Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Сагынып кайтып килдек үткәннәргә, Якты өмет баглап киләчәккә”

“Сагынып кайтып килдек үткәннәргә, Якты өмет баглап киләчәккә”
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Сагынып кайтып килдек үткәннәргә, Якты өмет баглап киләчәккә”Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында республиканың күренекле шәхесе Хәмзә Усмановны искә алу һәм “Йөрәк тарта туган җирләргә” китабын укучыларга тәкъдим итү чаралары зур Авыл бәйрәменә әйләнде.

Рухы яши
туган авылында

…1899 елда ачылып, 2010 елга кадәр эшләп килеп, илебез, республика, район өчен халык исемнәрен йөрәгенә язып куйган бик күп шәхесләрне тәрбияләгән Тузлыкуш урта мәктәбенең тамаша залы бүгенге көндә мәдәният учагы булып файдаланыла. Бина, ишекләрен киң ачып, башкаладан, район үзәгеннән килгән кунакларны, авыл кешеләрен эчкә әйдәде. Кочаклашу-күрешүләр, хәл-әхвәл сорашулар китте. Гомернең кабатланмас мизгелләре… Аннары педагогик хезмәт ветераны, тарихчы, музей җитәкчесе Римма Исхакова Тузлыкуш авылы тарихы турында гаять бай материал тупланган музейда экскурсия үткәрде. Әйтергә кирәк, мирасханәнең сакланып калуында, аның һаман материаллар белән баетылып торуында Рима Миргасим кызының роле зур. Шуңа күрә дә һәр экспонат, авылдан чыккан һәр шәхес турында тәфсилләп һәм яратып бик озак сөйли ала ул.
Бәйрәмнең тарихка сәяхәттән башлануы юкка түгел. Аның беренче өлеше шушы авылда 1923 елның апрелендә туып-үскән күренекле шәхес – тарихчы, Башкортстан Фәннәр академиясенең почетлы академигы, тарих фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмзә Усмановны искә алуга багышланды. Аңа, әгәр исән булса, 24 апрельдә 95 яшь тулган булыр иде.
Шушы олы шәхесне, данлы гомер юлы узган, илебез тарихына исемен алтын хәрефләр белән теркәгән күренекле авылдашларын гаять җылы итеп искә алды тузлыкушлылар. Сәхнә түрендә галимнең зур портреты, аның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган фотосурәтләрдән стендлар, туганнарының җылы хатирәләре – аның турында якты хәтернең күркәм чагылышы булды. Ә Уфадан аның шәкерте, тарих фәннәре кандидаты, галимнең эшен дәвам итүче Марсил Фархшатовның килүе зур сөенеч булды. Марсил Нурулла улы олы ихтирам белән мөгаллим турында бәян итте.
– Зур кеше булса да, ул бик гади, ачык күңелле иде. Күп сөйләргә яратмый, ә хезмәтләрендә – төгәллек, аныклык, һәр сүзе әһәмияткә ия. Мин бүген укытучымны туган авылында шулай зурлап искә алганнары, үземнең монда булуым өчен шатланам. Аның исеме белән бәйле һәр нәрсә минем өчен кадерле, – диде ул.
Туганнарының берсе – гомер буе авылда укытучы булып эшләгән, әлеге көндә хаклы ялдагы Фәнәвил Усманов та аның турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Усмановларның тирән тамырлы нәселе элек-электән төпле акыллы, зирәк зиһенле булган, аларның укуга, белем алуга хирыслыгы буыннан-буынга күчеп килә. Шәҗәрәләрен хасил иткән бик күпләре югары белемгә ия, зур урыннарда эшләгәннәр һәм эшлиләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Рифгать ага Усманов озак еллар район гәзите мөхәррире булды, Резеда Усманова-Ильина, журналист буларак, шулай ук, хаклы ялга чыкканчы шәһәр-район басмасында хезмәт куйды.
– Хәмзә абый Усманов турында якты хатирәләр, авылыбызның һәр чишмәсе, һәр агачы, болын чәчәкләре, шифалы һавасы кебек, авылдашлар күңелендә мәңге сакланыр. Ул – безнең горурлыгыбыз. Ни дисәң дә, туган авылыбыз тарихын башлап җыючы да, аны халыкка җиткерүче дә Хәмзә Усманов булды, – кичәнең икенче өлешен шундый сүзләр белән башлады алып баручы Лена Юлаева.

Заман таләп иткән китап

Сәхнәдә алкышлар астында “Күңел тарта туган җирләргә” китабы тышының зур итеп эшләнгән, күчермәсе пәйда булды.
Аның авторы – журналист һәм язучы, шагыйрь, күп китаплар авторы, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе Камил Фазлый. Менә ул дулкынланып, һәрвакыттагыча елмаеп, сәхнәгә күтәрелде.
Камил Фазлый Тузлыкуш авылының килеп чыгышы турында документаль материаллар кертелгән, төрле чордагы халык саны, хуҗалык эшчәнлеге, көнкүреш, тарихи вакыйгалар, власть органнары, белем һәм мәдәният учаклары, күренекле шәхесләр, хезмәт алдынгылары хакында күпмедер мәгълүмат тупланган китапка кыскача күзәтү ясады. Әлеге зур хезмәтне тормышка ашыруда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән авылдашларына, спонсорларга, үз куллары белән монографиясен тапшырган Хәмзә Фатыйх улына, фикердәшләре Римма Исхаковага, Лена Юлаевага, тәүге киңәшчесе һәм укучысы, тормыш иптәше Рәсимә Нургали кызына – барчасына олы рәхмәтләрен җиткерде, китапларын бүләк итте.
– Уналты бүлектән торган китапка бик күп авылдашлар турында мәгълүматлар тупланган: арабыздан киткәннәре дә, әле гомер иткәннәре дә бар. Ак әбиебез Зәкия Шәфыйкованы, сугыш чорында ятимлектә бала тәрбияләгән, колхоз басуларында бил бөккән Дәлихә, Зәйнәп, Рәкыя, Фатыйма, Сәгыйдә һәм башка бик күп апаларыбызны, олы хөрмәткә лаек укытучыларыбыз Исмәгыйль Кәлимулла улын, Барика Хәбиб кызын, Хәтимә Кәлимулла кызын, Рифкать Хәмитҗан улын, Ләлә Сәмигулла кызын, Сәкинә Мөнәвәр кызын китапны укучылар тик якты хатирәләр белән генә искә алгандыр. Гыймад Яһүдин, Сабир Кадыйров, Мәдхия Әхмәтҗанова, Валерий Гайнанов, Риф Газизов кебек шәхесләр белән берлектә, монда туып, бүгенге көндә Тузлыкушны саклап яшәүчеләрне дә тарихка кертүне кирәк тапкан язучы. Барысы исеменнән дә рәхмәт Сезгә, – дип әдипнең чыгышын тулыландырды Лена Юлаева.
Арытаба сәхнә түренә басмага кергән мәкалә геройлары күтәрелде.
Шундый кадерле кунакларның берсе – Эра Яһүдина-Мөхәммәтшина. 1934 елда БАССР җирле сәнәгатенең халык комиссары итеп расланган, ә 1937 елда репрессиягә эләгеп, 1938 елда атып үтерелгән авылдашлары Гыймад Җиһангир улы Яһүдинның кызы – мәгариф өлкәсендә зур хезмәтләр күрсәткән, казанышларга, абруйлы исемнәр алуга ирешкән, 86нчы яше белән баручы Эра Яһүдина-Мөхәммәтшина язучыга, шулай ук үз кызы итеп үстергән авылга, инде бакыйлыкка күчкән элекке авыл кешеләренә рәхмәтен җиткерде.
– Бу китапны елый-елый укыдым, ул югарырак даирәләрнең җитди игътибарына лаек, аны таратырга, урысча да чыгарырга кирәк, үткәннәрсез киләчәк булмый, ул – ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләү чыганагы, – диде ул.
Китапны чыгаруга, шулай ук әлеге кичәне уздыруга да спонсорлык ярдәме күрсәтүче, туган авылы өчен җан атучыларның берсе – “Сургутнефтьгаз” җәмгыяте эзләнү-разведка эшләре идарәсенең участок мастеры Рафаил Вәлиуллин Стәрлетамактан кайтып җиткән, ул да олы рәхмәт хисләре белән, дулкынланып чыгыш ясады.
Тузлыкушның моңлы кызы, һәвәскәр композитор, Өсән-Ивановка авылында укытучы булып эшләүче Зөлфирә Әүбакирова балачактагы якты хатирәләре белән уртаклашты, Камил Фазлый сүзләренә үзе язган җырларны башкарды, ул да китапта лаеклы урын алган.
Китап туе белән котларга килгән Бәләбәй районы һәм шәһәре башкортлары корылтае рәисе, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе Салих Хәйруллин, шәһәр һәм район гәзите хезмәткәрләре Алсу Шәрипова һәм шушы юллар авторы язучыга, авыл халкына рәхмәтләребезне җиткердек.
Язучының бер бәхете – гомер буе туган җирендә яшәп, иҗат итү булса, икенче бәхете – тормыш иптәше Рәсимә Нургали кызы белән лаеклы уллар үстерүләрендә. Намуслы хезмәтләре белән республикада танылу алган, җаваплы урыннарда эшләүче, туган тел сагында калкан кебек торучы журналистлар, язучылар – төпле каләмкярләр алар. Икесе дә филология фәннәре кандидаты. “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, БДУда мөгаллим йөген тартучы Илдус Фазлетдинов төзегән “Башкортстан татарлары фольклоры” китабының да шушы көннәрдә дөнья күрүе ямь өстенә ямь өстәде, гүя әтисенең бәйрәменә улының зур бүләге булды. Аларның кичәгә кайтуы, чыгыш ясаулары, “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Фазлетдинов “Йөрәк тарта туган җирләргә” китабын чыгаруга үз өлешен керткәннәргә гәзит исеменнән бүләкләр, рәхмәт хатлары, Илдус Фазлетдиновның музейга үзенең китабын тапшырулары – әти-әнисенең генә түгел, залда утырган барчасының, аеруча укытучыларының күңелендә “Эх, үзебезнең егетләр!” дип, горурлану тойгысы тудырды.
Авылдашлары исеменнән рәхмәт әйтеп чыгыш ясаган Венера Шәяхмәтова Тузлыкушның киләчәгенә зур ышаныч белдерде. Әйе, авылның киләчәгенә өмет һәм ышаныч бар. Әлеге чара бу ышанычны тагын да ныгытты. Чөнки аларның төпле сүзле, максатчан авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова бар. Чөнки аларның Римма Исхакова, Лена Юлаева, Камил Фазлый һәм инде, Коръәнне өйрәнеп, абыстай буларак та авылда абруй казанган Рәсимә Нургали кызы кебек ныклы рухи таянычлары бар. Туган җирләреннән ерак яшәсәләр дә, бәйрәмнәр, төрле чаралар уздыру, китап чыгару һәм башкалар өчен матди ярдәм күрсәтүче Рафаил Вәлиуллин, Ринат Хәйруллин кебек асыл егетләре бар. Мәктәп булмауга карамастан, китү турында уйлап та карамаган, матур итеп яшәп ятучы Айгөл белән Нәзир Моратовларның ишле гаиләсе бар. Рафаил Вәлиуллинның ата-ана нигезен суытмыйча яшәүче сеңелләре Флүрә, Гүзәл бар, әйткәндәй, ул үзе дә туган авылына кайту турында күңелендә хыял йөртә булыр. Ике ел элек Фәридә белән Мөнәвир Синәгатуллиннар Себердән кайтып яши башлаган. Мөнәвир хәзер авылдашларын матур тавышы белән шатландыра – һәр чарада катнаша, җырлый.

Киләчәк үзебезнең кулда!

Дүрт сәгатькә сузылган кичә ун ел буе халкына җыр-моң бүләк итүче “Гөлнәзирә” вокаль төркеме, Физалия белән Мәгъсүм Гәрәевлар, Мөнәвир Синәгатуллин, Зөлфирә Әүбакирова, Зилә Юлаева, Рәмзия Синәгатуллина башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Ә сценарийның авторы, нәфис сүз остасы, авыл китапханәсе китапханәчесе Лена Юлаева – авылның йөзек кашы, нәкъ аның оештыра белү сәләте белән Авыл бәйрәме һәркем күңелендә онытылмаслык мизгел булып калды.
Кичә ахырында Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова сүз алып, авылдашларына мөрәҗәгать итте:
– Әйе, безнең авыл җир йөзендә яши башлавыннан алып ил белән бөтен шатлык-сөенечләрне дә, кайгы-хәсрәтләрне дә бергә кичергән һәм бүгенге көнгә кадәр лаеклы яши. Киләчәге дә якты булсын, ә аның өчен аерым кешеләрнең генә тырышуы, яхшы эшләр башкаруы җитми. Барыбыз бергә, күмәкләп көч салырга, авылыбызны күз карасы кебек сакларга кирәк. Бергә булсак, бердәм булсак, Тузлыкуш мәңге яшәр!
Күпләр китапның дәвамы да булсын иде дигән теләк белдерде, Римма Исхакова олы буын тузлыкушлыларның байтак хәтер-хатирәләрен калын бер альбомга туплаган да инде. Булыр, һичшиксез булачак, чөнки тормыш дәвам итә.

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»