Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дан юлларына тузан кунмый

Дан юлларына тузан кунмый
12.04.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Дан юлларына тузан кунмыйМәшһүр генерал Миңнегали Шәйморатовның батырларча һәлак булуына – 75 ел.

Мәгълүм ки, бу аянычлы һәм онытылмас хәл 1943 елның 23 февраль иртәсендә була. Шәйморатов оештырып, искиткеч зур осталык һәм көч салып, сугышчан әзерлеккә ирешкән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фронтларда дошман гаскәрен кыйратуы белән таныла. Дивизия үткән юллардан бүген дә дан бөркелә. Башкортстан вәкилләре генә түгел, башка төбәкләрдән хәтер яңартуга килүчеләр дан юлларына тузан кундырмый. Иншалла, батыр атлылар турындагы сугышчан хәтер еллар үткән саен яңара гына бара.


Миңнегали Шәйморатов — Башкортстан халкының мәңге онытылмас улы. Бүгенге яшь буын бу исемне һәм ул тәрбияләп үстергән меңнәрчә яугирләрне сагынып искә ала һәм алар белән горурлана. Ләкин бу горурлыкта әче әрем тәме дә бар.
Ничек һәлак булган соң дивизия командиры Шәйморатов?
Милли хәрби формированиеләр 30нчы елларда бетерелә. Һәм көтмәгәндә 1941 елның 13 ноябрендә аларны тергезү турында Дәүләт оборона комитеты карары чыгарыла. Кызу эш башлана. Илдә 20 милли кавалерия дивизиясе булдырыла. Соклангыч һәм кызганыч тарих. Дивизия­ләрнең кайберләре, ут эченә кереп, юкка чыга тора. Фронтка килеп җитә алмаганнары урында ук, я юлда килгәндә алышларда катнашкан дивизияләрне тулыландыру өчен таркатыла. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, барлык сынауларны үтеп чыгуга ирешә. Озын-озак юллар үтеп, Германиягә барып җитә. Берлинны алуда катнаша һәм Эльба елгасы ярларына килеп җитә. Елга аша чыгып, америкалылар белән күрешәләр.
112нче (16нчы гвардия) Башкорт атлылары дивизиясенең Кызыл Байрагында дүрт зур бүләк — Ленин, Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденнары балкый. Дивизия сафларында 78 Советлар Союзы Герое, Дан орденының 5 тулы кавалеры үсеп чыга. Барлык совет кавалериясендә 106 Советлар Союзы Герое була.
Дивизиягә баштарак полковник, аннары генерал-майор Миңнегали Шәйморатов командалык итә. Бик булдыклы, югары әзерлекле, үтә кешелекле шәхес. Өстәвенә, югары мәдәниятле, күп телләр, хәтта кытай телен яхшы белә. Баянда уйный.

* * *
Дивизия доброволецлар исәбенә оештырыла, чөнки мәҗбүри чакырылырга тиешле, хәрби әзерлекле ирләр сугышка алынып беткән була. Бронь буенча калдырылып, фронтны тәэмин итеп торырга тиешле ир-атларны хезмәт урыныннан йолкып дигәндәй алу исәбенә.
Дивизия сафларын 66,6 процент колхозчылар, 26 процент эшчеләр һәм 7,4 процент хезмәткәрләр тәшкил итә. Аңлашыла, алар арасында башлангыч хәрби әзерлеклеләр бармак белән генә санарлык.
Якташыбыз Миңнегали Шәймо­ратов 1941 елның 25 декабрендә Уфага кайтып төшә, көне-сәгате белән дигәндәй укыту, өйрәтү эшләре башлап җибәрә. Беренче чиратта, сержантлар мәктәбе оештырыла. Көн-төн дими, дивизия сафларын тулыландыру, ныгытуда мөмкин булмаганны да таба, куллана. Фронттан кайтарылып, командирлыкка куелган офицер­ларның күбесе кавалерист булмаган, алар әзерлек үтә. Ә колхозда сәнәк, көрәк белән эш иткәннәр ай ярым-ике ай дигәндә, сержант званиесе алып, кече командирлыкка үрләтелә.
Шәйморатов, урта мәктәп программасын үзаллы үтеп, М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиягә керә алган, аны тик яхшы билгеләргә тәмамлаган. Артиллерия эшен җитди үзләш­тергән булгангадыр, өстәмә рәвештә офицерларның югары математатика белемен арттыруны оештыра.
Башкорт АССРы җитәкчелеге дивизияне оештыру, тәэмин итү юлында кирәк булганның барысын да таба.
Республика Хәрби Дан музеенда эшләгәндә, аңа кадәр күп еллар элек тә бу тарихны өйрәнүдә байтак эзләнергә туры килде. Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка ике тапкыр барып, икешәр атна утыру насыйп булды. Русия төбәкләрендә, Украинада дивизия үткән канлы һәм данлы юллар буйлап йөрдем, Луганск, Донецк өлкәләренә дүрт тапкыр бардым, соңгы икесендә — үз исәбемә. Музейда ике елга бер гыйльми-гамәли конференцияләр оештыра идек. Шуңа күрә экскурсияләр үткәрүне теләп ала идем. Четерекле яки уңайсыз сораулар була иде. “Геройлар исемлегендә Шәйморатовның исеме төшереп калдырылган. Моңа кем гаепле?” һәм башкалар. Барлык тискәре сорауларга әзерлекле җаваплар бирелә иде.
112нче (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе 1943 елның икенче яртысында Украинаның — Чернигов, Белоруссиянең Гомель өлкәсе җирләрен дошманнан азат итүдә, Днепр һәм башка елгаларны кичүдә катнаша. Шушы батырлыклары өчен генә дә дивизиянең 56 яугире Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Кавалерия гаскәрләрендә барысы 106 Советлар Союзы Герое булып, шуларның 78е Башкорт дивизиясе сафларында үсеп чыга. Дивизия Польшаны азат итүдә, Берлинны һәм “Маобит” төрмәсен алуда катнаша. Шушы коточкыч зиндан йозакларын җимереп, меңнәрчә тоткыннарны иреккә чыгара...
Гитлерчыларның 1нче һәм 8нче пехота дивизияләрен тар-мар иткән өчен СССР Оборона халык комисса­риатының 1943 елның 21 сентябрен­дәге приказы белән 16нчы Башкорт гвардия кавалерия дивизиясенә мактаулы Чернигов дивизиясе атамасы бирелә.
Сталинград сугышы үзәк музееның сугышчан дан залында “иң-иң”нәр бул­ган 20 дивизия исеме мәрмәргә алтын хәрефләр белән язылган. Шулар арасында 112нче (16нчы гвардия) Башкорт дивизиясе дә бар.
Брянск фронтында 8нче кавалерия корпусы составына кертелә безнең дивизия. Сугыш утына — 1942 елның 2 июлендә. Җәйге кампанияне башлап, гитлерчылар барлык тарафларда да илебезнең эченә үтүне дәвам итә. 8нче корпуска исә, бүгенге Липецк өлкәсе җирләрендә фашистларга көчле каршылык күрсәтү, алга баруларына чик кую бурычы йөкләтелә. Һәм дошман частьлары башкорт атлыларының, окоп-траншеяләргә урнашып, аларга ныклы каршылык күрсәтүләренә “абынып”, туктап кала. “Красная звезда” гәзите 8 июль санында безнеке­ләрнең уңышы турында, Шәймора­товның исемен дә күрсәтеп, язып чыга. 30 июль санында шушы ук гәзиттә “В Башкирской дивизии” дигән күләмле очерк бастырыла, авторы — К. Симонов. Утыз елдан соң ул моны болай аңлата: ул җәй гитлерчыларга каршы торучыларны табу кыен иде. Башкорт дивизиясе шул мәлдә таныла да инде.
Симоновтан соң да шәймора­товчылар үзәк гәзитләр хезмәткәр­ләренең күз уңыннан төшми. Хәбәр­челәр килеп тора. Сәбәбе шул: немец­лар шәйморатовчылардан торган оборона аша үтә алмый. Колхоз басуларыннан, фермалардан килеп, сугыш һөнәрен Шәйморатов мәктәбендә өйрәнгән якташларыбыз немецлар автоматтан ата-ата килгәндә дә, танк­ларга ышыкланып алга үрмә­ләгән­дә дә аларны кыйрату, тар-мар итү ысулларын таба.
“Правда” һәм “Красная звезда” гәзитләрендә Илья Эренбург имзасы белән “Башкиры” дип аталган эссе бастырыла.
8нче кавалерия корпусы командирлары (тиз алышынып торганнар) генерал П. Корзун, полковник И. Лунев һәм генерал А. Жадов Шәйморатов дивизиясенә һәм шәхсән үзенә җылы карашта була. Безнекеләрнең сугышчан бурычын уңышлы үтәү юлында җан атып торуын, намуслы һәм тәртипле булуын телгә ала.
Липецк өлкәсенең Тербуны районы җирләрен саклауны югары бәяләп, комкор Лунев беренче чорда ук Шәйморатов турында уңай характеристика яза. Оборона сугышларын уңышлы алып барган өчен Шәймо­ра­товны Ленин орденына тәкъдим итә.
Сугыш барышында дошманның 2500 кешесен кыйрата, йөзләрчә аты, күпсанлы корал, складлар һәм базалар кулга төшерелә.
Командование куйган бурычларны үтәүдә зур тырышлык салган өчен диви­зия һәм аның командиры Шәй­моратов мактап телгә алына. 97 кеше орден һәм медальләр белән бүләк­ләнә.
Корпус командиры Жалов дивизия командиры Шәйморатовны “генерал-майор” исеменә тәкъдим итеп, шактый нигезле материал әзерләп җибәрә. 1942 елның 10 ноябрендә якташыбызга “генерал-майор” исеме бирелә. 16сында исә Шәйморатовны корпус командирының беренче урынбасары итеп үрләтү турында приказ чыга. Ләкин Шәйморатов үз урынында калган хәлдә яңа урында вакытлыча эшләп килә. Жадов урынына килгән корпус командиры генерал-майор
М. Борисов үзенең иң яхшы дивизия командирына кырын карый.
Бу вакытларда, ягъни 1942 елның ноябрь башында атлылар, 550 чакрым үтеп, Сталинград тарафына килеп урнаша. Дон елгасының урта агымында Слащевская станицасы тирәсенә. 8нче кавкорпус Көньяк-көнбатыш фронт карамагында, 5нче танк армиясе канаты астында һәм аны саклап хәрәкәт итәргә тиеш. Сугышчан бурыч. Лихая – Сталинград тимер юлы тирәсендәге авыл һәм шәһәрләрне азат итеп, алга барырга, камауда калган немец армиясенә матди ярдәм итүгә чик куела.
112нче дивизия, дошман гаскәр­ләренә каршы көрәшне дәвам итеп, уттай атылып, алга бара. 25 ноябрьдә баш очында кара тәре сурәте сугылган самолетлар гүләп тора. Көнозын 800 самолет очыш ясап, безнекеләргә бомба һәм пулемет уты яудыра. Чөнки зенит пушкалары снарядсыз. Фронт карамагындагы транспорт өлгерә алмый. Үзебезнең самолетлар күренми. Шушы көнне дивизиядә 4 полк командиры, 12 эскадрон командиры, йөзләрчә солдат һәм 1500 ат һәлак була. Искиткеч зур югалту!
Обливская пункты өчен сугышлар башланып тора. Тимер юлы күперен шартлатырга кирәк. Обливская — немецларның бик бай тәэминат үзәге. Аны кулга төшергәндә, алар Сталинградта чолганышта калган Паулюс гаскәренә ярдәм кулы суза алмаячак. 8нче корпус бу сугышта катнаша, ләкин уңышка ирешә алмый. Оборонага күчәргә мәҗбүр булалар.
Шулай да Обливская азат ителә. Аннары Морозовск, Белая Калитва шәһәрләре. Гадәтенчә, Шәйморатов дошманга тылдан кереп һөҗүм итә. Куркуга сала, һуштан яздыра. Һәм максатына ирешә тора. Кайбер очракта ул дошман гаскәрен “Ка­тю­ша”лар карамагына тапшыра, юк иттерә.
Белая Калитва шәһәре алдында туктап калырга мәҗбүр булалар. Северский Донец елгасы аша күпер салу таләп ителә. Әмма аргы яктан ут яудырып торалар. 79,9 биеклегендә – көчле ут ноктасы.
Шәйморатов карарына ярашлы, 30 кешелек штурмлау төркеме булдырыла. Егетләр 21 гыйнварга каршы төндә биеклеккә барып җитеп, үзебезнең артиллериягә ориентир бирә. Шушы биеклекнең үзәгенә, немецлар оялап алган ноктага көчле снаряд ташкыны ява башлагач, фрицлар блиндажга качып котылмакчы була. Шул минутта диярлек безнең яктан артиллерия уты тукталып кала һәм безнең егетләр атылып керә. Берничә граната һәм автомат чиратыннан соң, блиндаж, ут ноктасы безнекеләр карамагына күчә. Елгада күпер салу тизләтелә. Әмма иртәнге сәгатьтә немецлар бронетранспортер һәм автоматчылар ротасы белән һөҗүм башлый. 30 егет аларны кырып ташлый. Бу эшкә төрекмән егете, лейтенант Аннаклыч Атаев җитәкчелек итә.
Кыскасы, күпер салынып бетеп, шәйморатовчылар килеп җиткәндә, 79,9 биеклеге снаряд чокырларыннан, янып бетмәгән немец техникасыннан, бихисап дошман солдатларының гәүдәләре түшәлгән коточкыч мәх­шәрдән гыйбарәт була. Кызганычка каршы, 30 егетнең нибары берсе исән була, ул да авыр җәрәхәтләнгән, ике тәүлек дәвам иткән утлы көрәш турында сөйләп бетәр-бетмәстән, җан бирә.
Бу вакытта 8нче кавалерия корпусы 3нче гвардия армиясе карамагына күчерелә. Шәйморатов, 30 егетнең һәрберсен данлыклы панфиловчыларга тиңләп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итсә дә, Герой исеме бердәнбер Атаевка бирелә, 29 кеше үлгәннән соң I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.
Сталинград сугышы дәверендә 112нче кавалерия дивизиясе, 300 чакрым үтеп, авыр сугышларда җиңеп чыга килде, дошманның 3 мең кешесен, 100 танкын, 500 автомашинасын юк итте, күп трофей, шул исәптән, сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек белән тулы 13 складын алды.
Сталинград сугышыннан соң шәй­моратовчыларга үзәктән, Башкортстаннан тәбрикләү хатлары килә. Гомум җыелышта бүләкләр тапшыры­ла. Шәйморатов “Заманча сугышларда кавалерия” дигән темага доклад сөйли. Атлы гаскәрне көчле ныгытмаларга каршы турыдан-туры атакага җибә­рүнең уңышлы алым түгеллеген раслый. Кыю фикерләр әйтә. Шушы көннәрдә Уфадан яңа солдатлар төркеме, хөкүмәттән матди ярдәм килеп төшә. Җыелыш бәйрәм төсен ала.
Алда — яңа бурыч. Көньяк-көн­батыш фронт гаскәрләре Ворошиловград шәһәрен азат итү өчен сугышлар алып барган көннәрдә атлылар дошман тылына җибәрелә. Тимер юл коммуникацияләрен җимереп, гитлерчы дивизияләрнең хәрәкәтенә комачаулык тудыру бурычы куела.
1943 елның февралендә 8нче корпусның 55нче һәм 21нче диви­зияләре немецларның оборона сызыгын үтә алмый туктагач, бу эш 112нче дивизиягә тапшырыла. Шәй­моратов төпле разведка һәм немецлар тылында шартлаулар үткәр­гәннән соң, Белоскелеватый авылына якын урында фронт сызыгы аша үтү турында приказ бирә. Атлылар тирән кар катламында буран уйнатып, дошман тылына уктай атылып керә. Һәм төн караңгылыгында озын юлны дәвам итә.
Өч атлы дивизия дистәләрчә чакрым юл үтеп, юлда очраган немец гаскәрләрен җиңеп, Чернухино, Дебальцево, Баронская пунктларына якынлаша. Юл уңаенда берничә эшелонны шартлаталар. Ворошиловградка якын урында автодром шартлатыла, һөҗүм башлаган пехота полкын “катюша” уты белән ялмап юк итәләр.
13 февральдә 112нче һәм 55нче кавдивизия Чернухинога якынлашып, андагы немец полкларына каршы һөҗүм башлый. Кысрыклый килеп, урам сугышлары дәвам итә. Чернухинога совет гаскәре килү шатлыгыннан колхоз идарәсе бинасына кызыл флаг элгәннәрен сизми дә калалар. “Үзебезнекеләр килде!” — дигән хәбәр тиз тарала.
Атлыларның курку белмәс батырлыгы немецларның котын ала. Хәтта генераллары паникага бирелә. Хә­бәрләр Гитлер ставкасына җит­керелә. “Совет атлыларын юк итәргә!” әмере орден һәм акчалата премия вәгъдә итү белән ныгытыла. Төньяк Кавказ тарафларыннан куылган вермахт дивизияләре Дебальцевога җибәрелә башлый.
Немец фельдмаршалы Манштейн 62нче, 164нче һәм 304нче пехота, 6нчы танк дивизияләренең килеп урнашуын тәэмин итә.
Безнекеләр саклаучысыз бит инде. Немец дивизияләре һәм самолетлар һөҗүм итә. Рейд алдыннан ук 112 кавдивизия тулы булмый. Снарядлар, азык-төлек, атларга фураж җитешми.
Көньяк-көнбатыш фронт штабы раславынча, 1нче механикалаштырылган һәм 2нче танк корпуслары атлылар белән бергә хәрәкәт итәргә тиеш була. Тик бу вәгъдә генә булып кала. Ярый әле “Катюшалар” була. Ул авыр чакта дошманга каршы ут чәчә. Атлылар тиз арада яше­рен партия органнары белән элемтә урнаштырып, партизан оешмалары белән эшчәнлек башлап җибәрә.
Сафлар сирәгәюен исәпкә алып, Шәйморатов кылыч эскадроны һәм танкка каршы батарея оештыруны кирәк таба. Аңа подполковник Г. Фондеранцев җитәкчелек итә. Төркем беренче көндә 38 метр озынлыгындагы тимер юл күперен таратып өлгерә. Сержант Габит Әхмәров төркеме дошманның 5 танкын, 8 автомашинасын күккә очыра.
112нче дивизия штабы Чернухинода урнаша. Чернухиноның көн­батышына килеп урнашкан дошман төркемнәре шул көнне үк юк ителә. Дебальцевога һөҗүм итү вакытында немец полклары ныклы каршылык күрсәтә, шунлыктан чигенергә туры килә. 8нче кавалерия корпусы часть­лары — өч атлы дивизия — дошман тылында зур эшләр башкарып, Ворошиловград шәһә­рен азат итүдә катнаша. Алай гына да түгел, гитлерчыларны куркуга сала. Манштейнның иң көчлеләрдән саналган 17нче танк дивизиясе кавалериягә каршы көрәшкә куела. Әмма ул да атлыларны юк итә алмый. Шәйморатов егетләре дошман күзенә салынмыйчарак хәрәкәт итә.
Югары Башкомандование 8нче кавалерия корпусының хезмәтләрен югары бәяли. 1943 елның 14 фев­ралендә, Ворошиловградны азат итү хөрмәтенә, 8нче кавалерия корпусына 7нче гвардия кавалерия корпусы исеме бирелә.
Гвардияче атлылар дошманга каршы көрәшне активлаштыра. 16нчы дивизиянең 60нчы полкы Дебаль­цевоның көньяк читендә оборона тота башлый. Ярдәмгә реактив корылмалар һәм атлы артиллерия килеп төшә. Шәйморатов әмеренә ярашлы, Дебальцево – Артемовск магистралендә тимер юл сүтелә.
Немец дивизияләре 8нче корпус гаскәрләрен чолгап ала. Корпус командиры генерал Борисов пошаманга кала. Көтеп яту мөмкин түгел. Шул ук көнне 16нчы гвардия дивизиясе штабында үткән хәрби совет утырышында Борисов та катнаша. Шәйморатов тәкъдим кертә. Чернухино бакчалары артында тирән чокыр 8 чакрымга сузылган...
Җиде төн уртасында атлы гаскәр әлеге чокырга юнәлә. Төн пәрдәсе ышыгында Чернухиноны гына түгел, серле чокырны да калдырып, алга омтылалар. Таң беленгәндә 900 немец солдаты юк ителә.
Атлы гаскәр зур кыенлыклар белән Көнчыгыш юнәлешендә барып, Юлино-1 һәм Юлино-2 хуторларына җитеп туктый.
Шәйморатовны Борисов чакырып ала да хәрәкәтне дәвам итәргә боера.
Тик Шәйморатов хәлсезләнгән кешеләргә дә, атларга да ял кирәк­леген әйтә. Әмма Борисов аңа боера һәм Шәйморатов штабына кайтып соңгы күрсәтмәләрен бирә. Иң мөһиме — дивизияне ике төркемгә бүлү, Борисов күрсәткән юлдан алып бармаска. Үзе исә саклаучы төркем белән дошман утына каршы чыга. Һәм немецларның ут линиясе ата башлавына сәбәпче була.
Майор Шәриф Сәлимов аңлатма­ларыннан: “23 февральгә каршы төндә без Фромандиновка авылына якын хуторларда тукталдык. Немец пози­цияләренең якынлыгы сизелеп тора иде. Шәйморатовны чакырып алганда, без, берничә офицер, Борисовка якын тора идек. Соңрак белдем, рейдтан чыгуны Шәйморатов бер тәүлеккә соңлату ягында булган. Иң мөһиме — разведка үткәрик дип ныкышкан. Ләкин корпусның штаб начальнигы полковник Сабуров “хәзер үк” дигән таләп куйган. Борисов аны тулысынча яклаган.
Штабтан чыкканда Шәйморатов­ның кәефе бозылганлыгы йөзенә чыккан иде. Миңа төбәп болай диде: “Бар, Фондеранцевка әйт: рейдтан чыгуга кузгалсын”. Мин бу әмерне үтәп, аңа кайтып әйткәндә, Шәймо­ратов, кара айгырга атланып, киң яланда урманга таба чабып китәргә әзер иде...”
Генерал Шәйморатовның һәла­кәтенә, минемчә, корпус командиры Борисов гаепле. Әгәр ул бер тәүлектән соң кузгалу ягында булса, Шәймо­ратов разведка үткәргән булыр иде. Ә болай... Кем сугышта дошманы турында бер мәгълүматсыз һөҗүм башлый?
Шәриф Сәлимов комдивны һә­лакәтенә кадәр озатып бара.
Махсус бүлек начальнигы Михаил Кузнецов аңлатмаларыннан: “22 февральдә көнозын барган сугышлардан соң мин Шәйморатов туктаган өйгә кердем. Штаб начальнигы Голенев анда иде. Икебез генә калгач, ул рейдтан чыгу никадәр катлаулы һәм четерекле икәнен аңлатты. Бу тарафта тәҗри­бәсе бай икәнлеге ярылып ята иде. Үзе турында түгел, яугирләр һәм офицерлар турында хафаланды. “Бар кеше дә бер төрле түгел, кемнеңдер ныклыгы җитмәве мөмкин, югалып, кеше ярдәменә мохтаҗ калганнар булу ихтимал. Немец частьлары яхшы әзерлекле булырга тиеш. Чөнки безнең кайтуны көттеләр. Без исә югалтулар кичергән, йончыган. Чамалавымча, немец орудиеләре һәм минометлары күп куелгандыр. Бездә пулялар санаулы, снарядлар юк диярлек”.
М. И. Кузнецов генерал Борисов­ның чыгырдан чыгып Шәйморатовка янавын авыр хисләр белән тасвирлый. Ничек инде разведка ясамыйча дошманга каршы кузгал, имеш, Михаил Ильичны тагын шунысы шаккатыра: “Синең дивизия һәрвакыт алдан чыга иде. Әле дә юл башлап барырга тиеш, безнең алда дошманның иң йомшак частьлары”, – дип, Борисов­ның нигезсез сүз йөртүе бөтенләй урынсыз.
Эскадрон командиры, дивизия ветераннар советы рәисе Ә. Насыйров: “Борисовның приказы — дуамаллыктан сугышта разведка мәгълүматлары булмыйча кузгалу мөмкин түгел. Аны устав тыя. Ярый Шәйморатов “разведка боем” алымын кулланды. Һәм шуның белән дошманның 40 орудиесен һәм пулеметларын ачып салды, дивизиянең дә, корпусның да данын саклап калды. Менә Шәйморатовның сугышчан батырлыгы кайда!”
Шул минутларда диярлек кузгалган генерал Борисов үзен тантаналы төстә күрсәтеп үтә. Шәйморатовтан котылдык дип уйлый, күрәсең. “Алга, алга!” — дип өнди хутор урамындагы гаскәрне. “Шәйморатов корпус штабы иңендә чыксын!” — дип тә өстәп өлгерә.
Кызганыч ки, тиз арада дошман тарафыннан көчле атыш башлана. Шәйморатов төркеме сугышып һәлак булса, икенчесендә Борисов һәм юлдашлары снаряд шартлавыннан тар-мар ителә. Күз ачып йомган арада алты өлкән офицер һәлак була. Борисов исә контузия алып котыла. Шашып килеп җиткән немецлар аны әсирлеккә ала.
Шәйморатов соңгы сулышында да дошманга каршы тора. Приказны үтәп, немецларның яшерен ут сызыгына йөз тотып бара һәм аларны бу яшеренлектән чыгарга мәҗбүр итә. Берьюлы 40 орудие ата башлагач, атлы гаскәр бу тарафта һөҗүмгә чыкмый. Менә Шәйморатовның соңгы батырлыгы нәрсәдә!
* * *
Борисовның немец әсирлегенә төшүе “Дейче Цайтунг ин Осланд” гәзитенең 25 февраль санында тәфсилләп язылып чыга. Монысы дөреслеккә туры килә. Ләкин Геббельс ялчылары алдашмый түзә алмый, гвардия корпусы тәмам юк ителде дип төкерек чәчәләр. Бәхеткә, корпусның өч дивизиясе дә, фронт сызыгы аша юл ярып, үзебезнең якка чыга.
Рейдтан чыгу вакытында бер көндә карлы калкулыкта 749 яугир ятып кала. Шуларның 415енең гомере өзелә. Алар “билгесез югалган” исемлегенә кертелә.
Еллар узгач, әсирлектән коткарыл­ган һәм совет хөкеме алдына бастырылган Борисов: “Корпусның тармар ителүе Шәйморатовның минем приказны үтәмәве аркасында”, – дип котыла. Иреккә чыгып, күкрәк тутырып тын алгач, БАССР җитәкчелеге алдында акланып маташа. Әлбәттә, ул үзенең дуамаллыгы аркасында го­мерләре өзелгән якташларыбыз алдында үзен гаепле тоймый. Ләкин шушы ифрат катлаулы һәм аянычлы шартларда да рейдтан зур югалтуларсыз чыгу мөмкинлеге булган, әгәр дә корпус командиры актык сәгать­ләрдә үзенең штабында башкорт кавалериясенең йөзләгән яугир­ләрен һәлак иткән акылсызлык кылмаган булса...
Исеме сугышчан данга күмелгән, гомере иртә өзелгән генерал Шәй­моратовның лачындай сыны, зирәк акылы халык күңелендә яши һәм яшәячәк. Аның онытылырга хакы юк!

Фәрит Вахитов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»