Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Якташлар батырлыгы — йөрәк түрендә

Якташлар батырлыгы — йөрәк түрендә
23.02.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Якташлар батырлыгы —  йөрәк түрендәКызыл Армиянең 100 еллыгы уңаеннан Миякә районында бик күп истәлекле чаралар үтә. Замандашларыбыз йөрәк кушуы буенча, үзләре теләп якташларыбызның хәрби батырлыгын мәңгеләштерүдә актив катнаша.

Ришат Габдрәшит улы Актуганов район хакимияте башлыгы булып чагыштырмача кыска гына вакыт эшләү чорында кешеләр мәнфәгатендә күп эшләр башкарды. Авыл хуҗалыгында, түбәннән күтәрелгән, элегрәк колхоз рәисе, сөт заводы директоры булып уңышлы эшләгән, югары белемле аграр белгеч.
Кыргыз-Миякә зурая, яңа урамнар барлыкка килә. Соңгы вакытта байтак урамнарга асфальт түшәлгән. Яңа бистәдәге хакимият карамагындагы күпфатирлы йортлар, ятим, авыру балалар өчен төзелгән биналар биек, иркен, якты, матур булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Дан паркында Советлар Союзы Геройлары Миң­негали Гобәй­дуллин, Мансур Абдуллин, Иван Максимчага куелган һәйкәлләрне карадык. Еллар үзенекен иткән: гранит һәм мәрмәр плитәләрнең төсе уңган. Аларны, заман таләп иткәнчә, сыйфатлы, матур, сәнгатьле итеп эшләргә кирәк.
— Районыбыз патриотлары, эшкуарлары, зыялылары бу эшкә алынырга теләк белдерә, парк киләчәктә соклангыч булачак, — ди район хакимияте башлыгы.
Авылның көньягында стадион, мәдәният һәм ял паркы төзелә.
Ришат Актуганов түбәндәге­ләрне сөйләде: “Плетцензее төрмәсендә гильотинада Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәш­ләренең башын чабалар. Белә­сездер, иң соңгысы булып якташыбыз Галәнур Бохараевныкын. Тоткынлыкта ул үзен Сәлим Бохаров дип йөрткән. Язучы һәм әдәбият белгече Рафаэль Мостафин аның батыр ир-егет булганлыгын исбат итүгә күп көч салды. Кызганычка каршы, каһарман якташыбыз турында истәлекләр аз. Р. Мостафинның “Җәлилчеләр” китабында да бер генә абзац.
Еллар үткәннән соң аның батырлыгы “Ватан сугышы” ордены белән билгеләнә. Казан Кремлендә аның барельефы куелган. Без менә шушы паркта якташыбызның исемен мәңгеләштерү турында уйланабыз. Районнан чыккан батырлар байтак. Соңгы елларда ачыклан­ганнарының исемнәре мәрмәргә алтын хәрефләр белән язылачак”.
Дәүләтбай Тимербай улы Уприванов үзенең фидакарь хезмәте белән район кешеләренең олы хөрмәтенә лаек. Аңа 85 яшь. 75 елдан артык гаиләсенә, авылдашларына бик күп игелекле эшләр башкара. Тормыш иптәше мәрхүмә булгач, берүзе калды. Ике улы, ике кызы, 24 оныгы, 20 туруны бер-бер артлы кайтып тора.
Д. Уприванов авыр тормыш юлы үтә. 1941 елның көзендә Мәскәү өчен барган бәрелешләрдә әтисе һәлак була. Карт-корылар, бала-чагалар, хатын-кызлар, шул исәптән әнисе белән бергә Дәүләтбай тылның авыр йөген тарта. Тылдагы фидакарь хезмәте өчен аны медаль белән бүләклиләр. Шушы үсмер­нең һәм әнисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә 11 бала исән кала. Җидееллык мәктәпне тәмам­лагач, армиядә хезмәт итә. Яшь солдатларны хәрби һөнәргә үрнәкле өйрәткән өчен Көньяк Урал хәрби округы командующие маршал Георгий Жуков аңа ике тапкыр Рәхмәт хаты тапшыра. Армиядән соң һөнәрчелек мәктәбен тәмам­лый. Корыч коючы булып эшли. Мул хезмәт хакы алса һәм мәдәни мохиттә яшәсә дә, аны Дубровка авылы, якташлары үзенә тартып тора. Туган ягына кайтып төшә. Авыл хуҗалыгы техникумын, институтын тәмамлап, 30 елдан артык “Восток” колхозында баш агроном булып эшли. Хуҗалык районда гына түгел, республикада алдынгылар сафына күтәрелә.
Д. Уприванов озак еллар терлекчелекне, төзелешне, халык көнкүрешен яхшыртуга күп көч салды. Байтак вакыт ветераннар советы рәисе вазыйфасын үтәде. Корылыклы елларда халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен кешеләрне гомум файдалы эшкә – коелар казуга туплады, үзе дә шунда армый-талмый эшләде.
Дәүләтбай Тимербулат улы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, җиңү яулап кайткан, шулай ук тылда фидакарь хезмәт салган якташлары истәлегенә үзенең, балаларының, оныкларының акчасына авыл уртасында былтыр мәрмәр һәм граниттан бик матур һәйкәл төзетте.
Ветеран яшәгән авыл янә­шәсендәге Өязе елгасы аша ныклы күпер булмавы халык өчен бик уңайсыз иде. Уприванов бу эшкә җиң сызганып тотынды. Рөхсәт алу, акча табу, проект-смета документлары артыннан озак кына йөреп, хыялын тормышка ашырды.
Җәүдәт Гатаулла улы Мәһәдиев – туган авылы Миякәтамак, район кешеләре, илебез өчен гомере буена игелекләр эшләгән кеше. Озак еллар мәктәп директоры, авыл хакимияте башлыгы вазыйфаларында укучыларга ныклы белем, үрнәкле тәрбия бирүгә, мәктәпләр төзүгә, якташ­ларының көнкүрешен яхшыртуга күп көч салды. Пенсиягә чыккач та туган авылында яңа мәктәп салуда башлап йөрде. Ветеранның хыялы тормышка ашты. Соклангыч мәһабәт бина — авыл күрке, халык куанычы.
Җәүдәт Мәһәдиев үсмер чактан ук туган авылы тарихы белән кызыксынды, күп мәгълүматлар туплады. Ниһаять, авыл тарихын бастырып чыгарды.
Узган ел Җ. Мәһәдиев күптәннән үтәлми килгән, күңелен борчыган тагын бер игелекле эш башкарып, кешеләрне шатландырды. 25-30 йортлы күрше Кече Гайнә авылында сугышта һәлак булган яугирләр, исән кайткан фронтовиклар, тыл эшчәннәре истәлегенә муниципалитет, шулай ук халык акчасына гранит һәм мәрмәрдән һәйкәл төзетте. Авыл уртасында тирә-якка ямь биреп торучы монументны талантлы рәссам-төзүчеләр югары сәнгатьле итеп эшләгән. Аның янәшәсенә шушы авылда туып-үскән Русия Герое, генерал-майор Риф Заһит улы Гыйззәтуллинның һәм хәрби бурычны үтәгәндә фаҗигале һәлак булган Илдар Юныс улы Манна­новның рәсем­нәре дә куелган.
Роза Касыйм кызы Киләева яшь чагында Кыргыз-Миякә урта мәктәбендә өлкән пионервожатый иде.
Русиянең атказанган укытучысы Роза Киләева 30 елдан артык география укытты. Укучылар белән илебез буйлап һәм чит илләрдә экскурсияләрдә булып, якташ яугирләр турында күп мәгълү­матлар җыйды. Лаеклы ялга чыккач, биредә үк мәктәпнең Дан музее мөдире булып эшли башлады. Аны җиһазландыруга, экспонатлар белән баетуга күп көч салды.
Кызыл Армия һәм Флотка 100 ел тулды. Яңа төр Кораллы Көчләр формалаштыру турындагы декретка 1918 елның гыйнварында кул куелса да, оештырылу көне дип 23 февраль исәпләнә.
1918 елның 23 февралендә Совет Русиясен тышкы һәм эчке дошманнардан саклау өчен үз теләгең белән армиягә язылу башлана. Беренче Бөтендөнья сугышында Псков белән Нарва янында ил эченә омтылган Германия гаскәрләре туктатыла.
Властька килгән большевиклар башта армияне үз теләге белән килгән кешеләрдән оештыруны хуплый. Чыннан да, армиягә язылучылар бик күп була. Әмма сугыш барышы мондый принципның кулай булмавын күрсәтә. Армия көчсез була. Шулай итеп даими армия булдыруга юнәлеш алына. Хәрби комиссарлар һәм хәрби округлар булдырыла. Гомум хәрби чакырылышка күчү мәсьәләсе хәл ителә.
1920 елга Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә 5 миллион кеше исәпләнә. Шулай итеп куәтле армия Гражданнар сугышында җиңә. Көчле державалар аның белән исәпләшергә мәҗбүр була.
Кызыл Армиянең төп үзенчәлеге – ул ирекле эшче һәм крестьяннар армиясе. Икенчесе – ул илебез халыклары арасындагы дуслык, туганлык, бәйсезлекне яклау армиясе. Өченчедән – анда хезмәт итүчеләр интернациональлек, башка халыкларга хөрмәт белән карау, тынычлык рухында тәрбияләнгән.
Бүгенге Армиядә дә – болар төп кыйммәтләр!

Роза Касыйм кызы туплаган материаллары нигезендә “Славные миякинцы 112-й кавалерийской дивизии”, “У войны не женское лицо”, “По дорогам и горам Афганистана” дигән китаплар бастырып чыгарды. Укытучы, тарихчы, туган якны өйрәнүче бу шәхес халыкның олы ихтирамын яулады.
Тамимдан Хаҗигали улы Әхмәдиев педагогия институтында укыганда үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә. Зур батырлыклары өчен якташыбызга орден, медальләр тапшыралар. Сугыштан соң СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында 30 ел тарихны өйрәнү белән шөгыльләнә. Аерым чорлар буенча язылган хезмәтләре дәреслекләрдә дә басылды. Батыр яугирләр турында монографияләр язды. 25 ел гомере 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе тарихын өйрәнү белән үтте. Аның “Башкирская гвардейская кавалерийская” дигән китабы бу темага иң эчтә­леклеләрдән.
Анда күп якташларыбыз белән беррәттән, Гәрәй Кадыйр улы Нәфыйковның тиңсез батырлыклары турында да языла. Яугир 1907 елда Миякә районының Сатый авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Балачагы ачлык чорына туры килеп, аны балалар йортына урнаштыралар. Томскига кадәр барып чыга. Абыйсы үзе белән Урта Азиягә алып китә. Үсмер шунда заводта эшли, кичке мәктәптә укый. Җаваплы бурычлар үтәгәне өчен СССР оборона халык комиссары К. Ворошилов аңа истәлекле кылыч (әле ул республика Милли музеенда саклана), алтын сәгать бүләк итә. Мәскәү янында барган сугышлардагы кыюлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Алдан күрә белгән хәрби җитәкчелек аны Уфага Башкорт кавалерия дивизиясе оештырырга җибәрә. Полк командиры Гәрәй Нәфыйков дивизия составында Брянск янында беренче булып сугышка керә.
Дошман Сталинградка ыргылганда полкка Липецк өлкәсе Лобановка авылында тупланган дошманны тоткарлап тору, һөҗүм итү бурычы куела. 1942 елның 9 июлендә командир Нә­фыйков 70 солдаты белән шунда юнәлә. Төн уртасында канлы бәре­леш башланып китә. Безнекеләр 400 фашистны һәлак итә, атлы отрядның яртысы һәлак була. Командир чигенергә әмер бирә. Дошман һөҗүмен үзенә юнәлтеп, ике солдаты белән автоматтан ата-ата соңгы тамчы канына кадәр сугыша һәм... арыш басуында ятып кала. 31 июльдә “Красная звезда” гәзитендә Константин Симоновның Гәрәй Нәфыйков һәм аның яудашларының батырлыгы турында мәкаләсе басылып чыга.
Узган ел Җиңү көне алдыннан 12 ир-егеттән торган отряд, федераль проект кысаларында, автомобильләрдә данлы сугыш эзләре буйлап йөреп кайтты. Алар Мәскәү, Казан, Волгоград, Брянск, Смоленск — барлыгы 20 төбәктә булып, якташларыбызның батырлыгына бәйле материаллар туплады, казу эшләре белән шөгыльләнде. Хәбәрсез югалган 5 якташыбызның сөякләрен табып, аларны яңа урынга күчереп җирләделәр, каберләр өстенә чәчәкләр утырттылар.
Менә шулай итеп районда якташларыбызның батырлыгын халыкка җиткерү, исемнәрен мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарыла.

Ким Садыйков,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»