Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Каһарман тарихчы
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Каһарман тарихчыБәләбәй районының Тузлыкуш авылы илгә күренекле шәхесләр биргән иң бай төбәкләрдән исәпләнә. Шулар арасында Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор Хәмзә Фатыйх улы Усманов Ватан каршындагы каһарманлыгы һәм гүзәл эшләре белән аерым урын алып тора. Ул 1923 елның апрелендә Мәүҗидә һәм Фатыйх Усмановларның ишле, ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Иген игеп тормыш көткән әти-әниләре кызлары Наилә, Халидә, Галимәгә, уллары Хәмзә белән Мадарикка төпле белем бирергә тырышалар, урындагы мәктәптә укыталар. Белемгә әвәс Хәмзә, башкалардан аермалы буларак, әти-әнисенең авыр кул хезмәтен күреп, авыл хуҗалыгын үстерү турында уйлана һәм 7 сыйныфтан соң, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, бер ел авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул хәрби хезмәткә чакырыла. 7 ай Смоленск артиллерия училищесында укый, ә 1942 елның июнь аеннан Бөек Җиңү көненә кадәр сугыш хәрәкәтендәге армия сафларында хезмәт итә, взвод һәм артиллерия батареясе командиры була. Воронеж янындагы үзенең тәүге сугыш яланын искә төшереп, яугир-ветеран болай ди:
— Окоплардан башны күтәрерлек түгел. Немец артиллериясе туктаусыз дөмбәсли, дошман бомбардировщиклары өскә бомба яудыра. Алар туктап өлгерми, немец пехотасы атакага күтәрелә. Мылтык һәм пулеметлардан атып, дошман һөҗүмен кире кайтарабыз. Чиксез физик һәм психологик киеренкелек кичерәбез. Тыныч тормыш төштә калган, кабатланмас шикелле, мин үземне тәмуг оясында газап күрүче җан итеп тойдым, — ди ветеран. — Без батырларча сугыштык. Безне совет патриотизмы, Ватанны саклау бурычы алга этәрде. Соңрак осталыкка да өйрәнеп җиттек.
Х. Усманов Курск дугасында, Украинаны, Молдавияне, Румынияне азат итүдә катнаша, Берлинны штурмлый. Ул һәрчак иң алгы сафта: пушкалардан туры атып дошманның танк­ларын, пехотасын, ут нокталарын юкка чыгара. Өч тапкыр яралана һәм контузия ала, ике дистәгә якын орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Шулар арасында каһарман авылдашыбызның күкрәген түбәндәге сугыш бүләкләре бизи: ике “Кызыл Байрак”, “Александр Невский”, I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре һәм башкалар.
Капитан Хәмзә Усманов, сугыш тәмам­ланып, ел ярым үткәч кенә хәрби хезмәттән кайта, хәрби исәптән подполковник чинында төшә. Тәүдә — Дәүләт контроле министрлыгында, арытаба республика Министрлар Советында эшли. 1950 елда читтән торып Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт универ­ситетының тарих факультетын тәмамлый һәм Стәрлетамак районының Түбән Услы мәктәбендә тарих укыта, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Белемгә омтылышы, фәнни эшчәнлек белән кызыксыну аны СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы аспирантурасына алып килә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул биредә кече гыйльми хезмәткәр булып эш башлап, Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Авыл кешесе буларак, ул аграр тематиканы сайлый. 1958 елда “Башкортстанда Столыпинның аграр реформасы” монографиясен язып, кандидатлык диссертациясе яклый. 1959 елда күмәк авторлар катнашлыгында “Башкорт АССРының тарихи очерклары” дөнья күрә. 1973 елда галим КПССның, Башкортстан оешмасы тарихи очерклары”н яза.
1981 елда “Башкортстанда реформадан соңгы чорда авыл хуҗалыгында капи­тализмның үсеше” дип аталган фундаменталь монографиясе басыла, докторлык диссертациясе яклый.
1996 елда язган “Борынгы заманнардан алып ХIХ гасырның 60нчы елларына кадәр Башкортстан тарихы” дип аталган хезмәте җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. “Китап” нәшрияты бу хезмәтне яңадан 5000 данә тираж белән бастырып чыгара.
1980 елда СССР Фәннәр академиясе Президиумы Х. Усмановны Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры итеп тәгаенли. Бу авыр йөкне ул 8 ел буе тарта. Биредә аның оештыру сыйфатлары аеруча нык ачыла. Башкортстан тарихына һәм башкорт филологиясе үсешенә зур өлеш керткән өчен Тарих, тел һәм әдәбият институты “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Хәмзә Фатыйх улының гаиләсе дә соклангыч. Тормыш иптәше Елена Юлиановна 1950 елдан теш табибы булып эшли. Римма һәм Радмир исемле ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Оныклары, туруннары да — дөнья тоткалары.
Хәмзә Фатыйх улы Усманов 200дән артык фәнни хезмәт авторы, 25 монография язган, шулар арасында Тузлыкуш тарихы да бар. Ул 1744-1917 елларны чагылдыра.
Галим 2009 елның 13 гыйнварында дөнья куя. Уфа шәһәрендә җирләнә.
2011 елдан Башкортстанда галимнең тормышына һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган Усманов укулары үткәрелә.
Аның күпьеллык намуслы хезмәте БАССР Югары Советының Почет грамотасы белән билгеләнгән, аңа “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелгән.

Камил Фазлетдинов.
Бәләбәй районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»