кызыл таң” белән республикада, башка төбәкләрдә генә түгел, дөньяның төрле кыйтгаларында да танышу мөмкинлеге туа, — диде сайтның исем туенда Марат Ямалов.Фәнил Кодакаев та гәзит коллективының әлеге башлангычын югары бәяләде, электрон сайтка уңышлар, җимешле эшчәнлек теләде.Исем туе уңаеннан үткән тантанада гәзитнең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов билгеләвенчә, әлегә бу — зур эшнең башы гына. Инде якын арада Кiziltan. ru сайтының урыс, инглиз вариантлары да дөнья күрәчәк.

Башта ук әйтелүенчә, “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең туган көне – 1918 елның 1 марты. Хәер, бу рәсми күзлектән генә шулай. Асылда исә “Кызыл таң” гәзитенең чишмә башы әле ХХ йөз башына ук барып тоташа.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан җирлегендә татар телендә беренче гәзит — “Вакыт” басмасы 1906 елның 21 февралендә дөнья күрә. Гәзит Ырынбур шәһәрендә нәшер ителсә дә, беренчедән, Башкортстанның ул чорда Ырынбур губернасы составында булуы, икенчедән, басма эшчәнлегендә күпләп безнең республиканың алдынгы татар җәмәгатьчелеге катнашуы, “Вакыт”ны Башкортстан татар матбугатының да тәүге карлыгачы, дип исәпләргә тулы хокук бирә. Октябрь инкыйлабына кадәр Башкортстан җирлегендә, нигездә, иске төрки, татар телләрендә дистәләгән гәзит һәм журнал нәшер ителә. Алар арасыннан 1907 елның 4 гыйнварыннан нәшер ителгән мөселман революционерларының “Урал” гәзитен, татар халкының милли энциклопедиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән “Шура” журналын, тәүге саны 1913 елның 18 октябрендә дөнья күргән Уфада чыгып килгән “Тормыш” гәзитен атау да җитә. Башкортстан җирлегендә чыккан бу басмалар бүгенге көндә татар матбугатының алтын фондына кертелде.

Әлеге басмаларның күпчелеге 1917 елның Февраль инкыйлабын хуплап кабул итсә дә, алдагы чорда алар баглаган өметләр акланмау сәбәпле, Октябрь инкыйлабына карата кире мөнәсәбәт белдерә. Асылда бу аларның арытабангы язмышын хәл итә дә инде. “Кем безнең белән түгел, димәк, ул безгә каршы” дигән идеяне алга сөргән яңа власть, пролетар матбугаттан башка матбугатны танымый. Бу, үз чиратында, ирекле милли матбугат үсешенә дә чын мәгънәсендә богау сала. Мәсәлән, 1918 елның 26 гыйнварында “Вакыт” гәзитенә “нокта” куела. Шул ук елның 29 апрелендә Уфа мөселман комиссариаты “Тормыш” гәзитенең эшчәнлеге дә туктатыла. Ирекле курсны алга сөргән башка бик күп басмалар да шундый язмышка дучар була.

1918 елның 1 мартында Башкортстан Вакытлы Революцион Советы карары нигезендә Ырынбурда татар телендә “Башкортстан” гәзите нәшер ителә башлый. Башкача әйтсәк, Башкортстанның күпсанлы татар телле укучылары өчен бу җирлектә моңа кадәр чыгып килгән һәм ирекле курсны алга сөргән милли матбугатны алыштырырга тиешле пролетариатның үз органы булдырыла. һәм чыннан да, яңа басма эчтәлеге белән дә, асылы белән дә моңа кадәр булган милли матбугаттан бермә-бер аерыла. “Башкортстан”ның асылын, нигездә, пролетариат идеяләрен пропагандалау, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр, дәүләт проблемалары тәшкил итә.

Шул ук вакытта, Башкортстан җирлегендә татар телендә чыгып килүче бердәнбер матбугат органы буларак, гәзит шушы төбәктә яшәүче татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүче, аны рухи яктан баетучы үзәк ролен башкара. Гәзиттә үзәк урынны пролетариат идеяләре алып торса да, әледән-әле биредә татар-башкорт халкының милли-мәдәни үсешенә кагылышлы проблемалы мәкаләләр, әдәби әсәрләр, тарихи язмалар дөнья күрә. Ягъни, басма пролетариат органы булу белән бергә, “Вакыт”, “Тормыш” гәзитләре, “Шура” журналы башлаган күркәм традицияләрне дә нәтиҗәле дәвам итә. Хәер, моның шулай булуы табигый да. “Башкортстан” гәзитендә әлеге басмаларда хезмәттәшлек иткән байтак шәхесләр эшли, языша. Бу уңайдан “Кызыл таң” гәзитенең чишмә башын Башкортстан җирлегендә ХХ йөз башында чыгып килүче татар телле матбугатка бәйләвебезгә дә, тәү чиратта, алда китерелгән фактлар сәбәпче.

Партиянең Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 августындагы карары нигезендә ике үзаллы басма: башкорт телендә нәшер ителүче “Башкортостан” һәм татар телендә “Яңа авыл” гәзитләре булдырыла. Әлеге чорда басма үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ала. Беренчедән, гәзитнең күләме арттырылу аның эшчәнлек даирәсен сизелерлек киңәйтү мөмкинлеге бирсә, үз хәбәрчеләр, штаттан тыш хәбәрчеләр корпусы булдырылу исә урыннардан, хезмәт коллективларыннан килгән көнүзәк материаллар белән гәзит эшен тагы да җанландырып җибәрә. Дөнья хәлләре, илдәге иҗтимагый-сәяси хәл, республиканың икътисади үсеш адымнары, сәнәгать, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру барышы, хезмәт кешесе, халык мәгарифе, мәдәният, сәнгать, әдәбият — халык хуҗалыгының бер генә тармагы эшчәнлеге дә гәзит журналистлары игътибарыннан читтә калмый. Бер сүз белән, басма тулы куәтендә ил, республика һәм, әлбәттә, биредә гомер итүче татар халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итә.

1930 елның 1 гыйнварында гәзит исеме “Коммуна”га үзгәртелә һәм ул Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елның 8 июнендә вакытлыча туктатылганга кадәр, шушы баш астында чыга.

1944 елның 12 мартыннан гәзит “Кызыл таң” исеме астында чыга башлый. Бу елларда “Кызыл таң” елдан-ел камилләшә, укымлылана барып, ил, республика үсешендә булган мөһим мәсьәләләрне үз эченә алуы, тема киңлеге, язмаларның актуальлеге, үткен теллелеге, милли-мәдәни тормышка зур игътибар бирүе белән чын мәгънәсендә республикадагы һәр татар гаиләсендә өстәл басмасына әверелде. Моның ачык күрсәткече — 1990 елда гәзитнең гомум тиражы 120 меңгә (!) җитте. Шушы рәвешле, егерменче еллардагы пролетариат басымы, арытаба Сталинның шәхес культы, сугыш чоры, аннан соңгы катлаулы еллар, торгынлык чоры сынауларын лаеклы үтеп, үзенең төп асылын саклап кала алган “Кызыл таң” үзгәртеп корулар, сүз иреге чорына республикада профессиональ яктан ныклы нигезле, үсешкән басма сыйфатында аяк басты.

90нчы елларда исә гәзит яңа үсеш баскычына чыкты. Беренчедән, бу дәүләтнең матбугатка карата сәясәте тамырдан үзгәреп, сүз иреге булдырылу, матбугат киңлеге ачылу белән бәйле булса, икенчедән, яңа икътисади мөмкинлекләр алуга ирешкән Башкортстанда бу чорда матбугат үсешенә игътибар бермә-бер артты. Аңлашыла, әлеге үзгәрешләр Башкортстан татар матбугатын да читләп үтмәде. Нәкъ шушы елларда татар телендә “Өмет” яшьләр гәзите, “Тулпар” яшьләр, “Кызыл таң” базасында “Әллүки” балалар журналлары кебек яңа басмалар калкып чыкты. Ягъни, гасыр башында “Кызыл таң” гәзите “Вакыт”, “Тормыш” гәзитләре, “Шура” журналы кебек мәртәбәле басмалардан иң күркәм традицияләрне үзенә туплап, гасырга якын вакыт аларны үстереп, тормышка ашырып килгән булса, матбугат киңлеге ачылганнан соң, бу рухи бөреләр республика матбугат киңлегендә аерым басмалар булып шытып чыкты. Шушы рәвешле, Башкортстанның татар матбугаты бүген республикада яшәүче татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын тулы куәтендә, киң колачлы чагылдыру мөмкинлеге алды. “Кызыл таң” гәзите өчен дә бу фәкать уңай яктан билгеләнде. Яшьләр, балалар өчен татар телендә басмаларның барлыкка килүе гәзит журналистларына тема киңлеген арттыру, һәр мәсьәлә буенча тирәнтен эшләү мөмкинлеге бирде.

Соңгы елларда редакцияләрнең матди-техник базасы да ныклы үсеш кичерде. Башкортстан җитәкчелегенең матбугат үсешенә иң җитди игътибар бирүе нәтиҗәсендә, 2003 елдан республика гәзитләре, шул исәптән “Кызыл таң” төсле басмада нәшер ителә башлады. Эш кабинетларына заманча җиһазлар, компьютерлар урнаштырылды. “Кызыл таң” гәзите электрон басма рәвешендә дә нәшер ителә башлады. Ягъни гәзит белән хәзер Интернет челтәрендә дә танышырга була. Безнең электрон адрес — kiziltan.rbsmi.ru.

Узган вакыт “Кызыл таң” гәзите тарихында зур юлның башы гына. Ихтимал, инде якын киләчәктә гәзит башка формаларда нәшер ителә башлар. Бәлки, дистә еллардан соң басманы танырлык та булмас. һәрхәлдә, “Кызыл таң” гәзите кайсы гына заманда да Башкортстанның татар матбугаты үсешендә чишмә башы, иң мөһим тарихи чор булып калачак.