Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исмәгыйлевлар йолдызлыгы

Исмәгыйлевлар йолдызлыгы
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Исмәгыйлевлар йолдызлыгыЯзмабыз герое Ришат Исмәгыйлевка шушы көннәрдә 98 яшь тулды. Республикадагы соклангыч мәгариф хезмәткәрләре династиясенең абруйлы өлкән вәкиле ул, Нуриман районының гына түгел, Башкортстанның горурлыгы. Күптән түгел аның белән очрашып, тормыш һәм хезмәт юлы, казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә омтылышның беренче нурлары кайчан башланганы хакында сөйләштек.

Мәгърифәтчеләр
династиясе

XIX гасыр урталарында хәзерге Нуриман районының Нимесләр авылында Исмә­гыйль Йомадиловның хатыны Сабира үз өйләрендә кыз балаларга Ислам дине сабакларын өйрәтә. Үзенең бер кызы һәм алты улына да Ислам дине нигезләрен төшендерә. Соңыннан уллары авыл мәд­рәсә­сендә һәм Кырмыскалы районының Кыешкы авылы мәдрәсәсендә белем ала. Укымышлы Исмәгыйльнең уллары үзләре­нең балаларын да – авыл мәдрәсәсендә, ә Салих һәм Ибраһим исемлеләре улларын Троицк мәдрәсә­сендә, Казан янындагы Кышкар һәм Бохара мәдрәсә­ләрендә укыталар.
Авыл халкы Ибраһимны – икенче мәхәл­ләгә мулла, Мөдәрисне яңа мәдрәсәгә директор итеп сайлый. Салих беренче мәхәлләдә мөәзин итеп сайлана, мәдрәсәдә укытучы вазыйфасын үти.
1929-30 елларда авылда дин таратуда гаепләп, Салих белән Ибраһимны сөргенгә җибәрәләр. Исмәгыйльнең кызы Гарифә белән Салихның хатыны Гафия 1918 елга кадәр өйләрендә кызларга дин сабаклары бирә.
Салихның уллары Һашим, Әмир, аларның хатыннары Рәйсә, Манзума югары белем алып, Нимесләр, Кызыл-Яр, Үкәрле авыллары урта мәктәпләрендә укыта. Һашим Нимесләр мәктәбендә директор, роно мөдире була. Аның кызы да укытучы булып китә. РСФСРның Мәгариф отличнигы, районның шәрәфле шәхесе исеменә лаек була. Салихның улы Гомәрнең өч кызы Казан, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләрендә укытучы булып эшли. Салихның бер улы Әмир Нимесләр, Байгилде, Үкәрле мәктәп-ләрендә күренекле укытучы булып, РСФСРның атказанган укытучысы исемен ала (аның ике кызы да югары белемле укытучылар). Салихның туганнары Якуп, Ильяс, Мотаһар, Мотаһарның балалары да укытучылык һөнәрен сайлап, район мәктәпләрендә үрнәкле хезмәт күрсәтәләр. Салихның бертуган энесе Ибраһимның улы Фәрит, аның хатыны Халисә, ике уллары – бер гаиләдән дүрт фән кандидаты – Уфада, Мәскәүдә фән, мәгариф өлкә­сендә уңыш казаналар.

Байгилденең горурлыгы

Салих Исмәгыйлевның улы Ришат беренчеләрдән булып педучилище тәмам­лый, Благовар районында укытучы булып эшли, Совет Армиясенә чакырыла. Ул Брест крепостендә урнашкан 455нче укчылар полкының радистлар взводында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башланып, фашистларның беренче бомбалары элем­тәчеләр өстенә төшеп, күпләр һәлак була. Яраланган һәм көчле контузия алган Ришат Исмәгыйлев исән калган солдатларны дошманнарга каршы күтәрә. Берничә көн чолганышта булган крепостьтан Ришат Исмәгыйлевны һәм аның ике иптәшен җитәкчелеккә хәлне хәбәр итәргә җибәрә-ләр. Юлда ике иптәше һәлак була, Ришат, күп авырлыклар үтеп, дивизия командирын табып, крепостьтагы хәлләрне хәбәр итә. Алдагы сугышларда Исмәгыйлев каты яралана, төрле госпитальләрдә ятып, ике култык таягы белән туган авылы Нимесләргә кайтып төшә. Мәктәптә бераз укытучы, Үкәрледә директор булып эшли. Талантлы мөгаллим, оста оештыручы Ришат Исмә­гый­левны сугыш вакытында таралуга килеп җиткән Байгилде мәктәбенә директор итеп җибәрәләр.
Алдан күрүче җитәкче-реформатор районда һәм республикада укытуның төрле тармакларында башлап йөрүче була. Республикада беренчеләрдән булып ике катлы мәктәп төзетә. Бюджеттан тыш акчалар табып, мәктәп янында 50 урынлык интернат булдыра.

Хезмәт тәрбиясе бик мөһим

Ришат Исмәгыйлев республикада, районда бөтен мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирүне башлап оештыручы була. Мәктәп яны участогында – яшелчә, де­кора­тив үсемлекләр үстерү, ә өлкәнрәк­ләр белән колхоз басуларында мал азы­гы, иген игү, умартачылык белән шө­гыль­ләнү. 1954 елда яшь тәҗрибәчеләр Мәс­кәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күр­гәзмәсендә катнашып, медальләр яулап кайта.
1956 елда Ришат Салих улы республикада беренче булып 20 гектар мәйданда мал чөгендере үстерү буенча өлкән сыйныф укучыларыннан бригада оештыра. Күпьеллык эш нәтиҗәсендә уңыш 400дән 700 центнерга җитә. Барысы да ВДНХ медальләре белән бүләкләнә.
Умартачылык сәләте нәселдән килгән Ришат Салих улы бу тармакны авыл хуҗа­лыгында иң кирәклеләрнең берсе, мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мөһим роль уйный, дип саный. Шулай итеп, 50 бал кор-ты гаиләсенә өлкән сыйныф укучыларыннан республикада бердәнбер укыту-тәҗ­рибә умартычылыгы оештырыла. Яшь умартачылар хезмәт тәҗрибәсенең тулы циклын үтә.
Мәктәптә авто-трактор гаражы, спорт комплексы һәм укытучылар өчен 15 фатир булдырыла. Төп бурыч – мәктәпне югары белемле укытучылар белән тәэмин итү була. Бу мәктәптә өстәмә белем һәм тәҗрибә алган укытучылардан күренекле галимнәр, фән докторлары чыга. Мәктәп тәмамлаучылар арасында да югары уңышларга ирешүчеләр күп була.
Ришат Исмәгыйлев республикада балаларга хезмәт тәрбиясе бирү методикасын һәм хезмәт тәрбиясен оештыру юлларын фәнни рәвештә нигезли.

Патриотик рух ныклыгы

Ришат Салих улы укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүне оештыруга зур игътибар бирә. Юкка түгел, аның әтисенең икетуганы Муллатаһир Мөхәммәдьяров 1905 елда урыс-япон сугышында Русия герое була, ә әтисенең апасының улы Фазлетдин 1911 елда Балкан сугышында катнаша. Ришат Исмәгыйлевның бертуганы Әнвәр, Мәскәү янында фашистларны тар-мар иткәннән соң, Кремль полкына тәкъдим ителә, бөек илләрнең җитәкчеләрен саклауда, Җиңү парадында катнаша.
Байгилде мәктәбендә уку-укыту барышы күптөрле эчтәлекле чаралар белән укучыларны физик яктан камилләштерүгә һәм патриотик тәрбия бирүгә корылган була. Мәктәп базасында республикада беренче тапкыр “ДОСААФ республикасы” көне үтә.
Мәктәптә даими рәвештә туган якны өйрәнү буенча декадниклар, походлар, экскурсияләр оештырыла. 1963 елда ачыл­ган “Хәрби һәм Хезмәт Даны музее” республикада иң яхшысы дип билгеләнә.
Ришат Исмәгыйлев Брест крепостенда ике тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Конев җитәкчелегендә совет халкының Хәрби Дан урыннары буйлап үткән яшьләр походларында җиңүчеләрнең Бөтенсоюз слетында республика яшьләр отрядының командиры итеп билгеләнә. Маршал кулыннан Рәхмәт хаты ала.
Данлы мәктәптә кунакта булган билгеле кешеләрне саный китсәң, бик күп урын кирәк булыр иде. Беренчеләрдән булып бирегә халык артисты Гыймалетдин Минһаҗев һәм язучы Кадыйр Даян килә. Даими очрашуларда катнашкан илебезнең зур галимнәре, артистлар, композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, хезмәт һәм сугыш геройлары авыл мәктәбендәгеләрнең күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдыра, зур фәһем бирә.
БАССРның мәгариф министры Фатыйма Мостафина Ришат Исмәгыйлев хезмә­тенә югары бәя бирә: “Киң педагогик күзал-лау һәм белемлелек, максатчанлык, иҗади эшләү сәләте, укучыларны һәм укытучыларны оештыра белү, таләпчәнлек һәм педагогик коллективка гуманлы мөнәсәбәт – Исмәгыйлевка хас нәрсәләр. Аның җитәк­челегендә уку йорты алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнде”.
РСФСРның атказанган укытучысы Ришат Исмәгыйлевның төрле министрлыклардан, оешмалардан барлыгы 131 Мактау грамотасы һәм дипломнары бар.

Соклангыч зур гаилә

Сугыш инвалиды буларак, 55 яшьтән пенсиягә чыгарга тиеш булса да, Ришат Исмәгыйлев 65 яшькә кадәр Байгилде мәк-тәбен лаеклы җитәкли. Бүген аның төпчек улы Салават бу эшне дәвам итә.
Үткән елның 22 августында мәгариф хезмәткәрләренең республика җыелы-шын­да республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Нуриман районыннан Исмәгый­левлар династиясен мактап телгә алды.
“Башкортстан гаиләсе” республика смотр-конкурсының “Фән һәм мәгариф” номинациясендә Исмәгыйлевлар гаиләсе җиңүче булды. Ришат Салих улы белән Сәрвә Газиз кызы – педагоглар династия­сенә нигез салучы соклангыч кешеләр, үз-ләренә алмашка 5 ул һәм 1 кыз үстерделәр.
Өлкән уллары Флюр – техник фәннәр докторы, профессор, Уфа дәүләт авиация техник университетында кафедра мөдире, Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәт­кәре, Башкортстанның атказанган уйлап табучысы, Русиянең алдынгы фәнни учреж­дениеләренең җиңүчесе, республика Баш­лыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аның тормыш иптәше Людмила Михайловна Уфа техник колледжында белем бирә, Русия урта махсус мәгари­фенең атказанган хезмәткәре. Уллары Рөстәм – АКШның Чикаго университетында профессор, кызлары Яна юридик фәннәр кандидаты, доцент, УДАТУ укытучысы.
Зинфер Ришат улы – химия фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр акаде­миясенең мөхбир-әгъзасы, Кемероводагы фәнни институт директоры, СССР­ның мактаулы уйлап табучысы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, академик В. Кавтюк исемендәге премия лауреаты. Кузбасс Почет ордены һәм чит ил академияләренең медальләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Светлана – биология фән­нәре кадидаты, Русия Фәннәр ака­демиясенең Себер бүлеге хезмәткәре. Уллары Ильяс – химия фәннәре кандидаты, Русия Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре. Ильясның тормыш иптәше Екатерина сәнгать белеме белгече, фәнни хезмәткәр. Тимур Зинфер улы – Новосибирск дәүләт университеты укытучысы.
Фоат Ришат улы – техник фәннәр докторы, Губкин исемендәге Мәскәү нефть университеты профессоры. Тормыш иптә­ше Асия – ветеринария фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе. Уллары Салават – Европа реконструкция һәм үсеш банкы хезмәткәре. Аның хатыны Ольга – филология фәннәре кандидаты. Зөлфия Фоат кызы – химия фәннәре кандидаты, Русия­нең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының фәнни хезмәткәре.
Рафаэль Ришат улы – авыл хуҗалыгы фәнәре докторы, профессор, Башкортстан фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, үсемлекчелек кафедрасы профессоры, Русия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, фән техникасы өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Тормыш иптәше Эльза – ветеринария фәннәре докторы, БДАУ профессоры. Уллары Ринат – химия фәннәре кандидаты, “Газпромнефть” директоры. Аның тормыш иптәше Динара – юрист. Камил Рафаэль улы – икътисад фәннәре кандидаты, БДАУ доценты, Русия аграр хәрәкәте стипендиаты. Аның хатыны Эльвира – бухгалтер.
Флюра Ришат кызы – филология фән­нәре кандидаты, Уфа юридик институты­ның кафедра мөдире, доцент, Башкорт­стан­ның атказанган укытучысы. Тормыш иптәше Фәрит – пенсиядәге инженер-икътисадчы. Кызлары Наилә – юридик фәннәр кандидаты, Уфа юридик институты укытучысы. Уллары Әнвәр – юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Прокуратурасы хезмәткәре. Аның тормыш иптәше Рәсимә – медицина фәннәре кандидаты, БДМУ укытучысы.
Салават Ришат улы – Нуриман районы Байгилде авыл хуҗалыгы лицее директоры, әтисенең эшен лаеклы дәвам итүче, Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең гомуми урта белем бирү отличнигы, Русия гомуми мәгарифенең почетлы хез­мәткәре. Аның тормыш иптәше Нурия Хат­мулла кызы лицейда инглиз теле укыта, Русиянең мәгариф отличнигы. Уллары Таһир – техник фәннәр кандидаты, мәгъ-лүмати системалар архитекторы. Нияз Салават улы “Газпром-Нефть” фәнни-техник үзәге җитәкчесе, физика-математика фәннәре кандидаты. Зилә Салават кызы – аспирант.
Бер гасыр эчендә ничә буынга мәгъ­рифәт нурлары чәчкән бу соклангыч нәсел­не чын-чынлап мәгариф күгендәге якты йолдызлык дияргә була.

Данлыклы педагог

Ушинский, Сухомлинский, Макаренко кебек бөек педагогларның дәвамчысы буларак, Ришат Исмәгыйлев һәрьяклап үсешкән шәхес тәрбияләүне мөһим дип саный. Мәктәп тәмамлаучыларның дөрес һөнәр сайлый алуларына юнәлеш биргән, шулай да сәнәгать һәм аграр тармакларны өстен күргән. Байгилде мәктәбен тәмам­лаучылар арасында билгеле крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, аграр юнәлештәге галимнәр, атказанган хезмәт­кәрләр бихисап.
Озын һәм нәтиҗәле педагогик тормыш юлында Ришат Салих улы мәктәп мәга­рифе системасының барлык баскычларын үтә, аның һәркайсында үзен кыю уйлап та­бучы, сәләтле оештыручы, төпле тик­шерүче, югары әхлаклы кеше һәм педагог итеп күрсәтә.
Пенсиягә чыккач, аның тормышында яңа чор башлана. Ул җәмгыять тормышында кайнап яши, педагогик тәҗрибәсе белән бүлешә, берничә китап яза.
Мәскәүдә Хрущев җитәкчелегендә Кремльдә үткән I Бөтенрусия укытучылар съездына барып, “Почет билгесе” алып кайткан кеше ул Ришат Исмәгыйлев. Шулай ук Башкортстандагы укытучылар съездына 8 тапкыр делегат булып сайланган, чыгышлар ясаган.
Ришат Исмәгыйлев исеме бүген абруй, намуслылык, кешелеклелек, гаделлек үрнәгенә әйләнгән. Өлкән яшьтә булса да, күп еллар элекке вакыйгалар хакында барлык төгәллекләр белән сөйләп, искиткеч хәтере, эрудициясе белән шаккатыра. Ул кеше – легенда, батыр һәм соклангыч шәхес.

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»