Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яугир-депутатның туганнарын эзлибез

Яугир-депутатның туганнарын эзлибез
07.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Яугир-депутатның туганнарын эзлибезБашкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан Белоруссиядә һәлак булган яугир-депутатның туганнарын эзләү эшләре оештырылган.

Ул – 1943 елның 17 декабрендә Кызыл Армия һөҗүмгә барганда Витебск янында һәлак булган 360нчы укчылар дивизиясенең 1193нчы укчылар полкы политругы, БАССР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты Красавин Олег Николаевич.

Аның депутат значогы Витебск янында табылган. Белоруссия һәм Башкортстан эзтабарлары берләшеп, значокның номеры буенча, аның хуҗасы кем булуын ачыкланган. Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үзенең "Фейсбук"тагы битендә республика халкына яугирның туганнарын табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

- Дәүләт архивында депутатның шәхси эше күтәрелде. Агитация компаниясендәге листовкалары, фоторәсемнәр һәм башка документлар буенча аның тормыш юлын күзаллап китереп була, - ди ул. – Табылган значокның кыйммәте зур. Әлегә ул тапкан кеше кулында. Ул аны яугирнең якыннарына бүләк итеп тапшырырга әзер. Шуңа күрә без Олег Красавинның туганнарын эзлибез.

Яугир депутат 1915 елда тимер юл хезмәткәрләре гаиләсендә туган, мәктәптә белем алган, электромеханик һөнәрен үзләштергән, тимер юлда эшләгән, Кызыл Армиягә чакырылган. Депутат булып ул Бәләбәй районындагы 51нче Аделькино участогыннан сайлана.

Аның хатыны – Красавина Анна Дмитриевна ире үлгәндә башкаланың Сталин (әлеге Коммунистик) урамындагы 47нче йорт,ның 9нчы фатирында яшәгән. Ә 1945 елда аның адресы: Киров өлкәсе, Котельнич шәһәре, Октбрь урамы, 78нче йорт, дип күрсәтелгән.

- Без Бөек Ватан сугышы елларында республикада парламентаризм тарихын ныклабрак өйрәнергә булдык, - ди Константин Токачев. – Башкортстан Югары Советының беренче чакырылышы гомумән уникаль – депутатлар арасында, гади эшче-крестьяннар белән беррәттән, Иосиф Сталин, Климент Ворошилов, Михаил Калинин, Вячеслав Молотов, Николай Булганин һәм башка бөек шәхесләр дә булган.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»